Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Светофор безнең дустыбыз»

Рисунок1Кечкенәләр төркеме

 

Максат:

1. Балаларга светофор турында төшенчә бирү, светофорның төсләрен аера белү күнекмәләре ныгыту.

2. Кызыл, сары, яшел төс белән таныштыруны дәвам итү, сүзлек байлыгын үстерү.

3. Балаларны светофор булган юлдан чыгарга өйрәтү.

4. Балаларның фикерләү, анализлау сәләтләрен, игътибарлылыкларын арттыру, хәтерләрен яхшырту, бер-берсенә игътибарлылык, тыйнаклык, мәрхәмәтлелек тәрбияләү, светофорның төсләре һәм аларың нәрсә аңлатулары турындагы белемнәрен ныгыту.

Жиһазлау: светофор макеты, кызыл, яшел, сары түгәрәкләр, уенчык куян.

 

ЭШЧӘНЛЕК БАРЫШЫ:

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар, кәефләрегез ничек?

(Балалар күрсәтә)

Балалар: Шәп!

Тәрбияче: Ой, балалар, кем анда елый? Әйдәгез, барып карыйк әле.

(Барып карыйлар)

Балалар: Куян.

Тәрбияче: Куян, нигә елыйсың, нәрсә булды?

Тәрбияче: (уенчык куян булып) Мин өемә кайта алмыйм, өемә кайтыр өчен юл аша чыгарга кирәк. Ә анда машиналар выж да выж үтеп кенә торалар, һич чыгарлык түгел.

– Син, куян дус, юл аркылы чыканда светофорга карарга кирәклеген белмисеңме әллә?

Куян: Белүен беләм дә, светофорның төсләрен, өч төснең нәрсә аңлатканын белмим шул.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, бергәләп куянга булышабызмы?

Балалар: Әйе.

(Балалар, куян белән юлга чыгалар. Светофор янына килеп чыгалар. )

Тәрбияче: Балалар, нәрсә бу?

Балалар: Светофор!

Тәрбияче: Әйе, светофор – машиналарга, жәяүлеләргә юл күрсәтүче. Балалар, игътибар итегез әле, светофорның нинди төсләре бар?

Балалар: Кызыл, сары, яшел.

Тәрбияче: Балалар, безнең светофорның бер дә кәефе юк. Әйдәгез, балалар, “Светофорның төсләрен урнаштыр” дигән уен уйнап алыйк. (Дидактик уен уйнау: балаларга светофор макеты бирелә, кызыл, сары, яшел түгәрәкләр өләшенә. Балалар светофорның макетена төсләрне дөрес итеп урнаштырала. )

Тәрбияче: Рәхмәт сезгә. Менә безнең светофорның да күңеле күтәрелдеп китте.

Куянкай, безнең балалар светофор турында шигырь дә беләләр.

 

Беренче бала:

Урамны күзәтеп,
Ваемсызны кисәтеп,
Чатта тора светофор.
Тәрбияче: Балалар, ул өч төс нәрсә аңлата соң?
Икенче бала: Янып тора өч күз,

Күреп тора ич безне.

Әйтеп тора өч сүзне:

– Кузгалма! – ди – кызыл күз.

– Сабыр! – ди- сары күз.

– Ярый, – ди – яшел күз.

Тәрбияче: Әйе, балалар, бик дөрес. Яшел төс янганда, машиналар туктый,

димәк, юл аша үтәргә мөмкин, ләкин юл аша чыкканда игътибарлы

булырга кирәк, як-ягына каранып чыгарга.

Тәрбияче: Балалар, ә кызыл төс янгында, юл аша чыгарга мөмкинме?

Балалар: Юк!

Тәрбияче: Әйе, балалар, ярамый, кызыл төс иътибарлыкны сорый, шуны да

истә калдырырга кирәк: машина йөри торган юлда яки юл кырыенда беркайчан да уйнарга ярамый!

Куян: Рәхмәт сезгә, балалар, мин хәзер юл аша чыга беләм. Мин сезгә

рәхмәт йөзеннән менә бу һава шарларын бүләк итәсем килә.

Балалар: Куян, безнең дә сиңа бүләгебез бар.

(Куянга кишер бирәләр. )

Тәрбияче: Булдырдыгыз.

 

Татарстан Республикасы

Тукай муниципаль районы

Теләнче Тамак авылы

“АКЧӘЧӘК” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ВАЛИЕВА ГӨЛШАТ ӘСХӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий