Яңа фикерләр:

postheadericon Инсценировка: “Куянкайда кунакта”

КУЯНКАЙ3-4 яшьлек балалар төркеме өчен

 

Максат. Балаларның хайван ролендә уйнау теләкләрен арттыру. Куян ролендә уйнау теләгенә ирешү.

Уен кораллары. Алмаштыручы уенчыклар, булкилар.

Уенга әзерлек. Картинадан карап куянның сыйфатларын өйрәнү, куян турында шигырьләр, хикәяләр уку.

Рольләр. Әни куян, куян балалары.

 

Уен барышы.

Тәрбияче балаларга эндәшә: “Балалар, әйдәгез, уйныйбыз. Мин куян булам. Минем озын колакларым (күрсәтә). Күрәсезме ниндиләр? Ә бәләкәй йонлач койрыкны? (Койрыкны кулы белән ясап күрсәтә). Матурмы минем койрыгым? Аннары куян узенең кайда яшәве, нәрсә ашавы һәм үзенең шөгыле турында сөйли башлый.  (Куянкайлар белән уйный, ашарга эзли, кишер ярата һәм башкалар.)

Куянның тышкы төзелешен аңлаткач, аның шөгыльләрен санап чыккач, тәрбияче иң төп өлешкә күчә – балаларны куян роленә кертеп җибәрергә керешә. Бу күренеш менә болай башлана: “Ямансу миңа бер үземә. Минем бәләкәй койрыклы балаларым юк шул. Зур үстеләр алар һәм урманга качтылар. Әгәр минем бәләкәй куянкайларым булса, мин аларны ипикәй белән сыйлар идем, фантик бүләк итәр идем. Күрәсезме, миндә никадәр фантиклар. Кайсыгызның минем куян баласы буласы килә?” Кемнеңдер куян баласы буласы килә икән – бу бик әйбәт күренеш! Кемнәрнең уйныйсы килми, аларны көчләп уенда катнаштырмыйбыз. Үз уеннарын уйнауны дәвам иттерсеннәр. Тәрбияче уйнарга теләге булган балалар белән генә уенны дәвам итә. “Йомшак куянкайларым кайда сезнең озын колакларыгыз? Кайда сезнең бәләкәй койрыкларыгыз? Кая сезнең матур аякларыгыз?”. (Уенда кайбер бала ясалма койрык та беркетеп куя ала). Башкаларның да шундый теләкләре булса, бик яхшы була.  Иң кирәкле күренеш булды инде. Бала образга кереп китте. Ул үзенең аңында куян баласы булып уйный башлады.

Аннары тәрбияче балаларны мактарга, куян күчтәнәче белән сыйларга керешә (Чынлап та, балаларны булки белән сыйларга була), соңыннан алмаштыручы уенчыклар белән сыйларга була , юри кисәкләр сындыра-сындыра: “Бу куянкайга бирдем, монсына да бирдем, син куянкайны да онытмадым. Куян балакайларым, карагыз әле бу куянкайга, аның кәефе юк, бугай. Әйдәгез, аның кәефен күтәрәбез. Хәзер, куянкайларым, күзләрегезне йомыгыз, кесәләрегезне зур итеп ачыгыз. Мин сезгә анда бер серле әйбер салам” (Кесәләргә фантиклар салып чыга). Аннары тәрбияче уенны төрле юнәлештә алып барырга мөмкин, әгәр балаларның теләкләре булса, уенны дәвам итәселәре килсә. Фантик турында җыр башкарырга була:

Фантиклар турында җыр.

1. Фантикны без кулга алдык,

Тиз генә без йөгердек.

Фантиклар бик матур төсле.

 

Кушымта:

Шу-шу-шу-шу-шу-шу, фантиклар шыгырдый.

 

2. Фантик белән әйлән-бәйлән уйныйм,

Фантик  бик тәмле, шиколад исле.

Кушымта.

 

3. Башта фантик, бантикка әйләнде,

Муенда фантик, франтикка әйләнде.

Кушымта.

 

Җыр җырланып беткәч куяннар оясын эзләргә була, яңгырдан куяннар кайда кача микән, кайда үзләренең запасларын җыя микән. Уенны урамда дәвам итәргә була: урамга чыгып яфраклар, ботаклар җыеп куянга оя ясарга була, гөмбәләр, җимешләр эзләргә була. (Җимешләрне алмаштыручы уенчыклар белән алмаштырырга мөмкин: ташлар, чәчәкләр һ.б.)

Куян уенын менә болай тәмамларга була:

“Куянкайларым, сезнең әниегез – куянкай кибеттән кайтты, сезгә уенчыклар алып кайтты (Курчаклар, машиналар, яңгыраучы пластмасс шешәләр һәм башкалар).

Йөгерегез минем янга, бүләкләрне таратам. Менә барыгызга да тараттым, әзрәк уйнарга да була. Аннан соң йокларга китәбез”.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“18 нче “КОЯШКАЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ГАЛИМОВА АЛСУ ИЛЮС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий