Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Шәһәребез урамнары”

234Кечкенәләр төркеме өчен

КҮЧЕРҮ – Шәһәребез урамнары презентациясе

.

Шөгыль барышы.

 Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Бүген без сезнең белән шәһәр урамнары турында сөйләшербез.

 

“Урам чатында” Л.Сабирова

Торам урам чатында

Як-ягыма каранып,

Ничек кенә урамны

Чыгыйм икән аркылы?

Машиналар урамның

Килә ике ягыннан,

Чыксаң әгәр каршына,

Эләгерсең астына.

Кагыйдәне, светофорны

Белмичә йөрсәң әгәр,

Милиционер абый да:

“Тәртипсез бала”, – дияр.

Кагыйдәләрне белү

Бик тә кирәк ул безгә,

Үзебез белгәннәрне

Өйрәтик микән сезгә?

 

(Кызыл Калфак елап керә.) (Слайд №2)

Кызыл Калфак: Исәнмесез!

Тәрбияче: Нәрсә булды сиңа, Кызыл Калфак?

Кызыл Калфак: Мин әбием янына шәһәргә кунакка килдем. Әнием кабартмалар да пешереп җибәрде. Мин юл кагыйдәләрен бөтенләй белмәгәнгә күрә, шәһәр урамында адаштым. Миңа ярдәм итә алмассызмы икән, балалар?

Тәрбияче: Балалар, Кызыл Калфакка ярдәм итәбезме?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, Казан шәһәре урамнарын карыйк әле. Сез анда нәрсәләр күрәсез?

Балалар: Агачлар, күп катлы йортлар, машиналар, кешеләр.

Тәрбияче: Әйе, балалар, болар барысы да урам төшенчәсенә керә. Ә хәзер юл өлешләре белән танышырбыз. Менә бу җәяүле юлы (тротуар). Сез ничек уйлыйсыз, тротуар ни өчен ясалган? (Слайд №3)

 

Балалар: Тротуар җәяүле кешеләр йөрү өчен төзелгән.

Тәрбияче: Җәяүлеләр тротуарда үзләрен ничек тотарга тиешләр?

Балалар: Кешеләр бер-берсенә комачауламыйлар. Тәртип белән һәрвакыт уң яктан йөриләр.

Тәрбияче: Игътибар итегез әле, ә менә бу юлдан нәрсәләр йөри?

Балалар: Бу юлдан машиналар йөри.

Тәрбияче: Әйе. Машиналар йөри торган юл машина юлы дип атала. Исегездә калдырыгыз, бу юлдан машиналар гына йөри. Аңладыңмы, Кызыл калфак?

Кызыл калфак: Рәхмәт, балалар! Барысы да аңлашыла.

Тәрбияче: Игътибар белән карагыз әле, юлның икенче ягында нәрсә күрәсез?

Балалар: Светофор. (Слайд№4)

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Светофорның ничә күзе бар?

Балалар: Светофорның өч күзе бар.

Тәрбияче: Дөрес. Әйдәгез, балалар, светофорның төсләрен искә төшерик.

Балалар: Кызыл, сары, яшел. (Слайд№5)

 

Тәрбияче: Балалар, кызыл төс янганда без нишлибез?

Балалар: Кызыл төс янганда, без, җәяүлеләр, туктап торабыз, машиналар үтә.

Тәрбияче: Сары төс нәрсә дигәнне аңлата?

Балалар: Сары төс янса җәяүле кешеләр әзерләнеп тора.

Тәрбияче: Ә яшел төсне ничек аңларга?

Балалар: Яшел төс янса, җәяүлеләр юл аркылы чыга, машиналар туктап тора.

Тәрбияче: Исегезгә төштеме, балалар? Хәзер без сезнең белән “Светофор” уены уйнап алырбыз. Миндә өч түгәрәк бар: кызыл, сары, яшел. Яшел төсне күрсәтсәм – сез бер урында атлыйсыз, сары төс – туктап кул чабасыз, кызыл төс – тик торасыз. Кызыл Калфак та безнең белән уйный.

Тәрбияче: Ярый, балалар, без сезнең белән светофорны искә төшердек. Яңадан игътибар белән рәсемгә карагыз әле, юлда тагын нәрсә күрәсез?

Балалар: Ак калын сызыклар күрәбез. (Слайд №6, 7)

 

Тәрбияче: Дөрес, ул сызыклар зебра дип атала. Бу сүз сезгә таныш түгелме? Зебра дигән җәнлек тә бар, ул җылы якларда яши. Сез ничек уйлыйсыз, юлдагы сызыкларга ни өчен зебра дигәннәр?

Балалар: Аларның аклы – каралы сызыклары охшаш.

Тәрбияче: Менә, балалар, Кызыл Калфакның әбисе торган йорт та күренә, ләкин ул юлның теге ягында. Кызыл Калфак кайсы юлдан чыгасың? (Слайд № 8, 9)

Кызыл Калфак: Туры юлдан.

Тәрбияче: Балалар, сез Кызыл Калфакның җавабы белән килешәсезме? Ни өчен?

 

Балалар: Юк. Без светофорга карап зебрадан чыгабыз.

Тәрбияче: Дөрес, балалар! Әйдәгез, Кызыл Калфакны озатып калыйк.

Балалар: Хәерле юл, Кызыл Калфак!

 

Тәрбияче: Кызыл Калфакка ярдәм иттек, ә хәзер уйнап алыйк.

Тәрбияче: Сезнең алдыгызда конвертлар, алар эчендә өлешләп киселгән машиналар. Сез аларны җыярга тиеш.

(Балалар җыялар).

Тәрбияче: Булдырдыгыз! Машинаның нинди өлешләрдән торуын әйтегез.

Балалар: Тәрәзә, ишек, тәгәрмәч…

Тәрбияче: Бик дөрес. Бу җиңел машинамы, әллә йөк машинасымы?

(Балалар җавабы).

Тәрбияче: Дөрес! Булдырдыгыз. Бүген барыгыз да актив булдыгыз.

Рәхмәт, балалар! Юлларда игътибарлы булыгыз, сак йөрегез!

Бергә булса да,

Як-якка кара,

Ялгыз булса да,

Нәрсә барын күр.

Урамда дөрес

Машиналарга

Йөрсен һәр бала.

Атларга юл бир!

 

Кулланылган әдәбият:

1. М. Булатов, И. Г. Галимов. “ Юл фәне әлифбасы I” Казан. “ Элодея” 1998 г.

2. “Ачык дәрес” газетасы.

3. “Адымнар нык, юллар имин булсын” Казан, 2002г.

4. Ш.Галиевның шигырьләр җыентыгы.

5. Учебное пособие “Обучение детей дошкольного возраста правилам безопасного поведения на дорогах” (региональный стандарт) 1995г.

6. О. Морозов, В. Фаляхова. Методическое пособие для учителей школ по безопасности дорожного движения. Казань. 1992 г.

7. В.Р. Клименко “ Обучайте дошкольников правилам движения . ” Москва. “ Просвещения” 1973 г.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“18 нче “КОЯШКАЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ШАЙХУТДИНОВА ЭЛЬМИРА ЗАҺИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий