Яңа фикерләр:

postheadericon Тәрбиячеләр өчен чыгыш: “Сәламәт бала – үзе бер бәхет”

iСәламәт бала – үзе бер бәхет. Гаиләдә әти-әниләр өчен булса, бакчада -тәрбиячеләр, ә мәктәпкә йөри башлауга, укытучылар өчен дә уртак бәхет.

Сәламәтлекне “нәселдәнлек бүләге” итеп кенә түгел, бәлки баланың физик һәм психик яктан нык, чыныктырылган буларак та карарга кирәк. Бала организмның барлык системалары һәм функцияләре формулашуның төп һәм кирәкле шарты – хәрәкәт активлыгы. Барыбызга да билгеле һәм күп психолог, медицина хезмәткәрләре тарафыннан расланган факт: системалы рәвештә физик күнегүләр белән шөгыльләнү баш мие эшчәнлеген яхшырта, кәефне күтәртә, йокыны җайлай, аппетитны ача.

Мәктәпкәчә тәрбия бирү тармакларында баланың физик яктан әзерлеге физкультура дәресләрендә генә түгел, ә башка төр шөгыльләрдә дә, хәрәкәтле уеннарда, гомуми үткәрелә торган спорт бәйрәмнәрендә тормышка ашырыла.

Кече яшьтән үк баланың үз-үзен тотышында хәрәкәт активлыгына ихтыяҗ чагыла. Тирә-як белән танышу, төркемдәшләре белән аралашу, зурларның (тәрбияче) хәрәкетен кабатлау да хәрәкәтләнү аша уздырыла. Күп вакытта мәктәпкәчә кече яшьтәге балалар ситуатив хис һәм теләк тәэсире астында эш итәләр: физик күнегүләр төрле тышкы шартларга нигезләнеп сайлана. Мәсәлән, табигый шартлар, спорт базасы, яшьтәшләренең тотышын кабатлау.

Тора-бара хәрәкәт активлыгы мотивлары үзгәрә (төрле сәбәпләр: баланың яшь үзенчәлекләре, тәрбияче шәхесе, физкультура дәресләренең үткәрелү шартлары һәм җиһазлары, төркеменең психик атмосферасы).

Балаларның хәрәкәтләре белән кызыксыну динамикасында җенси деференциация турында да әйтеп китми булмый. Малайлар өчен физик тәрбия дәресләре һәм физик күнегүләрнең кирәклеге үсә барган саен мөһимләнә бара. Ә кызларда-киресенчә: 5 яшькә физик тәрбия дәресләре 2 нче планга, 6 яшькә – 9нчы төр эшчәнлек арасында 4 нче урынга күчә.

Хәзерге заман педагокикасында уенны бала эшчәнлеген төре итеп кенә түгел, ә тәрбияви максатка ирешү, куелган бурычларын тормышка ашыру алымы итеп карау күздә тотыла. Физик тәрбия барышында уен алымы кызыклы күнегүләр, инсценировка, сюрприз очраклары, проблемалы очраклар һәм мәсьәләләр чишү төрендә алып барыла. Хәрәкәт эшчәнлеген теләп башкару теләге уята. Балада уйлап табу, фикер, тән сыгылмалыгы, түземлелек, бер-береңне хәрәкәт аша аңлау, дуслык һәм ярдәмчелек, үзеңне уңай яктан күрсәтү, дисциплина, җинүгә омтылыш кебек уңай сыйфатлар тәрбияләнә.

Педагогик яктан дөрес һәм кызыклы итеп төзелгән физик тәрбия дәресләре баланың гомуми интеллектын, уйлау сәләтен, хәтер, игътибарлык, кузаллау кебек югары психик финкция үсешен тормышка ашыра. Мисал өчен: гади күнегү барышында тәрбияченең (сул якка бөгеләбез, куллар алга, югары, ян-якка) командасын тыңлап баладан игътибарлылык һәм төгәл эшләү сорала. Мәсьәлән: бубен тавышы астында балалар марш атлыйлар, кул чапкан ритмга – ике аякта сикереп, кыңгырау тавышына – аяк очларына басып, вак адым белән йөриләр. Бу очракта балаларның ишетү, күрү функцияләре тавыш сигналына игътибар итү белән бәйләнешле бара.

Медицина һәм педогогика, психология тармакларын берләштереп үткәрелә торган һәм мероприятядә бала организмын савыктыру һәм физик үсешен барлык чыганакларын комплекслы куллануга зур игътибар бирергә кирәк дип саныйм.

Баларның сәләмәтлеген физик һәм психик яктан ныгыту эшен түбәндәге юнәлешләрдә алып барам:

  1. Баланың дөрес физик үсешеннән маршлар тудыру;
  2. Авырулар санын киметү. Бала җәрәхәтләнүеннән саклану;
  3. Гомуми культураны үстерү һәм гигиеник таләпләрне үтәү;
  4. Җәмгыять урынында үз-үзенне тоту һәм юл йөрү куркынычызлыгы чараларын уздыру;
  5. Балаларны савыктыру, дәвалау, чыныктыру мәсьәләләрен медицина хезмәткәрләре белән бәйләнештә комплекслы чишү.
  6. Сәламәт бала тәрбияләүдә бакча-гаилә тандемының нәтиҗәле эшен оештыру.

Физик сәламәтләндерү чараларын (мероприятеяләрен) оештыру формалары:

  1. Иртәнге гимнастика (традицон күнегүләр комплексы, сәламәтләндергеч йөрү һәм йөгерү, хәрәкәтле уен, ритмик гимнастика элементлары.)
  2. Физкультура дәресләре (табиб күрсәтмәсе буенча өстәмә дәрес)
  3. Релакцион дәресләр (“тыныч минут”, шаян дәрес, музыкаль тәнәфес, музыкатерапия)
  4. Сәламәтләндерү сәгате (йокыдан соң гимнастика, сулыш алу гимнастикасы, аяк табанына үзмассаж, контраст һава ваннасы, терсәккә кадәр юыну, чайкау, соклар эчү, индивидуаль әңгәмәләр.)
  5. Йокы сәгате (режим вакытлары, уңай, яхшы кәефтә уяну).
  6. Саф һавада йорү(традиион оештыру, спортив эстафеталар, националь күңел ачу, ярышлар, уен эксперементлары, экскурсия, поход, кузәтү, продуктив эшчәнлек.)
  7. Махсус сәламәтләндерү чаралары (дәвалау физкультурасы, массаж, ингаляцияләр, прививкалар, су процедуралары, күрсәтмәсе буенча сок, җиләк-жимеш, яшелчә бирү).

Укыту-тәрбия эше барышында балаларны физик һәм психик яктан тәрбияләү төп бурычларыбызның берсе. Югарыдагы чараларны комплекслы кулланып, үзебезнең максатыбызга ирешәбез дип ышанабыз.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Мәскәү районы

 “ГБМБУ” КФУ каршындагы 2 нче татар гимназиясе”нең мәктәпкәчә яшьтәге төркемнәре балалар бакчасы”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

МОСТАФИНА ГӨЛНУР НУГАЯН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий