Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Әбиемнең сандыгы”

53f24ccc612e4-5 яшьлек балалар өчен 

 

Максат:

1. Татар халкының милли киемнәре белән таныштыру.

2. Балаларга таныш булган милли орнаменты лалә чәчәге белән алъяпкыч, түбәтәй бизәү, чәчәкле үсемлекләргә төсләрне туры китерү кирәклегенә игътибар итү.

3. Балаларның тасвирлап сөйләү күнекмәләрен үстерү, милли киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә дөрес әйтүне активлаштыру.

4. Милли сәнгатькә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.

Материал: милли киемнәр, балалар санынча алъяпкыч, түбәтәй, клей, пумала, бизәкләү өчен бизәк үрнәкләре. ИКТ куллану татар халкының милли киемнәрен слайдларда күрсәтеп бару.

 

Шөгыль барышы

Т: Балалар, бүген нинди кояшлы, матур көн. Шушы матур минутларда бер-беребезгә шат елмаюлар бүләк итик әле. Ә хәзер бүлмәбез тагы да матурланды, яктырып китте (Магнитофон язмасында: “Мине чыгып алыгыз, мин сезне көтәм”, – дигән тавыш ишетелә.)

Т:-Тавышны ишеттегезме, балалар? Мин карыйм әле, кем икән анда.

(Сандык табалар. Тәрбияче балаларга сандыкны ачып карарга тәкъдим итә, ләкин сандык ачылмый). Балалалар, безгә кунакка сандык килгән икән бит, әйдәгез сандыкны ачып карыйк, нәрсәләр бар икән аның эчендә. Нишләптер сандыгыгыз ачылмый.

Т:-Балалар, сандык турында матур сүзләр әйтсәк, бәлки сандыгыбыз ачылыр. Ягез әле, балалар, сандык нинди? ( Сандык матур, серле, бизәкле, агачтан эшләнгән).

Т: Сандык ачылмады бит, балалар. Балалар, сандык турында шигырьләр сөйләсәк, сандыгыбыз ачылыр:

 

1 нче бала:

Серле сандык, матур сандык,

Кызыктыра мине күптәннән.

Әйдә, карык, ниләр калган икән

Истәлеккә безгә үткәннән.

 

2 нче бала:

Әбиебез сандыгында

Сакланмый ниләр генә.

Әйдәгез сорыйк үзеннән,

Ачып күрсәтсен безгә.

 

Менә бит, балалар, безнең сандыгыбыз ачылды. Әйдәгез бергәләп карыйк әле, нәрсәләр бар икән бу сандыкта.

 

Алъяпкыч. Карагыз әле, балалар, бу алъяпкыч нинди матур. Алъяпкычның күкрәк турысы лалә чәчәге белән, итәк читенә төрле чәчәкләр, яфраклар белән бизәп чиккәннәр. Ә сез алъяпкыч турында шигырьләр беләсезме. Әйе.

 

3 нче бала:

Ак алъяпкыч челтәрле

Күкрәкчәсе бизәкле.

Каплавычы бизәкле,

Кырыйлатып чигүле.

Чигүләре бик ямьле.

 

4 нче бала:

Алъяпкычның бизәге

Әллә кайдан күренә

Матур лалә чәчәк төшкән

Бик ошады үземә.

 

Миндә дә, балалар, алъяпкыч рәсемнәре бар. Шул алъяпкычлар турында сөйләгез әле.

Алъяпкыч рәсеме буенча сөйләү. (Миндә сары төстәге алъяпкыч, ул кызыл төстәге лалә чәчәк, яшел төстәге яфраклар белән бизәлгән. Миндә ак төстәге алъяпкыч, ул алсу төстәге лалә чәчәк, яшел төстәге яфраклар белән бизәлгән.)

 

Балалар, тагын нәрсәләр бар икән бу сандыкта?

Түбәтәй. Карагыз әле, балалар, түбәтәй ничек матур итеп бизәлгән. Түбәсен алтын җеп белән бизәгәннәр. Кырыйларында матур үсемлек бизәкләре урнаштырганнар. Шулай ук түбәтәйне эңҗеләр, төрле төстәге ташлар белән дә бизәгәннәр.

Ә сез, балалар, түбәтәй турында турында шигырьләр беләсезме?

 

5 нче бала:

Кәләпүшем, кәләпүш,

Укалыдыр читләре.

Шундый матур кәләпүшле

Малай булдым бит әле.

 

6 нчы бала:

Әнием туган көненә

Бүләк итте түбәтәй.

Шундый матур түбәтәем

Үзем кебек бәләкәй.

 

Балалар, миндә түбәтәй рәсемнәре дә бар. Әйдәгез бу рәсемнәр буенча да сөйләп китик әле.

Түбәтәй рәсеме буенча тасвирлап сөйләү. (Миндә яшел төстәге түбәтәй, ул алсу төстәге лалә чәчәк, яшел яфраклар белән бизәлгән. Бизәкләр аның түбәсендә hәм кырыйларына урнашкан. Миндә кара тәстәге түбәтәй, ул кызыл төстәге лалә hәм яшел яфраклар белән бизәлгән. Бизәкләр аның түбәсендә кырыйларына урнашкан.)

Әйдәгез әле, балалар, бераз ял итеп “Түбәтәй уенын” уйнап алыйк.

 

Түбәтәеңне кигәнсең, бик ераклардан килгәнсең

Төскә матурлыгың белән, шаккатырыйм дигәнсең.

Түп-түп-түбәтәй, түбәтәем укалы

Чиккән матур түбәтәен, менә кемдә тукталды.

 

(Түгәрәк буенча җырлап йөрибез, уртада түбәтәй кигән бала тора, җыр ахырында ул түбәтәйне икенче балага бүләк итә, шул балага җәза бирелә )

Балалар, без сезнең белән бүген татар милли орнаментлары кулланып алъяпкыч hәм түбәтәйләр бизәрбез. (Балаларга сораулар бирү) Син нинди төс белән бизәргә телисең?

 

(Балалар эш барышында тыныч кына тавышка “Кәләпүш” Р.Вәлиева сүзләре, Л.Батыр-Болгари көе җыры куела.)

 

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, без күпме матур алъяпкыч hәм түбәтәйләр бизәдек.

–         Балалар, сез бүген шундый тырыш, актив булдыгыз. Сезгә шөгылебез ошадымы?

–         Ә сезгә нәрсә ошады?( Йомгаклау).

 

Кулланылган әдәбият:

1. Балалар бачасында бердәм белем бирү эшчәнлеге/ З.М. Зарипова., А.Х.Габдрахимова, А.Т.Минникаева – Казан: 2013.
2. Иң гүзәл тел – туган тел/ М.Ф.Кашапова.- Казан: Школа, 2009.
3. Иң татлы тел – туган тел/ М.Ф. Кашапова.- Казан: Мәгариф, 2004.
4. Балалар фольклоры/ К.М. Миңнуллин.- Казан: Мәгариф, 2000.
5. Әхлак нигезе – матур гадәт/ К.В. Закирова, Р.Ә. Кадыйрова.- Казан: Мәгариф, 2004.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәреЯңаСавинрайоны

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

28 нче катнаш төрдәге балала рбакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГЫЙСМАТУЛЛИНА ЛӘЙСӘН ЮНЫС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий