Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “2 саны турындагы белемнәрен ныгыту. Кыска, озын. Овал (геометрик “фигуралар арасыннан табу)”

1Уртанчылар төркеме

 

 Максат:

–         икеле саны турында белемнәрен ныгыту,

–         санны предмет саны белән чагыштыру,

–         балаларда озынлык һәм аларны үлчәү турында күзаллаулар формалаштыру,

–         геометрик фигуралар турында күзаллауларын үстерү,

–         овалның торле зурлыкта була алуын аңлату,

–          мөстәкыйльлек тәрбияләү.

 

Җиһазлау: эш дәфтәрләре, төсле карандашлар, таратма материал, “Серле капчык”, төсле тартмалар, Спанч Боб (мультфильм герое), төсле тасмалар, рәсемнәр.

 

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Хәерле көн, балалар! Менә бүген безгә кунаклар килде. Алар сезнең ничек итеп уеннар уйнаганыгызны карарга килгәннәр. Ә без сезнең белән бүген төрле-төрле уеннар уйнарбыз.

(Спанч Боб мультфильмнан музыка яңгырый).

Тәрбияче: Балалар, нинди музыка ишеттегез сез?

Балалар: Спач Боб мультфильмнан Губка Боб җыры.

Тәрбияче: Әйе, балалар.

(Сюрприз моменты. Спанч Боб керә, кулында “Серле капчык”).

Тәрбияче: Балалар, Губка Боб безгә уеннар алып килгән. Димәк аның безнең белән уйныйсы килгән. Әйдәгез, карап китик әле нинди уеннар икән.

(Тәрбияче капчыктан тартмалар ала).

 

1.      Уен. “Табышмакка җавап”.

Тәрбияче: Балалар, монда табышмаклар язылган, әйдәгез әле аларның җавапларын табыйк әле?

 

Кигән ап-ак эшләпә

Төшереп кашына ук,

Эшләпәсен салдырсаң,

Каш түгел, башы да юк.  (Гөмбә).

 

Кош түгел – оча,

Ябалактан курка,

Чикләвекне бик ярата,

Сызгырса, урманны яәгырата.  (Тиен)

 

Тәрбияче: Дөрес, балалар. Без табышмакларга җавапларны таптык. Менә аларның рәсемнәре.

 

(Тактада эш)

Тәрбияче: Алинә, әйдә әле, ничә тиен бар?

Бала: Ике тиен бар.

Тәрбияче: Ә хәзер гөмбәләрне саныйбыз.

Бала: Ике гөмбә бар.

( Дәфтәрдә эш)

 

2.      Уен “Сана һәм буя”.

Тәрбияче: Бу уенда без сул якта ничәле санын күрәбез, шуның кадәр яфрак һәм карбызны буярга тиеш булабыз. (Тактада ике бала эшләп күрсәтә).

-Ә  хәзер шушы эшне дәфтәрләрдә эшләп китик.

(Балалар эше).

Тәрбияче: Ничә яфрак буядыгыз?

Балалар: Ике.

Тәрбияче: Ничә карбыз буядыгыз?

Балалар: Ике.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, барыгыз да дөрес эшләдегез. Ә хәзер сезнең белән ял итеп алабыз.

 

3.      Ял минуты.

Бергәләшеп җыйналып,

Без барабыз урманга.

Хәерле юл теләп безгә,

Күктә кояш елмая.

 

Канатларын җилпи-җилпи,

Күбәләкләр очалар.

Ак каенның төбеннән,

Без гөмбәләр эзләдек.

Агач башында уйнаган,

Тиеннәрне күзләдек.

 

4.      Уен “Нинди тасма озын, нинди тасма кыска”.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, тартмада ике төрле тасма бар. Без аларның кайсы озын, кайсы кыска икәнен чагыштырып карарга тиеш. Әйдәгез әле, такта янына чыгыгыз әле. (Ике бала чыгып тасманың озынлыгын чагыштырып карыйлар).

Тәрбияче: Әйе, балалар, яшел тасма кызыл тасмага караганда озынрак. Хәзер әйдәгез әле, тасмаларны урап карыйк, кайсысы тизрәк уралып бетәр икән?

Балалар: Кызыл тасма тизрәк уралып бетте, чөнки ул кыска.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, кызыл тасма тизрәк уралды, чөнки ул кыска. Ә яшел тасма озын булгач озаграк уралды.

Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, рәсемгә карыйбыз. Монда балалар кулында тасмалар бар. Кайсы малай кулында озын тасма? Кайсысында кыска?

Балалар:

Тәрбияче: Хәзер дәфтәрләрдә озын тасманы зәнгәргә, кыска тасманы кызыл төскә буыйбыз. (Дәфтәрләрдә эш).

 

5.      Уен “Тап һәм буя”.

Тәрбияче: Бу тартмада “Тап һәм буя” дигән уен. Әйдәгез әле, карап үтик. Нинди геометрик фигуралар күрәсез?

Балалар: кечкенә түгәрәк, зур түгәрәк, зур овал, өчпочмак, турыпочмак, шакмак, кечкенә овал, кечкенәрәк овал.

Тәрбияче: Әйе, балалар, барлык геометрик фигураларны да дөрес атадыгыз. Хәзер миңа, сезнең алдагы тартмадан иң зур овалны күрсәтегез? Ул нинди төстә?

Балалар: Зур овал яшел төстә.

Тәрбияче: Ә хәзер кечкенәрәк овалны күрсәтегез? Ул нинди төстә?

Балалар: Кечкенәрәк овал зәнгәр төстә.

Тәрбияче: Иң кечкенә овалны күрсәтегез? Ул нинди төстә?

Балалар: Иң кечкенә овал кызыл төстә.

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер зур овалны яшел төскә, кечкенәрәген зәнгәргә, иң кечкенәсен кызылга буыйбыз. (Дәфтәрдә балалар эше).

 

Йомгаклау.

Тәрбияче: Балалар, сез бүген бик тырышып эшләдегез, Губка Боб алып килгән уеннарны дөрес итеп үтәдегез. Балалар, әйтегез әле, без нинди уеннар уйнадык?

Балалар: Табышмакларның җавапларын таптык, тиеннәрне санадык, ике яфрак, ике карбыз  буядык, тасмаларның озынлыгын чагыштырдык һәм буядык, геометрик фигуралар арасыннан оваллларны таптык.

Тәрбияче: Әйдәгез Спанч Бобка рәхмәт әйтик, кунакка тагын чакырып саубуллашыйк.

 

Татарстан Республикасы

Мамадыш шәһәре

 “4 нче санлы “ӘКИЯТ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

КАЮМОВА РУЗИЛӘ МИННЕВАКИФ КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий