Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Минем гаиләм”

гУртанчылар төркемендә сөйләм теле үстерү эшчәнлеге.     

 

Бурычлар:

1. Сөйләмдә гаилә әгъзаларын белдерә торган сүзләрне куллану күнекмәлә-ләре бирү,кеше тормышында гаиләнең әһәмиятен күрсәтү.

2. Мөстәкыйль фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм үстерү, сөйләмнең

грамматик төзелешен камилләштерү, сүзлек запасын баету.

3. Гаиләдә бер-береңә игътибарлык, ярдәмләшү һәм дуслык, үзара хөрмәт, ярату, горурлык хисләре тәрбияләү.

4. Балаларны сыйфат һәм фигыльләр сайлап алуда күнектерү.

 

Эшчәнлек алдыннан эш:

1. Әти-әниләрнең исем, фамилияләрен, һөнәрләрен өйрәнү.

2. Гаилә фотографияләрен карау.

3. Гаилә әгъзалараның өйдә нинди вазифалар, эшләр башкаруларын күзәтү, истә калдыру.

Сүзлек: гаилә әгъзалары, кайгыртучан, рәнҗетмәскә.

Җиһазлар: гаилә фотаграфияләре, бүләкләү өчен медальләр, ноутбок, экран, презентация материалы.

 

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Балалар, бездә бүген “Минем гаиләм” дигән бәйге үткәрелә. Бәйгедә җиңү өчен сез кызык һәм матур итеп үз гаиләгез турында сөйләргә тиеш.

– Балалар, сез ничек уйлыйсыз, гаилә нәрсә ул? (Әти, әни, бабай, әби, абый, апа, мин. ) Әйе, бу гаилә дип атала. Бергәләп кабатлагыз әле: гаилә. (Гаилә ) (Балаларны активлаштыру. ) Гаилә – ул синең туган йортың. Синең әтиең белән әниең, бабаң белән әбиең, абыең белән апаң яисә эне – сеңелләрең . Алар һәрвакыт синең яныңда – бәйрәмнәрдә дә, арып эштән кайткач та, хәтта авырган чакларында да. Алар сине кайгырта, ашата, эчертә, иркәли. Балалар, сез хәзер үз гаиләләрегез турында сөйләгез. (Балаларның җаваплары. Алар үз гаиләләре турында сөйлиләр, фотографияләрен күрсәтәләр. )

 

Физкультминут “Бармак уены”.

(Балалар һәр бармакны, бер гаилә әгъзасын атап бөгә баралар. Уен баш бармактан башлана.

Уң кулыбызны табыйк,

Әйдәгез, уйнап алыйк.

Баш бармак була – бабай,

Имән бармак була – әби,

Урта бармак була – әти,

Исемсез бармак була – әни.

Чәнти бармак булам мин.

 

Уен “Безнең гаиләдә кем нәрсә эшли?”

(Экранда слайдлар карап сорауларга дөрес җавап бирергә. Мәсәлән: Әни нишли? Әни кер юа.)

1 слайд. Әни кер юа.

2. Әби оек бәйли.

3. Әти үтүк төзәтә.

4. Малай хоккей уйный.

5. Кыз савыт-саба юа.

6. Бабай китап укый.

7. Малай тузан сөртә.

8. Әни күлмәк тегә.

9. Кыз үтүкли.

10. Әби аш пешерә.

11. Кыз дәрес әзерли.

12. Бабай урындык төзәтә.

 

Уен “Сезнең гаилә нинди?”

Зур

Кечкенә

Дус

Кайгыртучан

Күңелле

Ягымлы

Сәламәт

Нык

Яхшы

Бәхетле

Эшчән

 

– Балалар, нәрсә эшләргә кирәк, сезнең гаиләгездә күңелле, тыныч, рәхәт, шатлык, яхшы кәеф булсын өчен? (Бер-береңне рәнҗетмәскә, кычкырышмаска, булышырга, бүләкләр бирергә, яхшы билгегә укырга, бер-береңне яратырга, хөрмәт итәргә, әти-әниләрнең сүзләрен тыңларга…)

 

– Балалар, бүгенге бәйгедә сез барыгыз да җиңүчеләр, чөнки бик яратып, күңелле итеп һәрберегез үз гаиләгез турында сөйләде. Мин барыгызга да “Тату гаилә” дип язылган медальләр тапшырам. Гаиләләрегез бәхетле булсын! Булдырдыгыз, рәхмәт, балалар!

 

Татарстан Республикасы

Теләче муниципаль районы

“Алан балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГАРИПОВА АЛСУ ФӘРИТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий