Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Чәчү вакытында басуга экскурсия»

1317636178_lemken-sapfir-7uaonetime_konkord159_15-6 яшьлек балалар өчен

 

Программа эчтәлеге:

  • Балаларны крестьянның иң мөһим чорын – чәчү вакыты белән таныштыру.
  • Балаларга чәчүгә җирне әзерләү процессын күрсәтү: җир йомшак, кабартылган, аны таптарга ярамый.
  • Тракторист, агроном хезмәте белән таныштыру, аңа мәхәббәт тәрбияләү.

 

Әзерлек эше:

v Әңгәмә (тракторист эше турында).

v Авыл хуҗалыгы машиналары турында открыткалар сериясе белән танышу.

 

Экскурсия барышы:

(Тәрбияче балалар белән әңгәмә үткәрә, элек барган экскурсияне искә төшерә )

– Балалар! Бүген без сезнең белән игенчеләрнең чәчү чәчүләрен карарга килдек. Карагыз эле, нинди зур басу, ул нинди яхшы итеп сөрелгән, тырмалган.

Балалар куллары белән җирне капшап карыйлар, аның йомшак итеп эшкәртелгәнен билгелиләр.

– Балалар! Чәчүчеләр бирегә көзге арыш чәчәргә килгәннәр. Сез беләсез, чәчү көзен һәм язын башкарыла. Көзге арыш, көзге бодай көз көне чәчелә .

 

(Чәчүчеләр янына бару, алар белән әңгәмә).

Маратның әтисе:

– Бу чәчкечләр! Арыш орлыгы менә шушы тартмаларга салына, билгеле ара үткән саен арыш орлыгы җиргә коела, алар җиргә тирәнлеккә кереп баралар. Алар тишелеп яшел уҗым булгач, кар ява. Кар аларны кышкы өшүдән, кышкы салкыннан саклый (Балалар чәчүне күзәтәләр).

– Балалар! Карагыз әле, тракторлар ничек итеп алдан баралар! Алар берничә чәчкеч такканнар. Алар турында без нинди табышмак өйрәнгән идек әле?

Балалар:

– Күәте бар, аңы юк, гәүдәсе бар, җаны юк!

 

Агроном килеп, балалар белән исәнләшә.

– Балалар! Сез чәчү чәчкәнне карарга килгәнсез икән. Менә рәхмәт. Үсеп җиткәч, сез дә чәчү чәчәрсез, механизаторлар булырсыз, абыйларгызга, әтиләрегезгә алмашка килерсез. Аның өчен көчле, белемле булып үсү кирәк.

Менә, карагыз әле, чәчәргә әзерләп куелган арыш бөртекләрен. Алар коры, каты (балалар тотып карыйлар ). Без мөмкин кадәр алардан югары уңыш алырга омтылабыз. Мин – агроном. Агроном уңыш өчен җаваплы. Без башта бу бөртекләрнең тишелешләрен тикшердек. Аннан җирне чәчүгә әзерләдек. Кояш җирне җылыткач, чәчүгә чыктык. Инде чәчү бетеп килә. Үз вакытында белеп утыртмасаң, тишелеш начар була, уңыш та түбән була. Татар халкының мәкале дә: “Чәчү вакытының бер көне елны туйдыра”, – дип әйткәннәр. Шуңа күрә, авыл халкы иртә таңнан тора, тырыша. Ипиләрнең уңуын бөтеннебез көтә.

 

Балалар сору бирәләр, күзәтәләр.

-Әйе, балалар! Сез игенче абыйларыгызның ничек эшләүләрен күзәттегез. Инде уҗымның тишелеп чыгасы, кар астында көзгә кадәр сакланып чыгасы, дым туплыйсы калды. Ул яз җиткәч, йокыдан уяныр, тагы да үсеп китәр.

– Балалар, әйтегез әле, сез бүген ниләр белән таныштыгыз?

(Балаларның җаваплары)

-Сез нинди профессия кешеләре белән таныштыгыз? Алар ниләр эшлиләр? (Аерым –аерым чәчүчеләр, тракторист, агроном профессиясе турында сорала).

Тәрбияче экскурсияне йомгаклап, аларда эшкә карата теләк, теләктәшлек, хезмәттәшлеккә аерым басып ясап әңгәмәне тәмамлый.

 

Татарстан Республикасы

Сарман  муниципаль районы

“Гомуми үсеш төрендәге 1 нче “КОЯШКАЙ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГАРИПОВА ЗӨЛФИЯ ШАКИРҖАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий