Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Теремкәй. Юлда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре”

теремокЗаманча төзелгән борынгы әкият: “Теремкәй”

Уртанчы төркем балалары өчен

КҮЧЕРҮ – Теремкәй. Юлда үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре презентациясе

 

Шөгыль барышы:

I Кереш өлеш.

–        Исәнмесез, балалар, түгәрәкләнеп утырдык. Балалар, бүген без сезнең белән әкият иленә сәяхәткә барырбыз . (Тычкан баласы килеп чыга, аның кулында шартлаган туп).

–       Исәнме, тычкан баласы! Нәрсә булды сиңа, нигә син бик моңсу? 2 слайд

–       Мин юлда туп белән уйнаганда ниндидер дүрт көпчәкле әйбер пәйдә булды һәм минем тубымны таптап китте. 3 слайд

–       Ә нәрсә иде соң ул?

–       Белмим!

–       Балалар, сез ничек уйлыйсыз нәрсә булды икән ул? (Балаларның җаваплары)

–       Әйе, мин дә шулай уйлыйм, бу машина булгандыр. Балалар, нигә алай

булды икән соң, сез ничек уйлыйсыз? (Балаларның җаваплары)

–       Бик дөрес, юлда уйнарга ярыймы соң? Балалар, машиналар йөри торган юл дип атала. Анда бары тик машиналар гына йөри

–       Ә безнең урманда юл йөрү кагыйдәләрен бер җәнлек тә белми. Без нишлик икән инде?

–       Әйдәгез, балалар, әкият иленә сәяхәткә барыйк, андагы җәнлекләргә ярдәм итик.

 

II Төп өлеш.

 Урманда алан. Аланда теремкәй тора. Теремкәйдән ерак түгел олы юл. Менә бака күренә.Ул сикереп–сикереп юл янына килә һәм юл аша сикереп чыгып китә. 4 слайд

Тәрбияче: Аланда тора теремкәй, теремкәй.

Биек түгел тәбәнәк, тәбәнәк.

Килә бака сикереп, сикереп,

Китә юл аша чыгып.

Күрә ишек ябылган.

(Бака теремкәй янына килә)

Бака: Эх, йозаккай, ватылсын,

Эх, теремкәй, ачылсын.

(Теремкәй ишеге ачылмый)

 

Тәрбияче: Балалар, ишек нигә ачылмый икән?

Балалар: Бака юл кагыйдәсен бозды. Ул юл аша җәяүлеләр сукмагы аша чыгарга тиеш иде.

Тәрбияче: Зәңгәр дүртпочмаклы билге

Җәяүлегә киңәшче

“Кыю атла юл аркылы

Мин булганда, әйдәле!”

Тәрбияче: Ишеттеңме бака? Әйдәле, юл аша чыгып күрсәт әле.

(Бака юл аша чыга, һәм теремкәйгә кереп китә) 4 слайд

 

Куян килеп чыга һәм светофорга карап тормыйча юлдан чыга башлый. Арттан килгән машинаны күрми. Машинаның тормоз тоткан тавышы ишетелә. Куян куркып кырыйга сикерә. Куян теремкәйне күрә. 5 слайд

Кискен тормоз

Куян: Бу нинди теремкәй, теремкәй.

Биек түгел тәбәнәк, тәбәнәк.

Эх, йозаккай, ватылсын.

Эх, теремкәй, ачылсын.

(Теремкәй ишеге ачылмый)

 

Тәрбияче: Балалар, безнең куяныбыз да юл кагыйдәсен бозды, ахры, сез ничек уйлыйсыз, теремкәйнең ишеге ачылмый бит? (Балаларның җаваплары).

Тәрбияче: Күзәтеп басып тора

Светофор агабыз.

Юлга чыкканда без

Аңа карап алабыз.

Аңладыңмы, куянкай?

Куян: Аңладым, рәхмәт сезгә. Икенче юл йөрү кагыйдәсен төгәл үтәрмен.

өрес итеп юлны чыгып теремкәй янына килә һәм кереп китә). 6 слайд

 

Балалар, без, әйдәгез, ял итеп алыйк. Светофорның сигналларын искә төшереп китик.

(Балалар урыннарыннан торалар һәм һәр балага флажоклар өләшенә)

Мин светофор. (Балалар урыннарында атлап торалар.)

Һәр баланы күзәтәм.

Юлны аркылы чыгарга,

Юл йөрергә өйрәтәм.

 

Мин бу утымны яндырсам,

Туктап кал син, ашыкма! (Куларында кызыл флажоклы балалар флажокларын селкиләр).

Юлда барган машиналар

Үтеп китсен барсы да.

 

Мин бу утымны яндырсам

Игътибарлы, әзер бул! ( Куларында сары флажоклы балалар флажокларын селкиләр).

Хәзер яшел утым яна –

Юл ачык дигән сүз ул.

 

Бу утым янганда гына (Куларында яшел флажоклы балалар флажокларын селкиләр).

Чыгарга кирәк юлны.

Исән – сау йөрегез диеп

Озатып калам сезне.

 

Юл буйлап төлке велосипедта бара. Кулларын билгә куйган. 7 слайд

Тәрбияче: Төлкекәй чыккан юлга

Күңел ачып йөрергә.

Велосипед өстендә

Бара, куллары билдә.

 

Төлке: Күрәсезме барыгыз да

Йөрим мин ничек оста.

Рульне тотмый йөри ала

Кайсыгыз миндәй оста?

Төлке велосипед белән егыла. Тора, велосипедын калдырып теремкәй янына килә.

Теремкәйгә кермәкче була, ләкин ишек ачылмый.

Тәрбияче: Балалар, мактанчык төлкебез юлда дөрес йөрдеме? (Балаларның җаваплары тыңлана).

 

Тәрбияче: Юлда тәртип кирәк  – диләр,

Шуны истән чыгармыйк

Менә күрдегезме инде,

Һичкайчан да мактанмыйк.

Аңладыңмы инде, төлкекәй? Юлда йөргәндә игътибарлы бул.

Төлке: Аңладым, рәхмәт сезгә. Төлке теремкәйгә кереп китә.

 

Аю белән бүре килеп чыга. Теремкәйне күрәләр. Юл уртасына басып икесе узара сөйләшәләр. 8 слайд

Аю: Кара әле, нинди матур теремкәй?

Бүре: Монда кемнәр яши икән?

Шул вакыт юлда машина килә һәм боларны күргәч тормозга баса. Аю, бүре куркып кырыйга чыгаралар. Аю, бүре теремкәй янына киләләр дә:

Бу нинди теремкәй, теремкәй.

Биек түгел тәбәнәк, тәбәнәк.

Эх, йозаккай, ватылсын.

Эх, теремкәй, ачылсын.

(Теремкәйнең ишеге ачылмый)

 

Тәрбияче: Балалар, теремкәйнең ишеге ачылмый бит. Аю белән бүре юл йөрү кагыйдәсен боздылар, ахры. (Балаларның җаваплары тыңлана).

 

Тәрбияче: Әйе, балалар бик дөрес әйттегез. Юл уртасында басып сөләшеп торырга ярамый.

 

Юлда йөрү кагыйдәсен

Бик нык белергә кирәк.

Олы юл уртасында

Басып тормаска кирәк.

Тәрбияче: Менә күрдегезме инде, юл йөрү кагыйдәсен белү кирәк. Исегездә тотыгыз һәм төгәл үтәгез.

Бүре: Рәхмәт сезгә, балалар. Моннан соң беркайчан да юл йөрү кагыйдәсен

бозмабыз.

 

Аю: Әйдә әле, бүре дускай, теремкәйнең ишеген ачып карыйк. (Теремкәйгә кереп китәләр.

Барлык хайваннар да теремкәйдә.

Тәрбияче: Балалар, сез үзегенең юл йөрү кагыйдәләрен белүгезне тагын бер тапкыр исбатладыгыз. Менә күрдегезме инде, юлда һәрвакытта игътибарлы булырга һәм кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк.

Ә сез, дусларым, балалар өйрәткән юл кагыйдәләрен һәрвакытта исегездә тотыгыз.

Зур юлларда йөргән чакта

Дуслар, без уяу булыйк.

Юлларыбыз уңсын дисәк

Юлларны хөрмәт итик,

Юл кагыйдәсен үтик.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“18 нче “КОЯШКАЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШАЙХУТДИНОВА ЭЛЬМИРА ЗАҺИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий