Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Көзге урманга сәяхәт”

10001559694-5 яшьлек балалар өчен

 

Максат: балаларның көзгеурман турында белемнәрен киңәйтү, җырларда һәм биюләрдә көз үзенчәлекле билгеләре белән таныштырып, сүзлек байлыгын арттыру.

Бурычлар :

  1. Тәрбия бурычы: табигатькә, тереклек ияләренә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү.
  2. Үстерү бурычы: хәрәкәт координациясен, ориентлашуны, бәйләнешле сөйләм телен үстерү, лексик базаны баету.
  3. Белем бирү бурычы: ишетү сәләтен һәм уен күнегүләрен тойгылы – күренешле башкаруны үстерергә ярдәм итү.

Төп белем бирү өлкәсе: “Музыка”.

Белем бирү өлкәсе “Музыка”.

Музыка тыңлау: музыка культурасын формалаштыру. Музыка хәрәкәтен, югары һәм түбән авазларны, төрле характердагы әсәрләрне аера белү, ишетү сәләтен үстерү.

Җырлау: тәэсирле җырлау күнекмәләрен, сузып җырлау осталыгын формалаштыру.

Музыкаль ритмик хәрәкәтләр: музыка хәрәкәте белән яраклаштырып балаларның ритмик хәрәкәт күнекмәләрен формалаштыруны дәвам итү. Түгәрәк буйлап хәрәкәт итү сәләтен формалаштыру.

Музыка коралында уйнау: иң гади көйләргә кушылып уйнау сәләтен формалаштыру.

Бию уен иҗатын үстерү: уен күнегүләрен тойгылы – күренешле башкаруны үстерергә ярдәм итү.

Белем бирү өлкәсе “Матур әдәбият уку”.

Матур әдәбиятка кызыксыну уяту, әдәби телне үстерү.

Белем бирү өлкәсе “Танып белү”.

Балаларның табигать, хайваннар дөньясы турындагы күзаллауларын ачыклау һәм киңәйтү. Табигатьтәге “яфрак коелу”, җәнлекләрнең кышкы йокыга талу күренешләре белән таныштыруны дәвам итү.

Белем бирү өлкәсе “Аралашу”.

Транспортта гомум кабул ителгән гади кагыйдәләргә кушылу. Балалар арасында үзара дуслык мөнәсәбәтләрен формалаштыру буенча эшчәнлекне дәвам итү. Өлкәннәр һәм башка балалар белән һәртөрле тәэсирләрне бүлешүгә омтылышларны мактау.

Белем бирү өлкәсе “Социальләштерү”. Гади гомум кабул ителгән тәртип кагыйдәләренә кушылу. Уен сайлаганда, атрибутлар кулланганда балаларда үзара сөйләшә белү сәләтен формалаштыру.

Белем бирү өлкәсе “Сәламәтлек”. Җиңел йөгерә белү осталыгын ныгыту. Матур һәм нәзакатьле йөрү хәрәкәтен, төз гәүдәне формалаштыру.

Белем бирү өлкәсе “Куркынычсызлык”. Урманда бергәләп һәм сак йөрергә өйрәтү.

Җиһазлау: металлофон, шөлдерле барабаннар, кәрзин, яфраклар, УМК буенча “Көзге табигать” иллюстрацияләре.

 

 

Эшчәнлек барышы

Балалар “Балалар бакчасында” Н.Зарипова көенә залга керәләр һәм түгәрәк ясап басалар, җырлап исәнләшәләр. (“Исәнмесез.”)

Музыка җитәкчесе. Балалар, бүген шундый матур көн. Карагыз әле, ашыга – ашыга, безнең янга дип, керпе дус та килеп ята. Безне керпе дус сезнең белән көзге урманга могҗизалы сәяхәткә чакыра. Барабызмы? Сез әзерме?

Музыка җитәкчесе. Урманга ничек барып җитә алабыз? (Машинада, поезда, автобуста, велосипедта, җәяү). Әйдәгез бергәләп поездда барабыз. Поездда үзеңне ничек тотарга кирәк?(Тавышланмаска, башка пассажирларга комаучаламаска). Барыбыз да үз урыннарыбызны алдык. Юлыбыз күңелле булсын өчен, шөлдерле барабаннарда уйныйк.

(“Паровоз” җыры белән балалар бер – бер артлы тезелеп басалар һәм зал буйлап баралар. Тәрбияче – паровоз, балалар – вагоннар. Тәрбияче җырлый , балалар аваз ияртемнәрен кабатлыйлар. Җыр уртасында темп тизләтелә, ә ахырда әкренәя.)

 

Музыка җитәкчес. Балалар, без менә урманга килеп тә җиттек. Урманда үз – үзеңне ничек тотарга кирәк? (Кычкырмаска, кошларны һәм хайваннарны куркытмаска, учак яндырмаска, чүпләрне калдырмаска).

Керпе (тәрбияче). Урманда ялгыз йөрергә ярамый, югалуыгыз мөмкин. Урманда нинди җан ияләре очрый?

 

(Музыкаль ритмик хәрәкәтләр: куян сикерү, төлке, аю йөреше).

 

Музыка җитәкчесе. Балалар, без нәрсәләрне очраттык? (Куянны, аюны, төлкене) Юл озын, утырып ял итеп алыйк.

Керпе (тәрбияче). Урманда нинди авазлар ишетәсез? (Кошлар сайравы)

Музыка җитәкчесе. Карагыз әле, әни кош белән нәни кошчык сайраша ләбаса. Әни кош ничек җырлый?

(Түбән до, нәни кош….)

(Балалар югары до ны җырлый, музыка җитәкчесе музыка уен коралында авазлар бирә, балалар кайсы кош сайравын әйтә. Теләгән баладан җырлату).

Керпе (тәрбияче). Балалар, кинәт кенә җил исеп китте.

 

(Ял минуты “Җил исә безнең биткә”)

 

Музыка җитәкчесе. Җилдә агач яфраклары нишли? (Коела) Әйдәгез, яфраклар белән уйнап алабыз.

 

(Сулыш гимнастикасы “Яфраклар”.)

 

 

Керпе (тәрбияче). Көзге күлмәк кигән агачлар бигрәк тә матур, ләкин бу яфраклар коела бит. Бу күренеш ничек дип атала? (Яфрак коелу – листопад)

Музыка җитәкчесе. Көз турында бер матур җыр җырлап алыйк әле.

 

(Җыр “Көз килә” А.Минһаҗев сүзләре, Р.Сәрваров көе.)

 

Яфраклар белән дә биеп алыйк инде.

(Бию “Яфраклар бәйрәме” Л.Лерон сүзләре, Р.Еникеев көе.)

Биеп бетергәч кулындагы яфракларны көй барышында өстәлгә куеп китәләр.

 

Музыка җитәкчесе. Балалар, яңгыр ява башлады, кулчатырлар астына качыйк тизрәк.

(Уен “Яңгыр һәм кояш”)

 

Музыка җитәкчесе. Керпе дус сезгә рәхмәт әйтә һәм шушы кәрзиндәге күчтәнәчләрне сезгә бүләк итә. (Кәрзинендә яфраклар белән кәнфитләр)

(Рәхмәт әйтәләр). Безгә кайтып китәргә вакыт. (Паровоз көенә йөгереп китәләр).

 

Йомгаклау өлеше.

Музыка җитәкчесе. Менә без балалар бакчасында. Сезгә сәяхәтебез ошадымы? Мин сезнең җавабыгыз белән канәгать. Хәзер төркемгә кайтабыз.

 

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“82 нче “Көнбагышкай” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

музыка җитәкчесе

ӘМИРОВА ЗИФА ХӨСӘЕН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий