Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Кошларга ярдəм итү»

14-5 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

Балаларның бездə  кышлаучы кошлар турындагы белемнəрен киңəйтү һəм ныгыту.

Балаларда шəфкатьлелек, миһербанлык хислəре тəрбиялəү.

Балаларның логик фикер йөртү сəлəтен, хəтерен үстерү.

Дəрестə матур əдəбият əсəрлəрен киң куллану.

 

 

Сүзлек: Урман чынчыгы (свирестель), кычыткан, тигəнəк, ат кузгалагы, җитен, бака яфрагы.

 

Материал: Кош рəсемнəре,  Р.Вəлиева «Кошкайларны сыйлыйбыз»,  Х.Гардинов, «Килегез, кил, кошкайлар», халык авыз иҗаты əсəрлəре: такмаклар.

 

 

Дəрес барышы.

 Мольберта кош рəсемнəре. Балалар кошларны карыйлар. Исемнəрен атыйлар.

-Песнəк, кызылтүш, күгəрчен, карга, чыпчык, саескан, урман чыпчыгы, тукран. Балалар, сез ничек уйлыйсыз, ни өчен кошларны  бер төркемгə берлəштергəннəр?

– Алар бездə кышлаучы кошлар.

– Балалар, сез  кошларны яратасызмы?

– Əйе.

– Ни өчен?

– Алар сайрыйлар. Файда китерəлəр.

-Нинди файда китерəлəр?

-Агачларның бөҗəклəрен ашыйлар.

– Кошлар тагын нəрсə белəн тукланалар.

– Төрле орлыклар белəн.

– Дөрес, балалар! Алар төрле үлəн орлыклары белəн тукланалар.

Мəсəлəн, кычыткан, алабата, тигəнəк, ат кузгалагы һəм башкалар. Ə авыл һəм шəһəр  җирендə яшəүче кошлар төрле ярмалар, ипи вылчыклары белəн  тукланалар.

 

Физминутка.

 

– Менə җəйлəр үтə, көзлəр җитə. Кошларның күбесе җылы якларга китəлəр. Ə ни өчен китəлəр алар?

– Көннəр салкыная, ашарга аз кала.

– Нишлəп аз кала?

-Бөҗəклəрнең күбесе үлə, алар үлəн, яфрак ояларында кала. Үлəннəр корый.

– Балалар, сез ничек уйлыйсыз, кошларның туган иллəрен ташлап китəселəре килəме?

–   Юк…

Балалар без сезнең белəн нинди шигырь укыган идек əле,  кошлар китүе турында.

– Гасыйм Лотфи «Торналар».

– Ə менə кошларның кайберлəре кыш көне дə безнең  якларда кала.

– Балалар, сез ничек уйлыйсыз, аларга кыш көне җиңелме?

– Юк. Чөнки аларның ашарларына аз.

– Бик дөрес, балалар.

– Шуңа күрə без аларга ярдəм итəргə тиеш.

– Аларга ничек ярдəм итеп була соң?

– Җимлеклəр элəргə кирəк.

– Җимлеккə ашарларына куярга кирəк.

– Балалар, песнəклəр, урман чыпчыклары балан һəм милəш җимешлəрен бик яратып ашыйлар. Кыш көне песнəклəргə чи итнең  маен элеп куярга  була. Алар шуны чукыйлар.

Кошлар карбыз, кавын, кабак төшлəрен яратып ашыйлар. Аларны кышка əзерлəп калдырсаң яхшы була. Күгəрченнəр көнбагыш төшен ярата. Урмага чыкканда ипи валчыкларын, тары ярмасын да онытмаска кирəк. Бу чыпчыкларның яраткан ризыгы.

 

Нəтиҗə ясау.

 

  Шулай итеп, без кыш көне кошларга яшəргə булышабыз.

 

Физминутка.

 Ə хəзер Резеда Вәлиеваның «Кошкайларны сыйлыйбыз» дигəн шигырен тыңлап китəбез.

Тышта шундый суытты,

Курыккан кебек суыктан

Тынып калды урамнар,

Тынды хəтта буран да.

 

Җем-җем итə агачлар,

Ап-ак бəскə төренгəн.

Тукта, тук, соң анда,

Нинди шарлар күренə.

 

Əй, минем кынчыкларым,

Əй, минем чыпчыкларым,

Алар шулай туңганнар,

Нəкъ шар кебек булганнар…

 

Тиз-тиз генə киенəм,

Үзем эчтəн көянəм.

Моңарчы белмəгəнмен…

Менə инде  килегез,

Безнең эшне күрегез:

Бакча саен ашханə,

Кошкайлар рəхəтлəнə!

 

Сораулар.

1. Чыпчыклар ни өчен шар кебек булганнар?

2. Балалар  кошларны ничек сыйлыйлар.

 

Ə хəзер, балалар, əдəгез əле,  кошкайларны ашарга чакырыйк.

(Балалар чиратланып сөйлилəр).

 

1. Чыпчык, чыпчык – чык-чырык!

Җим  сиптем, кил тиз очып!

 

2. Песнəк, песнəк, кил тизрəк

Җим сибəм  сиңа əзрəк!

 

3. Чəүкə, чəүкə, кил чəүкə,-

Җим бирəм бер тəлинкə!

 

4. Күгəрченем гөр-гөр-гөр-

Җим сиптем, менə күр, күр!

 

5. Карга, карга, син кара,

Кабып кал, азык барда!

 

6. Саескан – ала канат,

Җим сибəм кабат-кабат!

 

Бергə:

Килегез, кил, кошкайлар,

Сез бит безнең дускайлар.

Бакчабызга куныгыз,

Көндə кунак булыгыз. (Хəлəф Гардинев)

 

Такмаклар  (кошлар турында)

 

Дəресне йомгаклау.

Татарстан Республикасы

Актаныш муниципаль районы

 “2 нче санлы “РОМАШКА” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

МӘЗНӘВИЕВА МИЛӘҮШӘ РОБЕРТ КЫЗЫ

ОХШАШ МӘКАЛӘЛӘР:

Конспект: «Кошлар – безнең дусларыбыз!»

Кошлар турында шигырьләр – 1 

Кошлар турында шигырьләр – 2

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий