Чыгыш: “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән экологик-сәламәтләндерү эше”
Җәмгыятебезнең иң зур байлыгы – кеше. Кешенең сәламәтлеген ныгыту җәмгыятнең төп бурычы булып тора, чөнки бары тик сәламәт кеше генә шат күңелле, белемгә, камиллеккә омтулачан, гомумән, бәхетле була ала.
Нәрсә соң ул сәламәтлек? Сәламәтлек – ул кешенең зур байлыгы; физик, психик һәм социаль яктан тулы имин хәлате. “Акчага бөтенесен сатып алып була” – дип әйтәләр. Ләкин сәламәтлекне акчага сатып алып булмый. Бу дөньяда яшәр өчен кеше үз-үзен нык контрольдә тотарга тиеш: тәнен, җанын, акылын. Көчле сәламәт һәм акыл белән күп эштә югары баскычка менеп була.
Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда сәламәтлек нигезе салына. Организм функцияләренең үсеше, камиллеге, тышкы йогынтыларга чыдамлыгы, хәрәкәт активлыгы, төз гәүдә формалаша; беренчел гигиена күнекмәләре, үз-үзеңә хезмәт итү, ягъни мөстәкыйльлек формалаша; тирә-як мохиттә үзеңне дөрес тотарга, сакчыл карашта булырга һәм табигатьне, гомумиләштереп әйткәндә дөньяны, матурлыкны тоеп яратырга өйрәнәләр.
Педагогик коллективның төп бурычы – бар яктан да гармонияле, сәламәт шәхес тәрбияләү. Әйләнә-тирә мохитнең – һава, җир һәм суларның пычрануы, табигый байлыкларның кимү кешелек җәмгыять алдына зур бурычлар куя.
Планетабызның киләчәк язмышы, кешенең яшәеше иң беренче экологик мәсьәләләрнең ничек хәл ителүенә бәйле. Әлбәттә, моңа ирешү өчен барлык катлам халкының экологик аңын үстерү, культура һәм белем дәрәҗәсен арттыру, табигый байлыкларга сакчыл караш формалаштыру зарур. Бу факторлар кеше тормышына, хуҗалык эшчәнлегенә, дөнья карашына, культурасына һәм әхлагына, шулай ук сәламәтлегенә йогынты ясый. Мондый шартларда экологик белем һәм тәрбия бирүне көчәйтү зур әһәмияткә ия.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән экологик-сәламәтләндерү эшен ничек оешырырга соң? Һәр педагог бу тәрбиянең үз алым-ысулларын, юлларын эзли.
Экологик аң тәрбияләүдә хезмәтнең әһәмияте аеруча зур. Хезмәт процессында бала табигатьнең матурлыгын күрә белергә өйрәнә, шул ук вакытта аңарда сакчыллык, мәрхәмәтлек сыйфатлары да, мәхәббәт хисе дә уяна. Чөнки хезмәт – кеше белән табигатьне бәйләүче төп чара. Яз көне тәрәзә төбендә гөл, помидор һ.б. үсентеләр үстереп, көннәр җылынгач аларны бакчага күчереп утыртканда, балалар катнашы белән үстергән чәчәкләр тирә-юньне бизи, ә матурлыкны күрә белгән бала беркайчан да табигатькә зыян китерми. Табигать белән якыннан танышмыйча, аның матурлыгын күрмичә, экологик тәрбия биреп булмый һәм экологик тәрбия процессында экологик-сәламәтләндерү эшләрен оештыру да уңышлырак була.
Кешенең табигать белән тыгыз элемтәдә яшәве – тормыш зурлыгы. Табигатьне саклау, хөрмәт итү, кыерсытмау; киләчәк буенча аның хәзинәләрен әрәм-шәрәм итмичә тапшыру дигән сүз.
Экологик-сәламәтләндерү эшендә халык фольклор әсәрләрен, мәкаль-әйтемнәрне, табышмакларны да кулланырга кирәк. Мәсәлән, “Кул пычранса, су белән юарсын, су пычранса, ни белән юарсын?” һ.б.
Татар халкының ел фасылларының иң үзенчәлекле көннәренә багышланган бәйрәм-йолалары да бик күп: Мәсәлән, “Нардуган”, “Сөмбелә”, “Карга ботакасы” һ.б. Мондый йола-бәйрәмнәр белән танышу ерак бабайларыбызның табигать белән бербөтен, сәламәт булып яшәгәннәрен күзалларга ярдәм итә. Әйләнә-тирә дөньяны, кеше сәламәтлеген, аның рухын, телен саклау язучыларга борчуга һәм дулкынландырган проблемаларның берсенә әйләнде. Нәфис сүз, сәнгать чаралары кешедә югалып бара торган иң изге әхлакый-рухи кыйммәтләрне торгызуы, туган җиргә игелек-хөрмәт хисләрен уяту, кешелекнең экологик һәлакәт каршында торуын искәртергә кирәк.
Сөекле шагыйребез Г.Тукай күп кенә шигырьләрендә җәнлекләрне, кошларны, бөҗәкләрне яратырга, аларга шәфкатьле булырга өнди. “Җир йокысы”, “Бала белән күбәләк”, “Карлыгач”, “Кошларга” һ.б. шигырьләрдә бу ачык чагыла. Аның “Кояш”, “Һава”, “Су”, “Җир”, “Елның дүрт фасылы” исемле кечкенә хикәяләрендә табигать турында шактый мәгълүмат тупланган.
Балаларны табигать белән төрле яктан таныштырып, балалар табигатьнең ягъни тирә-як мохитнең безнең сәламәтлек өчен зур йогынты ясавын да аңлыйлар. Сәламәт булу теләкләре – баланың табигый омтылышы булырга тиеш. Сәламәт тормыш рәвеше түбәндәгеләрдән гыйбәрәт:
– уку, ял итү, йокы режимын үтәү;
– саф һавада йөрү, белем бирү эшчәнлеген үткәрү, хәрәкәт активлыгын оештыру;
– һава, су, кояш астында чыныгу алымнарын оста куллану;
– экологик чиста, сыйфатлы ризык кулланып дөрес туклану;
– тәмәке тартуга, эчкечелеккә, наркотикларга тискәре мөнәсәбәт булдыру.
Сәламәт яшәү рәвеше балаларда активлык, инициатива, кыюлык, ныклык, җитезлек, тиз ориентлашу, көчләрен дөрес чамалый белү кебек сыйфатлар тәрбияләргә, иптәшлек, бердәмлек, коллективизм кебек әхлакый сыйфатлар булдырырга ярдәм итә.
Балалар кече яшьтән үк табигать байлыгы – дару үләннәре белән дәвалауның (фитотерапия) файдасы һәм зыяны турында белергә тиеш. Паркка, урманга, су буена экскурсияләргә барганда файдалы үсемлекләр белән таныштыру бу бурычны үтәргә ярдәм итә. Гомумән, табигатьтә ял итү – күркәм гадәт. Бигрәк тә урман һавасы тәнгә дә, җанга да сихәт бирә, үз организмыңны чыныктыру өчен табигать хәзинәсеннән дөрес файдалануга балаларны кече яшьтән үк күнектерергә кирәк.
Саф һавада, җиргә яланаяк басып, үзеңә һәм тирә-юньдәге кешеләргә сәламәтлек теләп сулыш күнегүләре ясау балалар өчен мавыктыргыч та, файдалы да. Чамасын белеп кояшта кызыну, су коену, комда, чирәмдә, җирдә яланаяк йөрү тәнгә сихәт, көч һәм кәеф бирә.
Экологик-сәламәтләндерү эшенең системасы түбәндәгеләрдән гыйбәрәт:
– балалар бакчасында уңайлы һәм куркынычсыз шартлар тудыру;
– сулыш алу белән танышу, сулыш күнегүләрен үзләштерү;
– массаж белән таныштыру, үз-үзеңә массаж ясау;
– бармак күнегүләре;
– чыныгу, табигать факторларын кулану;
– яссы табанлыкны кисәтү, хәрәкәт күнекмәләре системасын үзләштерү.
Экологик-сәламәтләндерү эшенең бурычы булып балаларда әхлак-әдәп сыйфатларын тәрбияләү, үзеңне шәхес итеп тою, табигатьтә үзеңне дөрес тоту. Хәрәкәт һәм акыл активлыгы, системалы чыныгу, дөрес сулау, дөрес туклану, уңай психик халәт – сәламәтлек өчен зур роль уйный. Балалар белән экологик-сәламәтләндерү эшләре вакытлыча гына түгел, ә һәрдаим көндәлек эш булып торырга тиеш. Баланы туган як табигатенә мәхәббәт тоеп тәрбияләргә кирәк, чөнки табигать искиткеч матур һәм шунысы да бар, бала үзе дә игътибарга, назга мохтаҗ, әгәр дә ул өлкәннәрдән үзенә карата уңай мөнәсәбәт, җылы караш тоеп үсә икән, ул очракта бала үзе дә тирә-якка үзенең мәхәббәтен бирә алачак.
Экология, фән буларак, тирә-як мохит һәм кешенең үзара мөнәсәбәтен өйрәнә. Балалар өчен бакчада, мәйданчыкларда, өйдә уңай, сәламәтләндерүче тормыш шартлары тудырган булырга тиеш. Тирә-як мохитнең, ягъни экологиянең үзгәрешләре мәктәпкәчә яшьтәге балаларда тиз чагыла.
Экологик-сәламәтләндерү эшен системалы рәвештә балалар, бакча хезмәткәрләре, әти-әниләр белән берлектә алып барырга кирәк. Физик һәм рухи яктан сәламәт булу – һәркемнең үз кулында. Балаларны тәрбияләгәндә, без үзебез дә сәламәт булырга омтылырга телибез. Димәк, спорт белән шөгыльләнергә, урманга, кырларга, болыннарга күбрәк чыгарга, су коенырга, сулыш күнегүләрен ясарга, дөрес тукланырга, кешеләр белән һәрчак уңай мөнәсәбәттә булырга кирәк.
Әти-әниләр җыелышларында экологик-сәламәтләндерү темасына чыгышлар ясау, әңгәмәләр үткәрү, аерым консультацияләр, авырмас өчен кисәтү чаралары турында сөйләшү зур урын алап тора.
Экологик –сәламәтләндерү эше физик культура эшчәнлегендә дә системалы алып барылырга тиеш. Физик культура шөгыльләрендә аяк табанына кисәтү күнегүләре, борын белән дөрес сулау, бармак күнегүләре, хәрәкәтле уеннар, ярышлар, эстафеталар, гәүдәнең дөрес торышына юнәлдергән күнегүләр һ.б. башкарыла.
Балаларның төп эшчәнлеге – ул уен. Балаларны экологик-сәламәтләндерү эш төрләре уен формасында оештырылса балалар өчен кызыграк һәм нәтиҗәлерәк булачак.
Эш тәҗрибәсеннән.
Без зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып экологик-сәламәтләндерү эшен алып барабыз. Балаларга экологик тәрбия бирү һәм балалар белән экологик-сәламәтләндерү эшен оештыруга безгә педагогия фәннәре кандидаты С.Н.Николаеваның “Юный эколог” программасы, “Туган телдә сөйләшәбез” УМКсы , “Методика экологического воспитания в детском саду” методик ярдәмлеге, шулай ук Н.Калегинаның “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия бирү” дигән тема буенча тупланган тәҗрибәсе һ.б. методик ярдәмлекләр ярдәм итә.
Безнең балалар бакчасында экологик-сәламәтләндерү эшен алып бару өчен барлык шартлар да тудырылган. Балалар бакчасының территориясе яшеллеккә күмелгән. Шуның өчен балаларның саф һавада режим буенча үткәрелгән вакытлары уңай микроклиматта, яшел зонабызда үтә. Бу табигать, тирә-як мохит белән танышу өчен иң кулай чара, саф һавада хәрәкәт активлыгы арта, күңел күтәрелә, төрле уеннар оештырыла, күзәтүләр алып барыла, үзара дус-тату уйнарга өйрәнәләр.
Яз фасылында чәчәклекләргә утыртылган чәчәкләр, яшелчә бакчасына балалар белән утыртылган иген культуралары, яшелчәләр, дару үләннәре балалар күзәтүе астында үсәләр; төркемдә суган, чәчәкләр утыртабыз; яшелчә бакчасында һәм мәйданчыкта хезмәт оештыру балаларга бик ошый. Хезмәт процессында табигатьнең матурлыгы күренә, аңа сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләнә.
Безнең балалар бакчасында кечкенә урман почмагыбыз да бар. Анда каен, балан, миләш h.б. агачлар, үсемлекләрдә үсә. Көзен миләшнең янып торган җимешләренә, аллы-гөлле яфракларына карап сокланабыз, кыш буе ул кошларны азык белән тәэмин итеп торуы турында сөйләшәбез. Шулай итеп, балаларга туган жирнең матурлыгын тоярга, аңа hәрвакыт ярдәм итәргә кирәклеге турында өйрәтәбез.
Безнең территория буенча экологик сукмак салынган, ул танып белү, тәрбияви, үстерешле һәм сәламәтләндерү функцияләрен үти. Экологик сукмак буйлап балалар белән күзәтүләр, комплекслы белем бирү эшчәнлеге, уеннар, практик һәм тикшеренү эшчәнлекләрен оештырабыз.
Танып белү үсешендә балаларны тере һәм тере булмаган табигать белән таныштырып, үзара бәйләнешне аңларга, табигатькә сакчыл караш тәрбияләп, матурлыкны күрә белергә өйрәтәбез. Шулай ук дидактик, сүзле, үстерешле, хәрәкәтле уеннар, халык әкиятләре аша табигатьтә үзләрен дөрес тотарга, сакчыл караш тәрбияләргә өйрәтәбез, белемнәрен камилләштерәбез.
Экологик-сәламәтләндерү эшен физик үсешендә дә алып барабыз: иртәнге күнегүләр, сулыш гимнастикасы (“Яфраклар шаулый”, “Тузганак” һ.б.), физик культура эшчәнлеген уен формасында, традицион булмаган алымнар һәм җиһазлар кулланып оештырабыз. Шулай ук төрле хәрәкәтле уеннар (“Ябалак”, “Хәйләкәр төлке”, “Кошлар ояда” һ.б.), эстафеталар (“Уңыш җыю”, “Елгалар һәм күлләр” һ.б.), бармак уеннарын (“Яшелчәләр”, “Сыерчык” һ.б.), ял минутларын (“Үрмәкүч”, “Куяннар санамышы”, “Урманда яңгыр”, “Көз”, “Физзарядка ясый куян”, “Урманда” һ.б. ) кулланабыз.
“Физзарядка ясый куян”
(Балалар чүгәләп утыралар, күзләре йомык)
Куян күзләрен ача (күзләрен ачалар)
Төпкә менеп баса. ( басалар)
1,2,3 – утыра, ( чүгәлиләр)
1,2,3 – ул тора. (басалар)
Зур агачка тотынып (куллар алга-артка чайкалалар)
Куян таган атына.
Алан тулы төп тә төп,
Сикәргәли дөп тә дөп. (сикерәләр)
Кинәт читкә тартылды
Һәм урынына утырды.
Шулай ук белем бирү эшчәнлегендә, режим моментларында һәм саф һавада Валентина Травинканың үз-үзеңә массаж ясау методикасын киң кулланабыз. Салкын тию авыруларына каршы төрле чаралар үткәрәбез: сарымсак төнәтмәсе, суган салатларын бирәбез. Без балалар белән су ярдәмендә чыныктыру чараларын оештырабыз. Кулларны терсәккә хәтле һәм битләрне салкын су белән юабыз. Су белән чыныктыруларны кыска нәфис сүз, татар әйтемнәре ярдәмендә үткәрәбез. Яссы табанлылыкны кисәтү өчен төрле уеннар оештырабыз. Мәсәлән, “Әйдәгез, күркә җыябыз”, балаларга бу уен бик ошый, алар үзләре мөстәкыль рәвештә оештырып та уйныйлар. Көн саен йокыдан соң музыка астында, төрле күнегүләр ясап, чыныктыру чаралары үтә – сырлы тактадан, ылыслы, ташлы, төймәле, “чәчәкле” сукмаклардан йөрибез. Җәйге чорда без балалар белән чирәмдә, җирдә, комда яланаяк йөрибез, ә аннары аякларны салкынча су белән юабыз.
Безнең төркемдә сәламәтлек (сәламәтлек темасына багышланган табышмаклар, мәкальләр, шигырьләр; төрле папкалар “Сәламәтлек иленә сәяхәт”; “Кешенең тән әгъзалары”; “Балаларның сәламәтлек турында рәсемнәре”; “Сәламәтлек турында файдалы киңәшләр”, “Хикәяләр һәм әкиятләр”; “Әти-әниләр өчен”, “Кроссвордлар” һ.б., дидактик уеннар “Нәрсә ярый, нәрсә ярамый”; “Мин – доктор”; предметлар (шәхси гигиена өчен – теш щёткасы һәм пастасы, сабын; дару савытлары һ..б) һәм эксперименталь лаборатория (лупа, компос, үтә күренмәле колбалар һәм пробиркалар, төрле стаканнар һ.б.; төрле үсемлек орлыклары, агач кайрылары, күркә һәм чикләвекләр, табигый байлыклар коллекциясе – ташлар, ком, балчык, җир һ.б.) үзәкләре да бар. Төрле тәҗрибәләр үткәрү балаларга бик ошый. Су, hава, ташлар, туфрак ярдәм итә, аларның уйлау, фикерләү дәрәҗәләрен камилләштерә. Эзләп табу эшчәнлеге, балаларның ачышлар ясаулары, төрле мәгълүмәтләрне мөстәкыйль рәвештә табарга өйрәнүләре – тәрбия-укыту эчтәлеген баета, аның сыйфатын үстерә һәм хәзерге заман таләпләренә җавап бирә алуын тәэмин итә. Кече яшьтән үк табигать белән тыгыз булып үсү экологик культура һәм экологик аң формулашуга булыша.
Шулай итеп, безнең балалар бакчасында үткәрелә торган экологик-сәламәтләндерү эше, балаларда үз сәламәтлегенә карата уңай мөнәсәбәт, табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш формалаштыра. Мөһим нәтиҗә булып балаларның күзаллауларын киңәйтү, психофизиологик сәләтләренең дәрәҗәсен һәм гомуми сәламәтлек дәрәҗәсен үстерү, экологик белемлелекнең нигезләрен аңлау тора.
Кулланылган әдәбият:
- Экологическое воспитание: пособие для специалистов дошкольного воспитания/ автор-составитель С.Н.Николаева. – М.: ООО «Фирма «Издательство АСТ», 124 стр.
- Маханева М.Д. Воспитание здорового ребенка: пособие для практических работников детских дошкольных учреждений. – М.: АРКТИ, 4-7 стр.
- Закирова К.В., Гаффарова С.М. Әткәм – әңкәмнең теле.- Балалар бакчасы тәрбиячеләренә кулланма. – Казан: Мәгариф, 147 бит.
- Богданова Р.У. һ.б. Яңалыкка юл ярып… Тәрбия-белем бирү эшен татар телендә алып барыла торган балалар бакчаларында инновацион эшчәнлек, 45 бит.
- Николаева С.Н. Методика экологического воспитания в детском саду: работа с детьми сред. и ст.групп дет.сада: кн.для воспитателей дет.сада.- 5-е издание.- М.: Просвещение, 4 стр.
- З.М.Зарипова, Л.Н.Вазиева һ.б. “Туган телдә сөйләшәбез”, Казан “Фолиант”, 2012.
Татарстан Республикасы
Казан шәһәре Мәскәү районы
“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче
126 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
югары квалификацион категорияле тәрбиячесе
ВАЛЕЕВА ГҮЗӘЛИЯ ӘСХӘТ КЫЗЫ
Комментарии: |