Яңа фикерләр:

postheadericon Гомәрнең ( Аллаһ аннан риза булсын) ярдәм итүе

61207Кичен урамда йөргәндә, бер өйдә ут янып торганны күреп һәм балалар елаган тавышны ишетеп, хәлифә Гомәр шул якка юнәлгән. Шунда бер хатынның казанда су кайнатанын күреп: “Бу балалар ни өчен елыйлар, казанда нәрсә пешерәсез?” – дип сораган.

Хатын жавабында: “Бу балалар ачлыктан елыйлар, аш пешерәм дип юатып, балаларны йоклату өчен казанда су кайнатам”,- дигән. Гомәр моны ишеткәч, әсәрләнеп, тиз генә дәүләтнең бәйтел-малына барып, бер капчыкка он һәм май салып, аркасына күтәргән. Янындагы хезмәтчесе күтәрергә теләсә дә, кабул итмәгән: “Кыямәт көнендә болар өчен мин соралачакмын”,- дип, капчыкны үз аркасына күтәреп, шул хатын өенә барган. Казанга он, май салып, үзе бутап, казан астына үзе утын ягып, аш пешергән. Шуннан бер якка китеп: “Балаларның елаганын күрдем, инде шатланганнарын да күрим”, – дип, балалар ашап туйганчы карап торган. Аларның тамаклары туйгач, үз урыныннан кузгалып китә башлаган. Шул вакыт, Гомәрнең кем икәнлеген белмәгән хатын: “Хәлифә булырга Гомәрдән бигрәк син лаеклы икәнсең, халыкны кайгырту һәм шәфкать синдә күбрәк икән”, – дип рәхмәт укып калган.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий