Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Язгы әкият”

2Уртанчылар төркемендә бармак уеннарын кулланып  әйләнә-тирә белән таныштыру буенча   шөгыль  конспекты.

 

Максат:

-Балаларның язгы табигать  турында күзаллауларын ныгыту.

-Йорт һәм кыргый хайваннарның  яшәү шартлары турындагы белемнәрен киңәйтү.

-Хәрәкәтне белдерә торган фигыльләрне әйтергә өйрәтүне дәвам итү.

-Хайваннар турында кечкенә хикәя төзергә өйрәтү, классификацияләүне, гомумиләштерүче сүзләрне ныгыту.

-Кул һәм бармак чуклары  хәрәкәтләрен үстерү.

-Табигатьне һәм хайваннар дөньясына карата кызыксыну уяту, аларны яклау һәм саклау теләге булдыру, кайгыртучанлык  тәрбияләү.

 

Җиһазлау:

урман, авыл, йорт, кыргый хайван рәсемнәре, кояш, чәчәкләр, яңгыр, кар яуган рәсемнәр, киселгән рәсемнәр, чикләвекләр, китап, хат.

 

Сүзлек өстендә эш:

яз – матур, чәчәкле, ямьле, сөйкемле, яңгырлы, кояшлы.

кояш – якты, зур, ягымлы, матур, нурлы, сөйкемле.

 

Методлар һәм алымнар:

проблемалы ситуация, сорау – җавап, күрсәтү, дидактик уеннар, күргәзмәлек.

Тәрбияченең алдан эшләнгән эше:

бармак уеннарын өйрәтү, күзәтүләр үткәрү, табышмаклар чишү.

Балалар белән алдан эшләнгән эш:

хайваннар тормышы турында әңгәмәләр үткәрү, рәсемнәр карау, күзәтүләр.

Шәхси эш:

пассив балаларны әңгәмә барышында активлаштыру.

 

Шөгыльнең структурасы:

I. Кереш өлеш – 1 мин.

1. “Хәерле иртә” бармак уены. Яздан хат килә – 2 мин

2. Язның билгеләрен әйтү – 1 мин

3. Кояшның билгеләрен – 1мин

4. Урман турында бармак уены -1 мин

5. Уен “Кем күбрәк хәрәкәтләр әйтә – 2 мин

 

II. Төп өлеш.

1. Табышмакларга җавап табу – 2 мин

2. Бармак уены “Песи” – 1 мин.

3. Бармак уены “Куян”- 1 мин

4. Чикләвекләр белән кулга массаж ясау – 2 мин

5. Уен “Җөмлә төзеп сөйлә” – 4 мин

 

III. Йомгаклау.

1. Дидактик уен “Рәсемне җый” – 2 мин

 

Балаларны оештыру:

I. Ярымтүгәрәккә басалар.

II. Урындыкка утыралар.

III. Өстәлләр янына басалар.

 

Барышы:

Балалар тәрбияче артыннан кереп ярымтүгәрәккә басалар.

-Балалар, карагыз әле бүген безгә күпме кунаклар килгән. Без аларны күрүебезгә бик шатбыз. Әйдәгез әле, алар белән елмаеп исәнләшәбез!

-Исәнмесез.

-Әйдәгез хәзер “Хәерле иртә” уенын уйнап алыйк.

 

Хәерле иртә

Хәерле иртә, күзләрем (күзләрне сыйпау)

Уяндыгызмы? (биноколь ясау)

Хәерле иртә, колакларым (колакларны сыйпау)

Уяндыгызмы? (кул учларын колакларга кую)

Хәерле иртә, кулларым (кулларны сыйпау)

Уяндыгызмы? (кул чабу)

Хәерле иртә, аякларым (аякларны сыйпау)

Уяндыгызмы? (аяклар белән тыпырдау)

Хәерле иртә, кояш (уң кулны сул куларкасына куеп , беразавыштыру)

Мин уяндым (башны бераз янтайтып, елмаю).

 

– Менә, балалар, бөтенегезнең дә кәефе әйбәт. Утырыгыз, мин сезгә хәзер бер әкият сөйлим.

Зур бер патшалыкта, еракта да түгел, якын да булмаган, кара урманнан ерак,  бик матур бер урында булган ди “Алтын балык” исемле бакча. Бу бакчага бер хат килгән.Ул хатны Яз җибәргән. Менә нәрсә яза Яз:

– “Кадерле балалар! Миңа ярдәм итегез. Минем патшалыгымда Усал Җил күп начарлыклар эшләде.” Балалар, булышабызмы Язга?

– Әйе.

– Хатта биремнәр бар. Әгәр ул биремнәрне үтәсәк, без Язга ярдәм итәчәкбез. Әгәр беренче биремне үтәсәк, без сезнең белән, урманга барып чыгачакбыз.

– Балалар, әйтегез әле, хәзер елның кайсы вакыты?

– Яз.

– Әйдәгез аның билгеләрен искә төшерик әле. Яз нинди ул? (Рәсемнәр күрсәтү)

– Кояшлы, яңгырлы, карлы, чәчәкле.

– Булдырдыгыз, балалар. Яз көне кояшны бөтенебез дә ярата (кояш рәсемен күрсәтү). Кояш нинди ул?

– Якты, матур, җылы, ямьле, түгәрәк, нурлы һ.б.

– Балалар, без сезнең белән шундый матур сүзләр уйладык, хәттә урманга барып җиткәнебезне сизми дә калганбыз.

 

Бармак уены:

Исәнме, урман, серле урман,  куе урман (балалар кул бармакларын җәеп өскә күтәрәләр)

-Балалар урманда нәрсәләр эшләргә була?

 

Уен “Кем күбрәк хәрәкәтләр әйтә”.

-Урманда йөрергә, җиләк җыярга,  ял итәргә, кошларның җырлавын тыңларга, гөмбә җыярга була.

-Булдырдыгыз, балалар.

 

Табышмакларга җавап табу

– Балалар, карагыз әле, ниндидер китап ята. Нәрсәләр бар икән анда?

Әгәр минем әйткән табышмакларны белсәгез, анда ниләр барын белерсез.Тыңлагыз әле:

 

3.а) Кешенең дусты, йортның сакчысы. (эт)

 

б) Нинди аучы коралсыз

Җәнлек аулый төн буе,

Аннан мыегын селкетеп

Йоклап ята көн буе. (Мәче)

 

Бармак уены ”Песи”

Песикәем, йомшаккаем,

Минем елтыр колаккаем,

Минем озын мыеккаем,

Минем кыска колаккаем.

(Урта һәм атсыз бармаклар баш бармакка тагылган, имән һәм чәнти бармаклар югары караган)

 

в ) Җәен урманга патша.

Кышын кардан да аста. (Аю)

 

г) Җәен соры, кышын ак.

Аңа шулай яхшырак. (Куян)

 

Бармак уены “Куян”

Куян куак артында,

Колак тырпайтып тора.

(Балалар имән һәм урта бармакны югары күтәрәләр калганнары учка кысылган)

 

д) Сакалы бар – акылы юк. (Кәҗә)

 

е) Чикләвекне ярата, сызгырса, урманны яңгырата. (Тиен)

 

-Балалар, тиен безгә чикләвекләр алып килгән, әйдәгез әле алар белән бераз уйнап алыйк. (Таратып чыгам.) Башта баш бармактан тәгәрәтәбез, аннан имән бармактан, урта бармактан, атсыз бармактан һәм чәнчи бармактан. (Балалар чикләвекләрне сул кулның һәр бармак арасыннан  үткәрәләр).

-Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт инде тиенгә. Әйдәгез, бераз урманда ял итеп алабыз.

 

Ял минуты “Язгы урман”

Язгы урманга килдек, (йөрү хәрәкәтләре)

Матур урыннар күрдек, (кулларны як-якка җәяләр)

Ак каен тора –уңда, ямь-яшел чыршы – сулда, (як-якка карап күрсәтү)

Карлар инде эрерләр (кул учларын алга сузу)

Елга булып агарлар (елга аккан хәрәкәтне күрсәтү)

Әнә куян сикерә (сикерү)

Ул бүредән элдертә. (урында йөгерәләр)

Без аннанда качабыз( чүгәләп утыру)

Тапмас ул безне явыз.

(Балалар урыннарына утыралар)

 

 

1

-Балалар, болар бөтенесе дә бер сүз белән ничек аталалар?

-Хайваннар.

- Балалар монда нинди хайваннар бар?

 Кыргый һәм йорт хайваннары бар.

– Кыргый хайваннар кайда яшиләр?

– Кыргый хайваннар урманда яшиләр.

– Йорт хайваннары кайда яшиләр?

– Йорт хайваннары авылда яшиләр.

 - Балалар, Усал Җил шундый каты искән һәм бу хайваннарны адаштырган. Әйдәгез аларга үз урыннарын табарга булышабыз.

– Әйдәгез алар турында сөйлибез. Нинди хайван, нинди төстә, нәрсә ашый һәм кайда яши икәнен әйтергә кирәк. Кайда яши шунда илтеп куярга кирәк.

 

Уен “Җөмлә төзеп сөйлә”.

– Әйдә, Далия, кайсы хайван турында сөйлисең?

– Бу аю. Ул кыргый хайван.Ул көрән төстә. Аю җиләк, бал ярата. Урманда өндә яши. (Бала урман рәсеме ясалган рәсем янына аюны куя)

   -  Бу куян. Ул кыргый хайван. Куян кыш көне ак төстә, җәй көне соры төстә була. Куян үлән ашый, кышын агач кайрысы  кимерә. Куян урманда  ояда яши.

–  Бу тиен. Ул кыргый хайван. Тиен кызгылт-сары төстә. Тиен чикләвек, гөмбә

ярата. Ул урманда  агач куышында яши.

-  Булдырдың, молодец.

–  Бу песи. Ул йорт хайваны. Песи сорылы- аклы төстә. Песи тычкан тота. Сөт, ит ярата. Ул кешеләр янында өйдә яши.

–  Бу эт. Ул йорт хайваны.Эт кызгылт –сары төстә. Эт өйне саклый. Ул ит, сөяк ярата.Ул ояда яши.

- Бу кәҗә. Ул йорт хайваны. Кәҗә ак төстә. Ул сөт бирә. Кәбестә, кишер ярата. Ул авылда сарайда яши.

-Менә, балалар, без зур яхшылык эшләдек. Карагыз әле, алар ничек шатланалар, елмаялар сезгә.

-Әйдәгез, хәзер яз турында рәсемнәр төзибез.

 

Уен “Рәсемне җый”

– Балалар, ә хәзер өстәлләр янына килегез әле, анда конвертлар бар. Конвертларда киселгән  рәсемнәр. Шул рәсемнәрне дөрес җыйсагыз нәрсәдер килеп чыгар. (Балалар киселгән рәсемнәрне җыялар һәм нәрсә килеп чыкканын әйтәләр)

– Булдырдыгыз, балалар, әйе, бу рәсемнәр барысы да яз турында сөйли. Балалар, бүген без сезнең белән язга ярдәм иттек. Хайваннарга үз урыннарын табарга булыштык. Бөтенегез дә тырыштыгыз, бик әйбәт итеп җавап бирдегез.

                                         

 

 Кулланылган  әдәбият.

 

1.   ”Туган як табигате белән таныштыру”;  Борһанова Р.А. балалар бакчалары тәрбиячеләре өчен кулланылма.1 кисәк.- Казан: ИУУРТ, 1997 ел.

2.   “Белем ачкычы- сүз”. Э. Р. Хөснуллина. Биремнәр җыентыгы. Яр Чаллы, ӨПББИ,2007ел.

3.  ”Азрак ял итеп алыйк” : Муяссарова И.Х. Физкультминуткалар, сүзле-хәрәкәтле уеннар.- Казан, 1998 ел

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

76 нчы «АЙГӨЛ» балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

1 категорияле тәрбиячесе

ФАТТИЕВА ГӨЛФИЯ МӘХМҮТГӘРӘЙ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий