Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Гаилә»

medium_20100322125111526278Уртанчылар төркемендә йомгаклау шөгыле конспекты

 

Бурычлар:

  1. Балаларны гаиләләре турында күзаллауларын киңәйтү.
  2. Балаларның сүзлек запасын баету, фикерләвен, хәтерен үстерү ; музыкаль һәм тембр, ритм, динамик төсмерләрен ишетү- тою сәләтен камилләштерү, үстерү; дөрес итеп тын алу һәм җырлау күнекмәләрен ныгыту, камилләштерү; уеннарда катнашу теләге уяту.
  3. Балаларда эстетик зәвык тәрбияләү, туганлык, хөрмәт, бердәмлек, дуслык хисләре тәрбияләү.

 Интеграль белем бирү өлкәләре: социаль-аралашу, матур әдәбият уку,

иҗади сәнгать, музыка, физик тәрбия.

Ысуллар һәм алымнар: музыкаль әсәр тыңлау, нәфис сүз, күрсәтмә ысул,

әңгәмә, сораулар, биремнәр, өстәмә аңлатмалар, рәсемнәр карау, балалар эше.

Материал: зур өй рәсеме, әтәч, тавык, чеби, каз, каз бәбкәләре, үрдәк, үрдәк бәбкәләре төшкән рәсемнәр, кечкенә һәм зур кыңгыраулар рәсеме, бала саен гаилә төшкән портрет шаблоннары, төсле кәгазьдән эшләнгән өй трафаретлары, гаилә агъзалары фотолары, төсле карандашлар.

Аудиоязмалар: “Рәхмәт, әнием”, “Әтиемә”, “ Релакс өчен көй ”

 

 

 

(Балалар “Рәхмәт, әнием” көенә керәләр)

Р.Ш.: Исәнмесез, балалар!

Б.: Исәнмесез!

Р.Ш.: Балалар, без сезнең белән “Рәхмәт, әнием” көенә кердек. Әни безгә иң кадерле, иң кирәкле кеше. Без әниләребезне бик яратабыз. Безнең бүгенге сөйләшү гаиләбез турында булыр.

(Тактада өй сүрәте куелган, шуңа күрсәтеп)

Р.Ш.: Балалар, карагыз, әле – бу нәрсә?

Б.: Бу – өй.

Р.Ш.: Дөрес, без барыбыз да шундый матур өйләрдә яшибез.

Р.Ш.: Ә, сезгә үзегезгә генә яшәве күңелле булыр идеме?

Б.: Юк, күңелле түгел- күңелсез, начар, моңсу, куркыныч булыр иде.

Р.Ш.: Балалар, һәрберегезнең өстәлегездә өйләр рәсеме бар, сез бу өйдә кемнәр белән яшәр идегез?

Б.:. Әти, әни, әби, бабай….(Һәрбер бала үз өенә әти-әни фотосын ябыштырып куя.)

Р.Ш.: Ни өчен ?

Б.: Чөнки мин аларны яратам, миңа алар белән рәхәт, тыныч, шатлыклы, без бик тату яшибез.

 

(3-4 бала үз гаиләләре турында сөйлиләр )

Р.Ш.: Камилә, сезнең гаиләдә кемнәр яши? Ясминә, синең әти-әниеңнен исемнәре ничек? Самир, синең әти-әниең кем булып эшли?

 В.М.: Тагын да күңеллерәк булсын өчен без уйнап алабыз. Балалар, сез музыкада кыска һәм озын авазлар бар икәнен беләсез (Зур һәм кечкенә кыңгыраулар рәсеменә күрсәтеп) Сез бу рәсемдә нәрсәләр күрәсез?

Б.: Кечкенә һәм зур кыңгыраулар күрәбез.

В.М.: Алар кыска һәм озын авазларны аңлата.

Озын авазларны без “дон” дип кул чабып уйныйбыз, кыска авазларны “ди-ли” дип уйныйбыз.( Бию көенә схема буенча балалар кул чаба)

Р.Ш.: Булдырдыгыз, балалар, ә хәзер без тагын бер уен уйнап алабыз. Сезнең һәрберегез әниләргә матур сүз әйтергә тиеш була . (Һәр балага матур сүз әйткәннәң соң йөрәк рәсеме бирелә, аларны җырдан соң әниләренә бүләк итәләр)

Б.: Кайгыртучан, сөйкемле, назлы, ягымлы, ачык йөзле, яраткан, матур, гүзәл, чибәр, туган, әнием,бердәнберем, акыллы, кояшым, алтыным, нәфис.

(Һәрбер әйтелгән матур сүзне барыбыз бергә бер авазда җырлыйбыз: минем әнием….( распевка))

В.М.: Булдырдыгыз, балалар! Әниләр турында без нинди җыр беләбез?

Б.: “Әнием” җыры

В.М.: Җыр нинди: күңелле, йә моңсумы? Якты, йә караңгымы?

 

(Җыр“Әнием” башкарыла)

 

Р.Ш.: Ә хәзер Әмирә әтисе турында шигырь сөйләп бирә.

(Сөйләгәннән соң) Балалар, ә сез әтиләрегез турында нәрсә сөйли аласыз? Әтиләр нинди? (Көчле, булышчан…) Әти әнигә ничек булыша ?(Савыт-саба юа, кибеткә йөри, тузан суырта…)

 

В.М.: (“Әтием” җыры тыңлаганнан соң) (Кем турында җыр, кем җырлый, әтисе турында нәрсә дип җырлый…? )

В.М.: Ә сезнең әтиләрегез сезнеҗ җырлаганны яратамы?

Б.: Әйе, ярата.

В.М.: Хәзер без җыр өйрәнәбез – өйдә әтиләрегезгә җырлап күрсәтерсез.

(Җырның кушымтасын өйрәнү)

 

Р.Ш.: Балалар, әти-әни, әби-бабай сүзләрен бер сүз белән ничек әйтәбез?

Б.: Гаилә.

Р.Ш.: Дөрес, гаилә. Без бүген сезнең гаиләләрегез белән таныштык. Һәрбер гаиләдә яшәүчеләр бер-берсен яраталар, хөрмәт итәләр, бер-берсе белән ягымлы сөйләшәләр, тату яшиләр. Һәр әти-әни үз баласын сәламәт, акыллы, тәрбияле итеп үстерергә тырыша.

 

(Физминутка)

Әнием коймак пешерә, әтием утын яра,

Бабай күзлеген киде – гәҗит укый ул көн дә.

Әбием носки бәйли, апаем идән юа.

Бик тату безнең гаилә – сөенәмен мин шуңа.

 

Р.Ш.: Балалар, җәнлекләрнең дә гаиләләре бар ( Рәсем күрсәтә: әтәч, тавык, чеби) Бу рәсемдә сез тату гаилә күрәсез. Кем яши бу гаиләдә?

Б.: Әтәч – әти, тавык – әни, чеби – бала.

 

В.М.: Ә хәзер, балалар,  җәнлекләр гаиләләре турында әкият тыңлап китегез. Яшәгән ди булган ди тавык белән чебиләр, каз белән каз бәбкәләре, үрдәк белән үрдәк бәбкәләре . Берзаман каты җил искән, яңгыр ява башлаган.

Яңгырдан ашыгып качканда җәнлекләрнең әниләре балаларын югалтканнар. Беренче булып ана үрдәк: “Кая минем балалар, кря –кря? “ (1 октаванын ре нотасында җырлый) (Үрдәк маскасы кигән балалар җавап бирәләр) :

“Кря-кря, без монда” (1 октаванын ля нотасында җырлыйлар).

Шулай итеп әниләр үз бәбкәләрен тапканнар, бик сөенгәннәр.

Р.Ш.: Балалар, мин сезгә хәзер альбом битләре таратам, сез шунда үзегезнең гаиләне ясап бетерегез. (Тыныч көй астында ясыйлар)

(Балалар үз гаилә портретларын тотып төзелеп басалар)

Р.Ш.: Балалар, сез үзегезнең гаиләләргә булган хисләрне шушы рәсемдә чагылдырдыгыз. Рәхмәт сезгә.

 

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“Гомуми үстерешле 76 нчы балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

МИФТАХОВА РУЗАЛИЯ ШӘФКАТЬ КЫЗЫНА,

музыка җитәкчесе

ЗАКИРОВА ВЕНЕРА МИДХӘТ КЫЗЫН

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий