Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Язгы матурлык”

язЗурлар төркеме балалары өчен шөгыль конспекты

 

Максат: табигатьнең матурлыгына соклану хисләре тәрбияләү; балаларның язгы табигатьтә булган үзгәрешләр турында күзаллауларын үстерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү, сүзлек запасын арттыру.

Җиһазлау: компьютер (ноутбук), мультимедийный проектр, язгы күренешләр һәм кояш рәсемнәре, язгы күренешләр ясалган схема, магнитофон язмасында көй, ватман, гуашь.

 

Шөгыль барышы:

1. Оештыру өлеше.

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!

 Балалар. Исәнмесез.

Тәрбияче. Ничек хәлләрегез?

 Балалар. Яхшы, рәхмәт.

 Тәрбияче. Мин бик шат. Кәефләрегез яхшымы? Әйдәгез, бер-беребезгә карыйк та, елмаек.

 

2. Яңа материал өстендә эш.

– Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бөек татар шагыйре Габдулла Тукай язган шигырь-табышмакны әйтеп китәм. Ул нинди ел фасылы турында язган икән.

Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде,

Елап елгалар, яшьләр түгелде.

Көннәр озая, төннәр кыскара

Бу кайсы вакыт. Я, әйтеп кара?

 Балалар. Яз.

Тәрбияче. Әйе, дөрес, балалар. Бу – яз. Тәрәзәгә карагыз әле. Безнең тирә-ягыбызда яз. Яз килгәч табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

 Балалар. Кар эри, гөрләвекләр ага. Агачлар яфрак яралар, чәчәк аталар, кошлар кайталар.

Тәрбияче: Әйе, дөрес. Ә менә язгы табигатьнең тагын нинди билгеләрен беләсез?

Балалар: Кояш җылыта. Тамчы тама. Яңгырлар ява. Көннәр озая, төннәр кыскара.

Тәрбияче. Ә хәзер күзләрегезне йомыгыз да, тыңлагыз әле.(Магнитофонда көй яңгырый. Тәрбияче шул арада балалар каршына яз күренешләрен сурәтләнгән рәсемнәр элә, яисә экранда күрсәтә)

Күзләрегезне ачыгыз. (Рәсемнәр белән эш) Балалар, язгы кояш нинди?

Балалар. Сары, түгәрәк, җылы, ягымлы.

Тәрбияче. Ә кояш җылыткач, агачларда нәрсәләр барлыкка килә.

Балалар. Яшел яфраклар.

Тәрбияче. Ә җир нәрсә белән каплана?

 Балалар. Җир яшел үлән белән каплана, чәчәкләр үсә.

 Тәрбияче. Дөрес, балалар. Шулай ук җылы яктан кошлар кайталар. Әйдәгез, ял итеп алабыз.

 

Физкультминутка “Яз килде”

 Киң итеп җәеп колач (кулларны як-якка җәяләр)

Килде яз, килде яз. (кул чабу хәрәкәтләре)

Елмаеп тора кояш ( кулларны өскә күтәрәләр)

Көн аяз, көн аяз. (кул чабу хәрәкәтләре)

Кыш буе яткан карлар

Эределәр, эределәр. (иелеп күрсәтү)

Сыерчыклар, тургайлар

Килделәр, килделәр. (очу хәрәкәтләре)

 

“Нәрсә артык” уены.

 Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, экрандагы кояшны болытлар каплаган. Ул бик моңсу, ни өчен икән? Хәзер беләбез. (Схема белән эш, эшчәнлекне интерактив тактада оештырырга була) Менә бу язгы табигать күренешләре сурәтләнгән рәсемнәр арасында берсе артык икән. Игътибар белән карыйк әле. Кояш җылыта, яңгыр ява, җылы җил исә, агачлар бөре чыгара, көннәр озая, төннәр кыскара, кар ява. Ә экрандагы кояшка һаман моңсу. Балалар, уйлагыз әле, кайсысы артык?

 Балалар. Яз көне кар яумый. Ул рәсем артык.

 Тәрбияче. Булдырдыгыз балалар. Карагыз әле, болытлар таралган, кояш ничек елмая, сезгә рәхмәт әйтә.(Елмайган кояш күрсәтү) Балалар , ә хәзер сез рәсемнәр һәм схема буенча язның билгеләрен сөйләп бирегез әле. (Билгеләр кабатлана һәм ныгытыла)

 

Уен “Киресенчә әйт”

 Тәрбияче. Әйтегез әле, балалар, яз белән кыш бер-берсенә охшаганнармы?

 Балалар. Юк.

Тәрбияче. Мин башлыйм, ә сез киресенчә әйтегез.

Кышын көннәр салкын, ә язын …. (җылы)

Кышын җир өстендә кар, ә язын… (үлән, чирәм)

Кышын кояш аста, ә язын … (өстә)

Кыш көне кар ява, ә яз көне…. (яңгыр)

Бик әйбәт. Молодцы.

 

Яз җиткәч, без тирә-юньне ямьләндерер өчен нәрсәләр эшлибез.

Балалар. Чәчәкләр, яшелчәләр, агачлар утыртабыз.

 Тәрбияче. Әйе шул, без яз җиткәч, агачлар һәм көзен җыеп алыр өчен яшелчәләр утыртабыз.

Яз көне бик күңелле. Балалар уйнарга яраталар. Ягез әле, без дә “Карусель” уенын уйнап алыйк. (Балалар түгәрәккә басып әйләнәләр)

-Әллә-лә, әллә-лә,

Карусельләр әйләнә.

Аннары борылабыз

Бик кызу йөгерәбез.

(Балалар йөгергәндә, тәрбияче “йөгерделәр, йөгерделәр” дип әйтеп тора)

Ашыкмагыз, ашыкмагыз.

Карусельне туктатыгыз!

Бер – ике, бер – ике,

Менә уен да бетте.

(Соңгы сүзне әйткәндә балалар туктыйлар һәм чүгәлиләр).

 

Тәрбияче. Балалар, килегез әле монда, карагыз әле, бу рәсемдә яз сурәтләнгән булырга тиеш.(Өстәлдә зур ватманда рәсем ясалган) Кояш җылыта, күк йөзе зәңгәр, ләкин нәрсәдер җитми. Әйдәгез, язга булышыйк. Иң беренче кәгазьне йомарлыйбыз. Менә шулай. Аннары әкрен генә гуашка манабыз һәм агачка яфраклар ясыйбыз. (Йомарланган кәгазьне яшел гуашка манып, плакатта яфраклар, үләннәр ясау) . Балалар тиздән кайбер агачлар чәчәк атачаклар, әйдәгез, ак төс белән чәчәкләр ясыйбыз. (Шул ук алым белән ясау)

Булдырдыгыз балалар. Нинди матур рәсем ясадыгыз.

 

Күк йөзеннән бакчаларга

Кояш нур сибә.

Яфрак яра бакчаларда

Шомырт һәм чия.

 

3.Йомгаклау.

Нәрсә ошады сезгә, балалар? Без бүген нәрсәләр турында сөйләштек? Әйтегез әле, чәчәкләрне, агачларны сындырырга ярыймы?

Миңа исә сезнең белән бик ошады. Рәхмәт сезгә, балалар. Ә бу сезгә яздан кечкенә генә бүләкләр, кечкенә кояшлар. Алар сезне җылытып торсыннар (Бүләкләрне тапшыру)

 

Кулланылган әдәбият:

Кашапова М. Ф. Иң гүзәл тел – туган тел: балалар бакчасында сөйләм телен үстерү буенча методик кулланма. – Казан: РИЦ “Школа», 2009.-200 б.

Шаехова Р. К. Региональная прогамма дошкольного образования. Төбәкнең мәктәпкәчә белем бирү программасы.- РИЦ, 2012. – 208 с.

 

Татарстан Республикасы

Аксубай муниципаль районы

шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе

 “БУРАТИНО” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

 татар теле тәрбиячесе

 ЗАҺИДУЛЛИНА АЛСУ ДАМИР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий