Конспект: “Татар халык авыз иҗаты аша әхлакый-патриотик хисләр тәрбияләү”
Уртанчылар татар төркемендә дәрес конспекты.
Максат: татар халык авыз иҗаты (уен-такмаза, табышмаклар, мәкальләр) белән таныштыру, әңгәмәдә катнашуга тарту; балаларның игътибарын, хәтерен, сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын баету; татар халык авыз иҗатына карата кызыксыну, әхлаклылык, сабырлык, әдәплелек, бердәмлек хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: борынгы өй күренеше (чигелгән тастымаллар, самавыр, комган, бизәкле савыт-саба), бию көе аудиоязмасы, рәсемнәр, светофор макеты.
Дәрес барышы:
Аудиоязма тыңлау.
Тәрбияче: Балалар, бу нинди көй?
Әйе, бу татар халык көе. Ә без нинди милләттән? Безнең телебез нинди? Гербыбызда нәрсә сурәтләнгән? Кем президентыбызның исем-фамилиясен әйтә ала?
Афәрин, балалар! Без бүген татар халкының борынгы иҗаты- табышмак, сынамыш, мәкальләре белән танышырбыз. Татар халкының, әби- бабаларыбызның нинди зирәк, акыллы, тыйнак, әдәпле, талантлы икәнен белербез.
Әби: Ай-яй-яй, нишлим икән? Харап булдым. Ничек кенә итеп юлны чыгыйм? Машиналары да юл бирми. Әллә нәрсә ялт-йолт итеп балкып тора!
Тәрбияче: Исәнме, әбекәй. Әйдә ярдәм итик үзеңә. Балалар, әбигә юлны аркылы чыгарга булышабызмы?
Әби: Ай рәхмәт, балакайларым. Коткардыгыз. Балалар, нәрсә соң бу уйнап, балкып торган утлар? Төсләренең дә нәрсә аңлатканын әйтеп бирсәгез иде.
Тәрбияче: Әби күрәсеңме нинди уңган безнең балалар?
Әби: Әйе, чыннан да балалар бик әхлаклы, тәртипле, ярдәмчел икән. Татар халкына кунакчыллык сыйфаты да хас әле. Мин сезне үз өемә кунакка чакырам. Сезгә үзем яшь чагында уйнаган уеннар, такмазалар, табышмак- мәкальләр турында сөйләрмен.
Тәрбияче: Әбигә кунакка барабызмы, балалар?
Әби: Рәхим итегез! Түрдән узыгыз, кунакларым! Сезнең килүегезгә мин бик шатмын!
Әйдәгез әле, бергәләп “Түбәтәй” уенын уйнап алыйк.
Әби уенның тәртибен аңлата.
“Түбәтәй” уены (такмаза, санамыш әйттерәбез)
Әби: Булдырдыгыз, балалар! Сезгә уен ошадымы?
Тәрбияче: Ә хәзер әбигә үзегезнең белемнәрегезне күрсәтегез инде.
Рәсемнәр өстендә эш.
– Йортсыз хайваннарга ярдәм итик!
– Бакчада яңа бала!
– Мохтаҗларны ярдәмнән ташламыйк!
– Оядан егылып төшкән кошчык!
Әби: Булдырдыгыз, балалар! Чыннан да, сез бик акыллы балалар икәнсез. Ә хәзер мин яшь чакта бик яратып уйнаган “Чума үрдәк, чума каз” уенын уйныйк. Бу уен шулай ук татар халык уены.
“Чума үрдәк, чума каз” уены
Тәрбияче: Татар халкы элек-электән бик зирәк, тапкыр булган. Мин сезгә хәзер табышмаклар әйтәм, сезнең тапкырлыгыгызны тикшерәм.
- Җәен киенә, кышын чишенә.
- Кыш көне дә, җәй көне дә бертөсле.
- Канатсыз, йонсыз нәрсә оча?
- Утта янмый, суда батмый.
- Энәсе бар, ә тегә алмый.
- Алма! – дисәң дә алалар,
Нәрсә соң ул, балалар?
Әби: Ай-һай, бигрәк тапкырлар! Табышмакларга җавапны да бик тиз таптылар.
Бераз ял да итеп алырсыз, татар халык иҗатыннан тагын бер хәзинә – “Йөзек салыш” уенын уйнап алыйк әле. Кызым, минем билләрем бик авырта, менә сиңа йөзек; кемгә йөзек салалар, шул йөгереп чыгар, ә янында утыручы аны тотып калырга тиеш. Йөгереп чыгып өлгермәсә, җәза бирелә: бии, җырлый яисә такмаза әйтә.
“Йөзек салыш” уены
Әби: Рәхмәт сезгә, балакайларым! Сезнең белән миңа бик күңелле булды. Менә сезгә минем күчтәнәчләрем, төркемдә бергәләп чәй эчәрсез.
Тәрбияче: Әби, сиңа да бик зур рәхмәт. Татар халык авыз иҗатын өйрәнүебезне без алга таба да дәвам итәрбез, әйеме, балалар?
Ә хәзер әби белән саубуллашып төркемгә китик.
Татарстан Республикасы
Әлмәт шәһәре
“22 нче катнаш төрдәге “Алсу” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
тәрбиячесе
УТКИНА РӘМЗИЯ ӨЛФӘТ КЫЗЫ
Комментарии: |