Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Геометрик фигуралар. Ярымтүгәрәк”

ярым4-5 яшьлек балалар өчен

Танып белү (ИГМКБ)

 

Белем бирү өлкәсе интеграциясе: “Танып белү өлкәсе”, “Аралашу”, “Физик тәрбия”, “Социальләштерү”.

Максат: балаларны ярымтүгәрәк белән таныштыру; геометрик фигураларны бер – берсеннән аеру күнекмәләрен булдыру; вак моториканы үстерү өстендә эш алып бару; фикерләү сәләтен үстерү.

 

Җиһазлау: төрле формадагы предметлар төшерелгән картиналар; ярымтүгәрәк формасы сакланып ясалган предмет формалары; геометрик фигуралар.

 

 

Шөгыль барышы.

 I. Кереш өлеш.

Балалар ярымтүгәрәккә утыралар, кергән кунаклар белән исәнләшәләр.

 

II. Төп өлеш.

1. Геометрик фигуралар турында белемнәрне ныгыту.

а) Балалар өстәлдән геометрик фигураларны алалар , атыйлар һәм тактага элеп куялар.

б) Төрле фигуралар төшерелгән рәсемнәр арасыннан геометрик фигураларга охшаганнарын сайлап алалар. (Алма-түгәрәк, шкаф-турыпочмаклык).

 

2. Ярымтүгәрәк белән таныштыру.

Түгәрәкне кайчы белән урталай бүлеп күрсәтү юлы белән аңлатыла.

 

3. Ял минуты.

Су буенда бакалар

Баталар да калкалар (иеләләр – басалар).

Уңга да бөгеләләр,

Сулга да бөгеләләр (текстка карап хәрәкәтләр ясала).

Артка да бөгеләләр,

Алга да бөгеләләр,

Аннары барысы бергә

Сикерешеп алалар.

 

4. Дидактик уен “Тап һәм күрсәт”.

Төрле предметлар төшерелгән рәсемнәр арасыннан ярымтүгәрәкләрне табып күрсәтәләр. (Гөмбә , ваза , сәгать, ташбака , сыр кисәге, керпе, чынаяк, лампа).

 

5. Предметларны озынлык һәм биеклек буенча чагыштыру.

Зур һәм кечкенә чиләкләр, биек һәм тәбәнәк өйләр ярдәмендә предметларны чагыштырабыз.

 

6. Бармак уеннары .

Кәбестәне турыйбыз,(кисү хәрәкәтләре ясау)

Кишерләрне уабыз,(кулны йодрыклап уу хәрәкәте ясау)

Тозларын да сибәбез,(тоз сибү хәрәкәтләре)

Кәбестәне кысабыз.(учларны йодрыклау һәм ачу хәрәкәтләре)

***

 

Кайчы белән кисәбез (кисү хәрәкәте),

Аннан баулар ишәбез (бау ишү хәрәкәте).

Мачталарга бәйлибез (уң якка борылып бау бәйләү хәрәкәте ясала).

Корабльләр киләләр, ту-ту-ту (куллар белән бинокльдән карау, кулларны рупор сыман итеп авызга куеп , гудок кычкырткан тавыш чыгару)

***

 

На лесной опушке (куллар алга сузыла , учлар өскә карый)

В маленькой избушке (кулларны баш өстенә куябыз)

Семеро козлят (бармаклар белән мөгез күрсәтелә)

В окошечко глядят (тәрәзә ясау хәрәкәте)

Вдруг кусты зашевелились (бармакларны җәябез, селкетәбез)

Уши волчьи появились (колаклар күрсәтү)

Эй! Козлятки, не зевайте (бармаклар белән янау хәрәкәте)!

Дверь скорее закрывайте (куллардан ишек ябу хәрәкәте ясала).

***

 

Вот веселый колобок (куллар белән йомарлам ясала)

Подрумяненный бочок,

Он из дома убежал (куллар белән өй ясала),

И в дремучий лес попал (кулларны җәеп агачлар күрсәтелә).

Убежал от всех зверей (уң кулдан сул кул бармаклары белән йөрү),

Но лисичка всех хитрей (төлке ясала),

На нос сел ей колобок

И сбежать уже не смог.

Ам! Лисичка съела колобка.

 

7.Рефлексия.

– Балалар, без бүген нәрсәләр турында сөйләштек?

– Нинди яңа фигура белән таныштык?

– Сезгә бүгенге дәрес ошадымы?

Катнашуыгыз өчен бик зур рәхмәт, сез бүген барыгыз да молодецлар.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

60 нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

НОГМАНОВА ГҮЗӘЛИЯ РИФКАТЬ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий