Конспект: “Трамвай һәм троллейбус”
КҮЧЕРҮ – Трамвай һәм троллейбус презентациясе
Программа эчтәлеге: балаларны яңа төр транспорт төрләре – трамвай һәм троллейбус белән таныштыру, аларның бер-берсеннән һәм җиңел, йөк машиналарыннан аермалы якларын һәм охшашлыкларын аңлату; игътибарлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү.
Методик алымнар: күзәтү, уен, сюрприз, яңа сүзләр өйрәтү.
Сүзлек өстендә эш: “трамвай”, “троллейбус”.
Алдан әзерлек эше: шигырьләр уку, транспорт төрләре турында әңгәмә, уеннар.
Материаллар.
Демонстрацион: картина, слайдлар.
Тарату өчен: дидактик уен (“Өлешләрне җый”).
Шөгыль барышы.
Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар.
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безгә кунакка кем килгән, кем икән бу? (Слайд №2)
Балалар: Аю.
Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, Аю белән сәяхәткә чыгыйк. Анда без күп нәрсәләр белербез. Ә нинди транспортка утырып барыйк икән соң, трамвайгамы әллә җиңел машинагамы? (Слайд №3)
Без бик күп, җиңел машинага сыярбыз микән?
– Без трамвайга утырабыз.
– Карыйк әле, трамвай нинди өлешләрдән тора икән? (Слайд №4)
– …вагон, тәгәрмәчләр, ишек, тәрәзәләр, дуга (мөгезе).
– Дөрес, трамвай шул дуга ярдәмендә – электр ярдәмендә хәрәкәт итә. Ә хәзер нинди транспортларны күрәсез? (Слайд №5)
– Троллейбус һәм йөк машинасы.
– Ә без кайсына утырырбыз икән?
– Троллейбуска.
– Ә ни өчен?
– Чөнки йөк машинасы йөк кенә ташый, аңа утырырга ярамый. Ә троллейбус кешеләрне йөртә.
– Әйдәгез, балалар, троллейбусның өлешләрен карап үтик. (Слайд №6)
– Вагон, тәрәзә, ишек, тәгәрмәч, чыбыклары (мөгезе).
– Дөрес әйттегез, троллейбус та трамвай кебек электр ярдәмендә хәрәкәтләнәләр, мөгезләре электр чыбыгына тоташкан. Сез белгәнгә Аю да сөенә. Ә монда Аю нигәдер уйланып тора. Нигә икән? (Слайд №7). Трамвайның һәм троллейбусның нинди юлдан йөргәннәрен белми. Әйдәгез Аюга булышыйк. Трамвай нинди юлдан йөри?
– Тимер юлдан.
– Әйе, трамвай тимер юлдан йөри. Әнә, Аю да сөенә. Ә троллейбус нинди юлдан йөри? (Слайд №7)
– Тигез юлдан.
– Бик дөрес, трамвай белән троллейбус бер-берсенә кайсы яклары белән охшаганнар соң, кем әйтә? (Слайд №8)
– Мөгезләре, чыбыклары бар, ишекләре бар, тәрәзәләре, тәгәрмәчләре бар, икесе дә электр ярдәмендә йөриләр, кешеләр йөртәләр.
– Молодцы! Дөрес әйттегез. Трамвай троллейбустан ничек аерылып тора?
– Трамвай тимер юлдан, ә троллейбус асфальт юлдан йөри.
– Ә трамвай белән троллейбус машинадан ничек аерылалар?
– Алар икесе дә электр ярдәмендә йөриләр, машинага электр кирәкми.
– Әйдәгез әле, балалар, сезнең белән “Гараж” уенын уйныйк.
Уен барышы:
Балалар кызыл, сары, яшел төсле туплар алалар. Музыка уйный. Балалар юлдан хәрәкәт итәләр. Музыка туктагач, алдан әзерләнгән яшел, кызыл, сары боҗралар эченә, ягъни үзләренең гаражларына кереп туктыйлар. Уен 2-3 тапкыр кабатлана.
– Булдырдыгыз, балалар. Карагыз әле, аюның троллейбусы ватылган. Аңа троллейбус җыярга булышабызмы? (Слайд № 9, 10)
– Әйе, булышабыз.
Балалар өстәл артына утыралар, өлешләрдән троллейбус җыялар. (Дидактик уен “Өлешләрне җый”).
– Менә, балалар, без Аюның троллейбусын җыйдык, хәзер троллейбуска утырабыз да, бакчага кайтабыз. Ә Аю белән саубуллашабыз. Аңа хәерле юл телик.
– Сау булыгыз.
Татарстан Республикасы
Казан шәһәре Совет районы
“Татар телендәтәрбияһәмбелембирүче
64 нчекатнаштөрдәгебалаларбакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчәбелембирүучреждениесенең
II квалификацион категорияле тәрбиячесе
ЗАЙДУЛЛИНА ЭНҖЕ ИЛЬШАТ КЫЗЫ
Комментарии: |