Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Бүлмә гөлләре”

геран4-5 яшьлек балалар өчен

Программа эшчәнлеге:

– бүлмә гөле турында төшенчә бирү (яфрагы, тамыры, чәчәге, сабагы).

– яран гөле турында мәгълүмат бирү.

– тәҗрибә аша балаларның белемнәрен ныгыту.

– бүлмә гөлләренә карата соклану хисе, сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү.

 

Метод hәм алымнар:

–      Гөлнең төзелешен өйрәнү.

–      Сюрприз момент (Белмәмеш керә).

–      Белмәмеш белән әңгәмә.

–      Ш.Галиевнең “Гөлләр сусап утыра” шигырен уку (Гөлбакча, 41 бит).

–      Сорау-җавап.

–      Физминут “Күрсәт әле, үскәнем”.

–      Тәҗрибә үткәрү.

–      Балалар белән шөгыльдә өйрәнгәннәрне ныгыту.

–      Йомгаклау.

Дидактика белән тәэмин итү:

–      Табышмак, шигырь, яран гөл, миләүшә, ләйке, су, чүпрәк, уен “Күрсәт әле, үскәнем”, Белмәмеш, рәсемнәр.

Сүз запасы: яран гөл, сабак, яфрак, чәчәк, якты, караңгы.

Алдан эшләнгән эш:

–      Бүлмәдә үскән гөлләрне күзәтү.

–      Җыр тыңлау “Гөлләр” Н.Фатыхова- Н.Измайлова.

Максат: Балаларга бүлмә гөлләре өчен кирәкле шартлар тудыру турында мәгълүмат бирү, аларга яктылык, ашлау, җылылык, hава кирәклекне аңлату. Бүлмә гөлләренең дә тере икәнлекләрен күзаллау. Гөлләр үстерүгә кызыксыну hәм теләк уяту.

 

Дәрес барышы:

Тәрбияче: Балалар, менә безнең алдыбызда бүлмә гөлләре. Алар нинди күп, матурлар. Безнең бүлмәбезне бизәп, ямь биреп торалар. Әйдәгез, балалар шушы матур гөлләр арасыннан берсен сайлап алабыз. (Балалар гөлләр арасыннан яран гөлен күрсәтәләр).

Тәрбияче: Әйе, балалар, мин дә яран гөленә (герань) карап тора идем. Әйдәгез карыйк, нинди безнең гөлебез? Аларга карата матур сүзләр әйтик.

Эмилия: Гөлләр матур.

Булат: Чәчәге бар, ул кызыл төстә.

Самира: Яфраклары  яшел төстә.

Тәрбияче: Әйе, балалар. Әйдәгез, хәзер гөлләребезнең төзелешен карап китик. Гөлләрнең, балалар, тамыры, сабагы, яфраклары, билгеле бер вакытта ата торган чәчәкләре була. Гөлләр, балалар, үзләрен яратканны сизәләр. Алар белән сөйләшергә кирәк.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, гөлнең туфрагын (җирен) карыйк.

(Балалар бармаклары белән гөлнең төбен тотып карыйлар. Гөлнең төбе коры.)

Тәрбияче: Күрдегезме, балалар, гөлнең төбе коры. Гөлгә су сибелмәгән.

Тәрбияче: Табышмак әйтәм балалар тыңлагыз әле:

Исе юк, төсе юк,

Аннан башка тормыш юк.

Тәрбияче: Балалар, кайсыгыз белә, нәрсә ул?

Балалар: Су.

Тәрбияче: Әйе, дөрес, су. Балалар, гөлгә дә су сибәргә кирәк. Ә ни өчен су сибәргә кирәк? Сусыз, балалар, гөлләр үсми. Гөлләрнең авызы да, башы да юк. Үсемлек тамырлары белән җирдән су ала hәм дым сабак буенча яфракларга бара hәм ул үсеп китә.

Гөлләргә су сипкәндә, балалар, ләйке борынын гөл савытына тияр-тимәс тотарга кирәк. Суны туфракка сибәбез, ә сабагына hәм яфракларына тидермәскә кирәк.

Тәрбияче: Камилә, Замир, килегез әле, бергәләп гөлгә су сибеп карыйбыз.

(Камилә белән Замир гөлгә су сибә).

Тәрбияче: Балалар, гөлгә су сибү генә җитми, аның яфракларының тузаннарын да сөртергә кирәк. Ул бит яфраклары белән сулый. Ә менә яфракларын сөртү өчен башта яфракларын учка куябыз hәм дымлы чүпрәк белән сөртәбез.

(Башта тәрбияче сөртеп күрсәтә)

Тәрбияче: Күрдегезме, балалар, гөлнең яфрагы чистарды. Әйдә, хәзер Мансур сөртеп күрсәтсен әле. (Мансур яфрак тузанын сөртә).

 

Ишек шакыйлар.

Тәрбияче: Балалар, кемдер килде. Ишек шакыйлар. Кем килде икән, карыйк әле.

(Белмәмеш керә)

Белмәмеш: Исәнмесез, балалар. Мин сезнең гөлләр турында өйрәнгәнегезне ишеттем hәм сезгә бүләккә гөлләр алып килдем. Таныйсызмы, балалар, сез бу гөлне?

Балалар: Яран гөл.

Белмәмеш: Менә, карагыз әле бу гөлгә, ул нинди матур. Әнә ничек үсеп киткән.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле бу гөлгә, яхшымы соң? Аңа нәрсә җитми?

Балалар: Гөлгә су сибәргә кирәк.

Тәрбияче: Әйе, балалар, гөлгә су сибәргә кирәк. Балалар, әйтегез әле гөлләр ничек су эчәләр?

Балалар: Тамырлары аша суны эчәләр.

Тәрбияче: Әйе, балалар, гөлләр суны тамырлары аша эчәләр. Хәзер мин сезгә шигырь укып китәм, тыңлагыз. Белмәмеш син дә тыңла.

Гөлләр сусап утыра.

Сулы савыт янында

Гөлләр сусап утыра.

Кулы юк шул, эчәлми

Суны, сузылып кына…        (Ш.Галиев)

 

Белмәмеш: Балалар, сез гөлләр су эчә дип әйтәсез. Аның авызы кая соң?

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, гөлләр ничек су эчәләр?

Балалар: Гөлләр суны тамырлары аша эчәләр.

Тәрбияче: Әйе дөрес, балалар. Әйдәгез, без аларга су сибәбез.

Белмәмеш: Менә монда чиләктә су бар. Алып килимме?

Тәрбияче: Балалар, гөлгә су сипкәнче башта нишләргә кирәк?

Балалар: Суны тотып карыйбыз, ул җылымы яки салкынмы?

Тәрбияче: Гөлләргә, балалар,салкын су да, җылы су да сипмибез. Гөлләргә бүлмә җылылыгындагы суны сибәргә кирәк.

 

(Балалар гөлгә су сибәләр)

Тәрбияче: Балалар, гөлгә су сиптек. Карыйк әле бергәләп, бу гөлгә барыбер нәрсәдер җитми? Гөлгә нәрсә булган?

Балалар: Аның яфраклары буялган, тузанлы.

Белмәмеш: Яфраклары тузанлы булса, нәрсә була? Ул бит суламый, аның авызы да , борыны да юк.

Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, гөлләргә яхшы булсын өчен нишләргә кирәк?

Балалар: Гөлнең тузанын сөртергә кирәк.

Тәрбияче: Әйе,балалар, гөлләрнең яфраклары чиста булырга тиеш. Без борын белән суласак, гөлләр яфрак аша сулыйлар.

Белмәмеш: Менә сезгә кайнар сулы савыт, мунчала, сабын, сөлге бирәм, гөлләрне юыгыз.

Тәрбияче: Балалар, гөлләрне ничек юабыз?

Балалар: Яфрагын учка куеп, дымлы чүпрәк белән сөртәбез.

Тәрбияче: Әйе,балалар, дөрес. Әйдә, Марат, Фаил, Энҗе безгә гөлнең яфракларының тузанын сөртеп күрсәтсеннәр әле.

Тәрбияче: Балалар, гөл сезгә рәхмәт әйтә.

Әйдәгез, балалар, арыдык бераз ял итеп алыйк. Белмәмеш, әйдә, син дә безнең белән.

 

                        “Күрсәт әле, үскәнем”

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек гөлләр үсәләр?

Күрсәт әле, үскәнем,

Гөлгә ничек су сибәләр?

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек тузан сөртәләр?

Күрсәт әле, үскәнем,

Гөлләр ничек шатлана?

(Балалар хәрәкәтләрне күрсәтәләр hәм әлеге шигырь –такмакны әйтәләр).

 

Белмәмеш: Балалар, карагыз әле, бу гөлне дә мин сезгә алып килдем. Бу гөл “Ночная фиалка” дип атала. Ә татар телендәге исемен белмим. Балалар, бәлки сез беләсездер? Шуның өчен мин аны караңгы урынга куйдым. Ул караңгы урынны бик тә ярата.

Тәрбияче: Бу гөлнең исеме “Төнге миләүшә” чәчәге. Ул урманда үсә. Бу гөл турында, балалар, без сезнең белән киләчәктә күбрәк өйрәнербез әле.

Тәрбияче: Балалар, бу гөлне кайда куйсак, дөрес булыр икән?

Балалар: Гөлне тәрәзә төбенә, яктыга куярга кирәк.

Тәрбияче: Әйе, балалар, гөлләр яктылык, җылылык hәм кояшны бик яраталар. Шуның өчен аларны тәрәзә төбендә үстерәләр. Гөлнең исеменә карап аны караңгы почмакта үстерергә ярамый.

Тәрбияче: Аңладыңмы, Белмәмеш? Балалар, аңладыгызмы?

Белмәмеш: Рәхмәт, тәрбияче апа. Рәхмәт, балалар. Мин барысын да аңладым.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, Белмәмешкә үз белемнәребезне күрсәтик әле.

Тәрбияче: Гөлнең яфраклары нинди төстә?

Балалар: Яшел төстә.

Тәрбияче: Чәчәге нинди төстә?

Балалар: Чәчәге кызыл төстә.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, яфрагы нинди формада?

 

(Өстәлдә төрле төсләрдә квадрат, түгәрәк, өчпочмак ята).

Тәрбияче: Менә өстәлдә геометрик фигуралар ята. Белмәмеш, өстәлдән гөл яфрагына охшаган геометрик фигураны табып алып кил әле.

(Белмәмеш кызыл квадрат алып килә).

Тәрбияче: Балалар, Белмәмеш дөрес алып килдеме?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Балалар, дөрес геометрик фигура кайсысы иде?

Балалар: Яшел төстәге квадрат.

Тәрбияче: Әйе,балалар, дөрес. Белмәмеш, күрдеңме, безнең балаларның белемнәре нинди күп.

Белмәмеш: Бик зур рәхмәт сезгә. Мин күп белемнәр алдым. Гөлләргә су сибәргә, тузаннарын сөртергә өйрәндем. Мин дә өйгә кайтып, сезнең кебек гөлләрне тәрбияли башлыйм. Сау булыгыз.

Тәрбияче: Менә, балалар, без дә сезнең белән hәр көнне бүлмәдәге гөлләрне тәрбияләрбез. Сез миңа булышырсыз. Өйгә кайткач та, әниләрегез белән су сибегез, яфракларын чиста тотарга тырышыгыз.

Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, искә төшереп китик әле. Без бүген нәрсәләр эшләдек?

Балалар: Гөлләргә су сиптек. Гөлләрне юдык, тузаннарын сөрттек.

Тәрбияче: Гөлләр матур үссен өчен без нишләргә тиеш?

Балалар: Гөлләргә су сибәргә кирәк. Яфракларын чиста тотарга.

Тәрбияче: Бүлмә гөлләре безгә ни өчен кирәк?

Балалар: Безнең бүлмәбез матур булсын өчен.

Тәрбияче: Балалар, Белмәмеш гөлләр тәрбияли беләме?

Балалар: Юк. Ул аларга су да сипми, тузаннарын да сөртми.

Тәрбияче: Без Белмәмешне гөлләр тәрбияләргә өйрәткәнбездер дип уйлыйм. Хәзер инде ул гөлләргә су сибәргә дә, тузаннарын сөртергә дә онытмас.

Шулай бит, балалар?

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“402 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ХӘСӘНОВА РАНИЯ ИЛСУР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий