Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Айгөл кунакка килгән”

300-654Уртанчылар төркеме балалары белән үткәрелгән комплекслы шөгыль

 

Максат. Балаларны татар халкының милли киеме, фольклоры, көнкүреше белән таныштыру.

Җиһазлау. Милли киемдәге курчак, татар халкының киемнәре һәм тормыш – көнкүреш кирәк-яраклы сүрәтләнгән рәсемнәр. Түбәтәй. Татар көйләре аудиоязмасы. Күлмәк силуэты, буяулар, җилем, пумала.

Сүзлек.Түбәтәй, калфак, чулпы.

 

 

Шөгыль барышы.

Татар халык көе яңгырый.

Тәрбияче өстәлгә татар милли киемдәге курчакны куя. Курчак балалар белән татарча исәнләшә.

Тәрбияче. Балалар. Бүген безгә кунакка курчак килгән. Аның исеме Айгөл.

Курчак. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез!

Тәрбияче. Балалар, Айгөлнең сезнең белән танышасы килә. Сезнең исемнәрегезне беләсе килә. Хәзер ул сезгә сораулар бирә, ә сез игътибар белән тыңлагыз һәм җавап бирерсез.

Курчак. Синең исемен ничек?

Бала. Минем исемем …

Курчак. Син кем?

Бала. Мин кыз (малай).

Тәрбияче. Менә сез таныштыгыз да. Бөтенегез дә исемнәрегезне дөрес һәм матур итеп әйтегез.

Тәрбияче. Айгөл татар кызы. Аның милли киемнәрен карагыз әле. Ул бәбәй итәкле күлмәк кигән. Айгөлнең башында калфак. Чәченә чулпы таккан.Ул ташлар, тәңкәләр, төймәләр белән бизәлгән.

Түбәтәй кәрсәтелә. Бу түбәтәй, ир –атларның баш киеме. Ул алтын җеп белән тегелгән.

 

Дидактик уен “Киемнең исемен дөрес әйт”

 

Тәрбияче. Айгөлнең кигән киемдәге чигелешне карагыз әле. Ул ничек итеп чигелгән?

Балаларга рәсемле китаплар күрсәтү, фикер алышу.

Татар чигүендә без төрле чәчәкләр бизәлешен күрәбез.

Айгөл дә сезгә бик күп күлмәкләр алып килгән, карагыз әле. (Күрсәтә). Ул чәчкәләр белән бизәлгән. Без сезнең белән шушы чәчкәләрне буяу белән буяп куябыз. Нинди төскә буйыйбыз, балалар? (Кызыл).Әйе, дөрес, кызыл. Әйдәгез, пумаларны кулга алып, пумаланы буяуга манчыйбыз да, чәчкәләрне буйый башлыйбыз.

 

Дидактик уен “Бизәкне буя”

 

Балалар төрле чәчәкләрдән бизәк төшерәләр. Эш барышында күзәтеп йөрү, үзенчәлеклене хуплау, иң матур бизәкләрне башкаларга күрсәтеп мактау.

Тәрбияче. Әйдәгез Айгөлгә үзебез ясаган чәчәкле бизәкләрне бүләк итәбез (татар халык көе яңгырый).

Курчак. И, балалар, рәхмәт сезгә, алтын куллар.

Айгөл сезнең белән саубуллаша һәм үзенең әбисенә татар милли ризыгы чәк- чәк белән сыйланырга чакыра.

 

Татарстан Республикасы

Азнакай шәһәре

“Катнаш төрдәге “Аккош”

17 нче санлы балалар бакчасы”

муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

ТӘХАУТДИНОВА ГӨЛНАРА ӘҖВӘТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий