Яңа фикерләр:

postheadericon Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте

татарКҮЧЕРҮ – Халык авыз иҗаты әсәрләренең сөйләм телен үстерүдәге әһәмияте презентациясе

 

Туган илем, туган телем…Үз илем, үз телем… Бүгенге көндә кызганычка каршы үз илендә яшәп тә, үз ана телендә сөйләшә алмаган (әллә теләмәгән?) милләттәшләребезне еш очратырга туры килә. Ә киләчәктә нинди язмыш көтә телебезне? Бөек Тукай теле үзенең бөеклеген саклап калырмы, киләчәк буын гореф-гадәтләребезне, йола-бәйрәмнәребезне югалтмасмы, газиз туган телдә балаларыбыз, оныкларыбыз сөйләшер, аралашырмы?

Балага телне ана бирә. “Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел”, “Иң татлы тел – туган тел, анам сөйләп торган тел”, – дип юкка гына әйтми халык. Ә бүгенге көн әниләренең “сөйләп торган теле” татлымы соң?

 

Туган тел – рухи байлыгыбыз сандыгына ачкыч ул. Халкыбызның гасырлар буе яшәп килгән, буыннан-буынга тапшырылган тормыш тәҗрибәсе, гореф-гадәтләрен әхлак кануннарын, йола-бәйрәмнәрен, әдәбият һәм сәнгать әсәрләрен-кыскасы, рухи байлыгыбызны тирәнтен аңлау һәм үзләштерү туган телдән башка мөмкин түгел. Ана телендә тәрбияләнгән бала гына, үз халкының әхлак кануннарын кабул итеп, милләтенә, аның теленә һәм гореф-гадәтләренә чын мәгънәсендә ихтирамлы була ала.

Балалар бакчаларында сөйләм теле үстерүне формалаштыру, камилләштерү балаларга үз туган теленең матурлыгын, кодрәтен аңларга, аны яратырга, халкыбызның рухи һәм иҗади байлыгын, чын тарихы белән кече яшьтән үк тирән кызыксыну уятырга ярдәм итә. Балалар бакчасында үткәрелә торган барлык бәйрәм яки чаралар бәйләнешле сөйләм үстерү бурычларын читләп үтә алмый. Бәйләнешле сөйләм үстерү балалар бакчасында туган телне тирәнтен үзләштерүнең гомуми методы, телгә өйрәтүнең төп принцибы.

Халык авыз иҗаты әсәрләренең тәрбияви әһәмияте аеруча зур. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны халык авыз иҗаты әсәрләре белән тел үстерү чаралары вакытында да, уйнаганда да, теләсә нинди буш вакытта да таныштырырга була. Җанлы һәм тапкыр сүзле мәкаль-әйтемнәр, санамыш, такмак, табышмак, әкиятләр һ.б.ш. балаларда тел матурлыгын тоемлау тәрбиялиләр, танып белү эшчәнлеген, сөйләм телен үстерәләр.

 

Баланың телен ачуда, сөйләмен формалаштыруда бармак уеннары аерым бер урын тота. Әле сөйләм теле ачылмаган бала белән бармак уеннары уйнаганда, сүзләрен өлкәннәр үзләре әйтә бара. Бармак-кул моторикасы үсеше тел ачылуга, сөйләм үсешенә уңай тәэсир ясый. Шуларны искә алып, халык авыз иҗатыннан алынган бармак уеннарын аеруча кечкенәләр төркеме балалары шөгыльләрендә кулланам. Мәсәлән, “Олыга утын ярырга…”, “Бу бармак бабай…”, “Баш бармак бау ишә…” , “Песием, песием, прес!”, “Карга килде казан асты…”. Бармак уеннарын кечкенәләр белән өйрәнү дәресләрне җанландыра, дәресләргә кызыксыну уята, балаларның теле ачылуга ярдәм итә.

Рисунок3

Мин үз эшемдә кечкенәләр төркеме балалары белән шулай ук юаткычлар эндәшләр, мавыктыргычлар, бишек җырлары кебек халык авыз иҗаты әсәрләре дә кулланам. “Әти, әти, әттәти…”, “Карга әйтә кар, кар…”. Эчтәлеге белән алар балаларның төрле хәрәкәтләр ясавын: кул чабу, баш селкетү, аяк басу, яулык болгау, баштан сыйпау һ.б.- күздә тоталар, кечкенә балаларның хәрәкәт итү ихтыяҗына туры килгән бу әсәрләр рифмалашкан авазларны сиземләү, телнең байлыгын һәм матурлыгын тану да тәрбияли.

 

Халык авыз иҗатының җыр һәм такмаклары да сөйләм телен үстерүнең аерылгысыз өлеше булып тора. Урта һәм зурлар төркемнәрендә аларны актив кулланам. Бу эштә миңа “Мәгариф” нәшрияты чыгарган “Җырлап биеп уйныйбыз” дигән компакт дисклардан торган аудиоязма фонограммалары җыентыгы зур ярдәмгә килә. “Куш кулым”, “Шома бас”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Кәрия-Зәкәрия” җырлы –биюле уеннарын балалар бик яратып башкаралар.

 

Телнең нечкәлекләрен, тирәнлеген өйрәнүдә табышмакларның әһәмияте ис-киткеч зур. Сөйләм телен үстерү шөгыльләрендә табышмаклардан файдалануны аеруча уңышлы дип табам. Табышмакларны урта һәм зурлар төремнәрендә эшләгәндә киң кулланам. Мин үземнең эш дәверендә балаларга әзер табышмаклар гына биреп калмыйм, ә бәлки алар белән берлектә яңа табышмаклар да уйлап чыгарырга тырышам. Бу эш алымы баланың сөйләм телен дә, уйлау сәләтен дә камилләштерә. Бер дәрестә без балалар белән, мәсәлән, предметның 1-2 сыйфаты (төсе, формасы) буенча, ә башка дәресләрдә инде күбрәк сыйфатларын кулланып табышмаклар уйлап чыгарабыз. Аларны язып барабыз һәм берникадәр вакыттан соң да бу табышмакларга кире кайтып, балалар бер-берсенә әйтеп җавапларын табалар. Бу алымны ел буена һәр теманы узганда да кулланам (ел фасыллары, яшелчәләр, җәнлекләр, савыт-сабалар һ.б.ш.).

 

Мәкаль һәм әйтемнәрне зурлар, мәктәпкә хәзерлек төркемнәре балаларының сөйләм телләрен камилләштерүдә куллану минем өчен уңай нәтиҗәләр бирә.

 

Халык авыз иҗаты әсәрләреннән баларга иң якын һәм алар ярата торганы – әки-ятләр. Халык әкиятләре – сөйләм телен үстерүдә бай материал булып исәпләнә. Хәрәкәтләрнең, герой сүзләренең билгеле бер тәртиптә кабатланып килүе балаларны әсәрләр белән танышу процессын җанлы һәм кызыклы итеп алып барырга ярдәм итә. Мәсәлән, “Тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар…”, “Баралар, баралар, ниһаять, барып җитәләр…” һ.б.ш. Мондый кабатланулар балаларның телен шомартырга, әкиятнең өзекләрен үзлектән сөйләргә теләү теләге уятырга ярдәм итә. Әкиятләрне сөйләм телен үстерү барышында төрлечә кулланам. Башта аудиоязмаларда тыңлыйбыз, булганнарын интерактив тактада карыйбыз, сәхнәләштерәбез. Балалар әкиятләрне яхшы үзләштергәч, аерым өзекләрен хәтердән сөйлиләр, шулай ук “Бу нинди әкияттән?” уенын кулланам. Мәсәлән, интерактив тактада әкияттән сюжет, өзек куям, бала әкиятнең исемен әйтә, өзекне сөйли. Шушы ук алымны әкият геройларына карата да кулланам. Балалар герой, персонажларның характерын, үз-үзен ничек тотышын сөйли, нинди әкияттән икәнлеген әйтә. Еш кына алар үзләре дә әкиятләрне үзләренчә дәвам итә яки яңа әкиятләр иҗат итә алалар. Балалар иҗатын һәрвакыт хупларга, иҗатларын һәрьяклап үстерүдә ярдәм итәргә кирәк. Бу алымнар балаларның сөйләм телләрен үстерүгә зур этәргеч ясый.

Халык уеннарын уйнау, бәйрәмнәр оештыру да тел өйрәнүнең зур чарасы булып тора.

Балалар бакчаларында телдән сөйләм үстерү эшләре программаның барлык бүлекләрендә дә уңышлы сайланган әдәби әсәр һәм халык авыз иҗаты үрнәкләре аша бирелергә тиеш. Балаларны үзләренең фикерләрен, кичереш һәм хисләрен сөйләп бирерлек итеп әдәби телгә өйрәтү аларның һәръяклап үсүләренә дә ярдәм итә. Мәктәпкәчә яшьтәге бала үз сүзләре белән дөрес, ачык, төгәл һәм аңлаешлы итеп сөйләп бирә һәм сүзләрне дөрес аңлап, урынлы итеп оста куллана алганда гына белем үзләштерелгән булып санала.

Тел – кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу коралы. Телдән сөйләмгә өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньны танып-белү, иҗат итү эшләре – барысы да тел ярдәмендә генә тормышка ашырыла.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Идел буе районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге

130 нчы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

югары квалификацион категорияле татар теле тәрбиячесе

АЛИАКБЕРОВА РУФИЯ РӘШИТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий