Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Җәнлекләр өчен өйләр”

1Уртанчылар төркеме өчен

 

Максат: балаларның конструктив осталыкларын үстерү; төзү материалларының исемнәрен ныгыту; биремнәрне төгәл үтәүләренә ирешү; кулларының вак моторикасын ныгыту; әкият геройларына ярдәм итү теләге тудыру; күңел күтәренкелеге булдыру.

Җиhазлау: төзү материаллары (шакмаклар, кирпечләр, түбәләр), “Теремкәй” әкиятенең персонажлары, агачлар, кошлар, гөмбәләр, зәңгәрсу тукыма, чикләвекләр.

Сүзлек өстендә эш: төзү материаллары, кирпеч, шакмак, түбә.

Кулланылган әдәбият: Л.Х.Дәүләтшина – Бармакларны уйнатабыз – сөйләм телен үстерәбез.- Казан: РИЦ “Школа”, 2009.

 

Барышы:

-Балалар, мин сезгә табышмак әйтәм, игътибар белән тыңлагыз hәм җавап бирегез:

Үзе кечкенә булса да

Бар җәнлекләр дә сыя.

-Теремкәй.

-Карагыз әле, балалар, теремкәй җимерелгән. Әйдәгез, бергәләп аны төзибез: сез миңа материалларны биреп барырсыз, мин төзермен.

Балалар, менә ул өй. Без аны нәрсәдән төзедек?

-Төзү материалларынннан. Шакмаклар hәм түбә кулландык.

-Өй нинди өлешләрдән тора?

-Стена, түбә, ишек, тәрәзә.

-Теремкәйдә кемнәр торган соң?

-Тычкан-чыелдык, Бака-бакылдык, Куян-озынколак, Хәйләкәр төлке, Соры бүре.

-Ә кем теремкәйне җимергән?

-Аю.

-Балалар, Аюның өйне бер дә җимерәсе килмәгән. Ул бары тик сыймаган. Ни өчен ул сыймаган?

-Чөнки Аю зур, ә өй кечкенә.

-Ә калган җәнлекләр кая качып беткәннәр?

-Урманга.

-Әйдәгез, урманга барып, аларны эзләп кайтабыз.

Монда елга бар икән. Урманга юл елга аша үтә. Елга аша чыгар өчен безгә басма төзергә кирәк. Басманы нәрсәдән төзибез?

-Кирпечләрдән. (Басма төзү)

-Әйдәгез басманы бармаклар белән дә ясап күрсәтик.

Без басмадан чыгабыз

Бик тиз генә барабыз

Урмандагы җәнлекләрне

Теремкәйгә җыябыз.

-Юлыбызны дәвам итик

 

Физкультминутка

          Без барабыз юлдан

Як-ягыбызга карап.

Ял да итеп алып

Ашыкмыйча атлап.

Тирән чокырларны

Бик тиз үтеп китеп,

Елгаларны гизеп,

Урманга килеп җиттек.

-Балалар, менә без урманга да килеп җиттек. Карагыз әле, урманда нәрсәләр бар?

-Агачлар.

-Нинди агачлар? (Чыршы, каен, имән, усак)

-Нәрсәләр үсә?

-Гөмбәләр.

-Нинди гөмбәләр? (Ак гөмбә, чебен гөмбәсе)

-Нәрсәләр очып йөри, агач ботакларына да утыралар?

-Кошлар.

-Нинди кошлар? (Карга, сыерчык, карлыгач)

-Булдырдыгыз. Әнә бит безнең җәнлекләребез дә! Исәнләшик алар белән. Без аларның hәрберсенә аерым өй төзербез. (Балалар мөстәкыйль рәвештә өй төзиләр).

-Инсаф, син өйне нәрсәдән төзедең?

-Гөлия, бу нәрсә? (Түбә) Түбә нинди төстә?

-Айзат, бу материал нәрсә дип атала? (Шакмак)

-Гүзәл, синең өең Динәнекенә караганда нинди? (Зур)

-Динә, ә синеке нинди? (Кечкенә)

-Булдырдыгыз балалар, матур өйләр төзедегез. Хәзер өйләргә җәнлекләрне генә урнаштырасы калды. Балалар, Гүзәлнең өенә кемне кертәбез?

-Аюны.

-Ни өчен Аюны?

-Чәнки Аю иң зурысы, Гүзәлнең дә өе иң зурысы.

-Иң кечкенә өй кайсысы, анда без кемне кертәбез?

-Динәнеке. Тычканны кертәбез.

-Баканы, Бүрене, Төлкене, Куянны да өйләренә кертик. (Җәнлекләрне өйләренә урнаштыру)

-Безнең җәнлекләргә үз өйләрендә рәхәт инде. Алар тату яшәрләр hәм бер-берсенә кунакка йөрерләр. Сезгә рәхмәт әйтеп күчтәнәчкә чикләвекләр әзерләгәннәр. Аларга рәхмәт әйтик тә, без дә урманнан кайтып китик.

-Балалар, без сезнең белән бүген шөгыльдә нишләдек?

-Урманга бардык, басма төзедек, өйләр төзедек. Җәнлекләрне өйләргә урнаштырдык.

-Бүгенге шөгыльдә без сезнең белән бик күп файдалы эш эшләдек.

Шөгылебез бүгенгә тәмам.

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәhәре

 “78 нче “ ЛӘЙСӘН” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ФӘТХЕТДИНОВА РЕЗЕДА ФӘССӘХЕТДИН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий