Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Безнең әтиләр”

папа2-3 яшьлек балалар өчен

 

Бурычлар:

1) Балаларны олылар хезмәте белән таныштыру (балта остасы); хезмәт кораллары белән таныштыру; балаларның сүз байлыгын үстерү.

2) Балаларның игътибарын, хәтерен, фикерләвен, куелган сорауларга кыска җөмлә белән җавап бирү осталыгын үстерү.

3) Өлкәннәр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.

Җиһазлар: балта остасының эш кораллары.

 

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Балалар, хәзер без сезнең белән бармак уены уйныйбыз.

Бу бармак – бабай

бу бармак – әби,

бу бармак – әти,

бу бармак – әни,

бу бармак – нәни,

аның исеме – Чәнти.

 

Тәрбияче. Балалар, бу бармак – әти. (Тәрбияче урта бармакны күрсәтә). Сез дә күрсәтегез әле (балалар урта бармакны күрсәтәләр). Бүген без әтиләр, алар эшли торган эшләр турында сөйләшербез. Балалар, сезнең әтиләрегез өйдә нинди эшләр эшлиләр? (Әгәр балалар җавап бирә алмаса, тәрбияче үзе әйтә һәм аларны активлаштыра. Мәсәлән, сыерларга ашарга бирә, кар көри һ.б.). Әйе, балалар, өйдәге авыр эшләрне әтиләр эшли. Ә менә Кадриянең әтисе Азамат абыегыз әле тагын агачтан бик матур утыргычлар да ясый белә икән. Ул – балта остасы. Ә балта остасына бик күп эш коралы кирәк.

Бу – үлчәүгеч. (Активлаштыру). Аның белән озынлык үлчиләр.

Тәрбияче. (Пычкыны күрсәтеп) Бу – пычкы. (Активлаштыру). Аның белән агачны кисәләр.

Бу – боргыч. Аның белән шөреп боралар.

 

Тәрбияче. Балалар, мин Азамат абыегызны үзебезгә кунакка чакырдым. Ул безгә утыргыч ясап күрсәтер.

 

Азамат абый эш кораллары белән утыргыч ясый. Балалар аның эшләгәнен карап торалар.

 

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез без дә уйнап алабыз.

 

Без инде хәзер зурлар,

Күп эшли безнең куллар.

Менә шулай үлчибез (кулларны ян-якка җәеп күрсәтү)

Менә шулай кисәбез (пычкы белән кисү хәрәкәте)

Менә шулай кагабыз (чүкеч белән сугу хәрәкәте)

Менә шундый уңган без (аяк очына басып күтәрелү)

Менә шундый булган без (бөтерелеп алу).

 

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, Азамат абый ясаган утыргыч нинди матур булган. Ул аны агачтан (активлаштыру) ясады. Утыргыч зурмы, кечкенәме? Әйдәгез әле без аны тотып, сыйпап карыйк. Ул шомамы? Шома (активлаштыру).

 

Тәрбияче балаларны утыргычка утыртып карый.

 

– Безнең “Гаилә” уенына бер дигән утыргыч булды. Рәхмәт, Азамат абый! Ә хәзер Әлфирә сине бәйрәм белән котлап шигырь сөйли.

 

Татарстан Республикасы

Азнакай муниципаль районы

“Тымытык авылы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ХАРРАСОВА ӘЛФИЯ МӨСӘВИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий