Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Куян кызы өчен матур итек”

читек4-5 яшьлек балалар өчен сөйләм телен үстерү + кисеп ябыштыру буенча план-конспект

 

Максат:

1. Кыш турында белемнәрне тирәнәйтү.

2. Балаларның сөйләм телен үстерү.

3. Балаларга таныш булган милли орнаменты –лалә чәчәге белән итекләрне бизәү, чәчәкле үсемлекләргә төсләрне туры китерү кирәклегенә игътибар итү.

4. Хайваннарга карата мәхәббәт тәрбияләү.

Юнәлеш: аралашу, иҗади эшчәнлек.

Алдан эшләнелгән эш: Абдулла Алишның “Куян кызы” әкиятен уку.

Белем бирү эшчәнлеге: халкыбызның милли орнаментлы булган киемнәре күрсәтелгән рәсемнәрне туплап папка төзү, орнаментлар белән шаблоннар, куян, итек рәсемнәре әзерләп кую.

Тарату материаллары: итек, татар орнаментлары шаблоннары, гуашь, төрле зурлыктагы пумалалар, су өчен стаканнар, салфеткалар.

 

Шөгыль барышы.

Т: Хәерле иртә, балалар! Кәефегез ничек, әйбәтме?

Б. Хәерле иртә. Әйе, әйбәт.

Т. Әйдәгез әле, кулларны кулга тотынышып бер-беребезгә карап елмаябыз һәм үзебезнең яхшы күтәренке кәефебезне бер-беребезгә бирәбез.

 

Һәр җир каралган,

Сулар бозланган,

Уйный җил-буран,

Бу кайчак,туган? (Кыш көне) (Г. Тукай)

 

Балалар, бу шигырь-табышмак юлларын игътибар белән тыңладыгыз. Бу кайсы ел фасылы турында икән. ?

Б. Кыш турында.

Т. Балалар, хәзер елның кайсы вакыты?

Б. Кыш вакыты.

Т. Балалар, кыш икәнен каян беләсез? Табигатьтә нинди үзгәрешләр бар?

Б. Кар ява, көннәр суык.

Т. Кар нинди?

Б. Ак, ябышкак.

Т. Балалар, сез бүген бакчага килгәндә туңмадыгызмы?

Б. Туңдык. Урамда бүген җил.

Т. Бүген җил нинди?

Б. Бүген җил суык, көчле.

Т. Ул ничек улый?

Б. У-у-у! –дип улый.

Т. Көннәр нинди?

Б. Кыска, аяз.

Т. Агачлар нинди төстә күлмәк кигәннәр?

Б. Ак төсле күлмәк кигәннәр.

Т: Балалар, ә кыш көне сез ничек итеп киенәсез?

Б: Җылы итеп. Өсләребезгә җылы курткалар, башка шапкалар, кулларга бияләйләр, аякларга итекләр киябез.

Т. Бик дөрес, булдырдыгыз, балалар. Әйе, балалар, карлы, суык чын кыш җитте. Бергәләп кабатлыйк: карлы, суык чын кыш җитте.

 

Шулвакыт ишек шакыйлар. Куян керә.

Куян: Исәнмесез, балалар.

Б. Исәнме, Куянкай

Куян. Хәтерлисезме, балалар, сез А. Алишның “Куян кызы” әкиятен укыган идегез. Бүген мин сезгә кунакка килдем.

Т: Куян нишләптер бик күңелсез. Әйдәгез әле, балалар, куян белән бер уйнап алыйк. Аның да кәефе күтәрелер.

 

Уенның исеме: “Куянкай”.

Бергәләп түгәрәк ясап басабыз.

Т: Ап-ак куян утырган,

Колакларын селкетә,

Б: Менә шулай, менә шулай, (балалар баш өстенә кулларын куеп селкетәләр)

Колакларын селкетә.

Т: Куян,туңа башлагач,

Т: Тәпиләрен җылыта

Б: Менә шулай, менә шулай (әле бер, әле икенче куллары белән кул аркаларын сыйпыйлар)

Тәпиләрен җылыта.

Т: Куян тагын да туңа,

Сикергәләп тә куя,

Б: Менә шулай, менә шулай (куян кебек сикерәләр)

Сикергәләп тә куя.

Т: Кем куркытты куянны ? (урыннарына йөгерәләр)

Куян сикереп качты.

Б: Менә шулай, менә шулай (ике аякта сикереп баралар).

Куян сикереп качты.

 

Куян: Минем урманда иптәшләрем бик күп, алар ялан тәпи йөриләр. Шулар өчен бик борчылам . Аларның аяклары бик туңа. Сез аларга итекләр ясап бирмә алмассызмы дип килгән идем.

Т. Безнең бакча балалары бик игелекле, Куянкай. Бер дә борчылма, балалар сиңа булышырлар. Балалар, әйдәгез әле Куянкайга матур итекләр ясап бирик.

Б: Бик шатланып.

Т: Әйдәгез әле киселгән итеккә бик матур лалә чәчәге төшерәбез. (Балалар өстәл артларына утыралар).

Т:. Ә хәзер шул итеккә төшкән лалә чәчәген төрле төсләр кушып үзегез теләгән төскә буягыз. (Башта күрсәтелә, төрле төстәге буяу белән итекләргә чәчәкләр төшерәләр, нәтиҗәләр ясала).

Т: Менә нинди итекләр матур булды! Булдырдыгыз, балалар. Балалар, рәсемнәребезне Куян кунагыбызга күрсәтик .

Куян: – Балалар, барыгызга да бик зур рәхмәт! Ничек матур, пөхтә итеп ясагансыз. Хәзер инде минем кебек, башка куян дусларымның да кышкы салкыннарда тәпиләре бер дә туңмаячак. (Шөгыль ахырында балалар итекләрне куян янына куялар.) Минем дә сезгә бүләкләрем бар (Балаларга конфетлар өләшә).

Б: Рәхмәт, Куянкай.

Куян: – Балалар, сезгә дә бик зур рәхмәт, ләкин миңа китәргә кирәк. Бүләкләрегез бик ошады. Сау булып торыгыз, балалар!

Б. Сау бул, Куянкай, безне онытып бетермә, тагын кунакка кил.

Т: Балалар, ни өчен кыш көне итек кияргә кирәк? (Йомгак ясау).

 

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Яңа Савин районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

28-нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

Гыйсматуллина Ләйсән Юныс кызы

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий