Яңа фикерләр:

postheadericon «Кофе агачы» ясау буенча мастер – класс

М-К

Кирәкле материалны алдан әзерлибез. Безгә пенопласт кирәк (төрле формада булырга мөмкин, мәсәлән, түгәрәк), чүлмәк, чия төстә гуашь, кофе, пистолет клей, сабак өчен таяк, аны урар өчен җеп, гипс (катырыр өчен), төссез лак, кисточка һәм бизәр өчен лента, ялтыравык гель.

1. Иң башта пенопластны 1 сәгать алдан чия төстәге гуашь белән буяп куябыз (кипкәнен көтәбез) һәм сабакны җеп белән урап куябыз.

2. Кипкәч пенопластка сабак беркетәбез. Һәм шуннан соң пистолет клей ярдәмендә кофеларны ябыштыра башлыйбыз.

3. Ябыштырып бетергәч чүлмәккә гипс порошогы һәм өстенә су салып болгатабыз, шул массага кофе агачын утыртабыз. Гипс катканын көтәбез.

4. Кипкәч чүлмәк эченең өстен чия төстәге гуашь белән буыйбыз һәм өстенә кофелар ябыштырабыз.

5. Кофе ябыштырган һәр җирне лакларга да мөмкин.

6. Үзебез теләгәнчә лента, ялтыравык гель, буяулар ярдәмендә бизибез.

7. Һәм менә безнең кофе агачы әзер.

 

 

Татарстан Республикасы

Саба муниципаль районы

Байлар Сабасы бистәсе

“5 номерлы “Бәләкәч” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ӘҮХӘДИЕВА ГӨЛНАРА КЫЯМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий