Яңа фикерләр:

postheadericon Әти-әниләргә бармак уеннары турында киңәшләр

          бармМәктәпкәчә тәрбия бирү учрежденияләренең төп бурычлары балаларның акыл үсеше һәм сөйләм телен үстерү. Бик еш балаларның сөйләм теле үсеше артта кала. Бу хәттә ишетү органнары, үзәк нерв системасы нормаль булуга да  карамый. Сәбәп нидә соң?

      Сөйләм теле үсешен, гадәттә, турыдан-туры баланың өлкәннәр белән аралашуына бәйләп бәялиләр. Ата-аналарга шундый киңәш тә бирелә әле: бала белән күбрәк сөйләшегез! Һәм һәр мөмкинлектән файдаланып, олылар нарасыйлар белән әңгәмә коралар. Ә балалар күп очракта ишарә белән генә чикләнә, яисә, төрле авазлар гына куллана. Сүз дә юк, бу факторны исәпкә алмый ярамый, тик башкалары да күп.

       Әгәр баш миенең төзелешенә күз салсак, хәрәкәтчән сөйләм өлкәсе, хәрәкәтләнү өлкәсе белән янәшә урнашканын, аның бер өлеше булуын күрербез. Димәк, сөйләм моторикасы баланың гомуми моторикасы белән бәйле? Юк, бу ялгыш фикер. Хәрәкәт проекциясенең өчтән бер өлешен сөйләм зонасына якын урнашкан кул чуклары проекциясе алып тора. Шуңа күрә бармаклар белән нәфис хәрәкәтләр ясауның баланың сөйләмен үстерүдә  әһәмияте бик зур. Бармак хәрәкәтләре үсеше дәрәҗәсе сөйләм дәрәҗәсе белән тәңгәл. Һәр бармагы белән аерым хәрәкәт ясый алган бала әйбәт сөйләшә. Һәм киресенчә: бала сөйләшә белмәсә, аның бармаклары барысы бергә бөгелә- турая, киеренке яисә “сыек буынлы” була. Шуңа күрә, баланың бармаклары иркенләп хәрәкәтләнмәсә, аның сөйләмен үстерү мөмкин түгел.

       Балалар сөйләмендә кайбер тискәре үзгәрешләр күзәтелсә, аларда төрле дәрәҗәдәге гомумхәрәкәт җитешсезлеге һәм бармаклары хәрәкәтендә дә тайпылышлар була. Шуңа күрә тәрбия-белем бирү системасында шул юнәлештә төзәтмә кертү чаралары каралган. Балаларның баш миен, психикасын өйрәнүче галимнәр кул функцияләренең зур стимуллаштыру әһәмиятенә ия булуын билгелиләр. Педагогик фәннәр академиясенең балалар һәм яшьүсмерләр физиологиясе институты хезмәткәрләре балаларның сөйләм үсеше турыдан-туры бармакларның нәфис, нечкә хәрәкәтләре формалашу дәрәҗәсенә бәйлелеген күрсәтәләр.

     Күпсанлы тикшерү һәм тәҗрибәләр уздыру нигезендә түбәндәге закончалык ачылган: әгәр бармак хәрәкәтләре үсеше баланың яшенә туры килсә, сөйләм үсеше дә нормада була; гомумхәрәкәт нормада яисә нормадан югарырак чакта да, бармак хәрәкәтләре үсеше артка калса, сөйләм үсеше дә тоткарлана (Л.В. Фозмина).

   Димәк, бармаклар белән төрле күнекмәләр ясатып, балаларның сөйләм

    үсешенә шартлар тудырырга мөмкин. Бармак уеннары баланың акыл, фикер эшчәнлеген үстерүдә, дөньяны танып белергә өйрәтүдә бәя биреп бетергесез тәрбия чыганагы, чөнки әлеге уеннар аша бала әхлакый – этик кагыйдәләр белән дә таныша башлый.

Бармак уеннары – өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел ачу чарасы. Бишек җырлары баланы тынычландыру, юату өчен кулланылса, бармак уеннары, киресенчә, баланың күңелен күтәрү, кәефен яхшырту, көлдерү чарасы булып тора. Ул баланың бармак хәрәкәтләре үсешенә дә ярдәм итә. Балаларның психикасын өйрәнүче галимнәр “бармак хәрәкәтләре үсеше нормада була” дип саныйлар. Димәк, бармакларның сөйләм үсешенә дә тәэсире зур. Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү – баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт булып тора. Әлеге күнекмәләрне инде балага алты-җиде ай вакытты башларга кирәк. Моңа кул чукларының һәр өлешен бик яхшылап массажлау керә. Аларны язу, сыйпау көн саен ике-өч минут дәвам итәргә тиеш. Күнегүләр дә бик гади – турайтып уйнау. Алар һәр көн 2-3 минут дәвамында ясарга кирәк.  Балага ун айдан соң, бигрәк тә яхшы амплитудалы бармакларны эшкә җигеп, кул чуклары өчен актив күнегүләр уздыралар. Әлбәттә, яшь үзенчәлекләрен истән чыгарырга

ярамый. Әйтик, сабыйларга төрле диаметрдагы агач шарларны тәгәрәтергә бирергә мөмкин. Аларның төрле булуы бөтен бармаклар да хәрәкәтләнсен өчен кирәк. Шарларны шулай ук пластилиннан да әвәлиләр. Кубиклардан әйберләр төзергә, пирамидалар җыярга, мәрҗән, шырпы кебек нәрсәләрне өемнәрдән-өемнәргә күчерергә кушарга да мөмкин. Яшьярымлык балалар өчен биремнәр катлаулырак: төймә төймәләү, бау бәйләү, төен чишү һ.б.

    Безнең халыкта бармак уеннары да бик күп бит. “Атка печән кем сала?”, “Качкан бармакны тап!”, “Тычкан-төлке чабышы”. Аларның кайберләрен уйнаганда, без җырлар җырлыйбыз, такмак-такмазалар әйтәбез. Сүзләрне әйткәндә, бармакларны бер-бер артлы бөгеп барабыз. Әгәр балалар өчен күнегүләрне башкару кыен икән, өлкәннәр, бармаклар тиешсез вакытта бөгелмәсен өчен, аларны тотып тора.

                               Баш бармак – баш кашый

                               Имән бармак – имән ташый,

                               Урта бармак – утын яра

                               Атсыз бармак – ат куа

                               Чәнчи бармак – чәй эчә.

                               Шуңа үсмәгән дә ул!

 Халык авыз иҗатындагы бик күп җыр-такмазаларны бармак уеннары

 вакытында кулланырга мөмкин. Яшүсмерләр арасында элек “Йөгерә үрдәк” исемле җырлы бармак уены бар иде. Уенда катнашучылар өстәл тирәли утырып, кулларын өстәл өстенә куялар. Уенны алып баручы имән бармагы белән аларның һәр бармагына төртә-төртә җыр җырлый, аңа башкалар да кушыла. Дүртюллык беткәндә, ул кайсы бармакны төртсә, шул бармак уеннан чыга, бөгелә. Текст аңа аталып җырланган исәпләнә.

     Иң соңыннан уеннан чыккан бармак җәза үти.  Фольклордагы санлы  такмазаларны да бармак уеннарында кулланып була. Балалар авыз иҗатында аерым кул өчен такмазалар күбрәк. Балачакта кайсыбыз гына яисә диварга төрле хайван шәүләләре төшереп уйнамаган! “Әтәч койрыгы”, “Куян”, “Үрдәк” һ.б. Хәзерге балалар да нәрсә генә ясамый!

Балаларның бармакларын ныгыту өчен “Бармак театры” оештыру бик файдалы. Тик шуны истә тотарга кирәк: бармак уеннары биш минуттан озаграк булмасын, бу аның сөйләм функциясен стимуллаштыру өчен бик җиткән. Кул чукларының хәрәкәтен үстерү язу хәрәкәтләренә, рәсем ясарга әзерлек эше дә әле ул.

     Төрле предметлар, кош-корт, хайван фигураларын ясаганда, бармакларның мөмкин кадәр күбрәк хәрәкәтләнүенә ирешергә тырышырга кирәк. Әлеге сүрәтләрне чагылдыра торган шигырьләр дә бар. Мәсәлән:

                                       Чыршы.

                     Чалыштырып бармакларны-

                     Күтәрдек тә терсәкләрне-

                     Килеп чыкты чыршы-

                     Ә син карап торчы.

Кул һәм бармаклар хәрәкәтләрен үстерү өчен үз массаж, сурәтләү сәнгате шөгыльләре (әвәләү; рәсем; аппликация; кул хезмәте; кәгазьдән, картоннан, агачтан, тукымадан, җептән кул эшләре), шнурлау, төймәләү кебек эшләр уңай йогынты ясый. Балаларны таякчыклардан төрле геометрик фигуралар һәм предметлар  төзергә  өйрәтүдә кулларның вак мускулатурасының хәрәкәтчәнлеген  үстерүдә әһәмияткә ия. Эшне геометрик фигуралар төзүдән башларга кирәк, чөнки предметлар шуларга нигезләнеп ясала. Шигырьләр исә төзегән фигураларны ишетү аркылы күзаллауны үстерүгә ярдәм итә. Биремнәр уен характерында булганлыктан, һәр бала өчен кызыклы һәм  аларны сөйләм  үсешендә кимчелекләре күзәтелмәгән балалар өчен дә  кулланырга була. Бармак уеннарын өйрәнгәндә иң беренче бармакларны аерырга, дөрес атарга һәм бармаклар белән хәрәкәтләрне эшләргә өйрәнәбез. Аннан бармак уеннарының сүзләре, шигырьләр бирелә. Шигырьләрне тыңлаган  вакытта балалар тиешле хәрәкәтләрне эшлиләр һәм сүзләрен кабатларга тырышалар. Соңыннан сүзләрен өйрәнәләр һәм үзләре мөстәкыйль рәвештә бармак уеннарын уйный башлыйлар. Уен вакытында ике кул бармаклары да берьюлы бөгелә. Бармакларның хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча эшне даими рәвештә алып барырга кирәк, чөнки шул вакытта гына ул файдалы була. Күнегүләр балаларны ардырмаска һәм күтәренке кәеф белән эшләнергә тиеш.

Бармакларның вак мускулатурасының хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча күнегүләрне иртәнге гимнастика вакытында 1-2 минут, шөгыльләр вакытында  2-3 минут эшләргә мөмкин. Бу күнегүләрне  тәрбияче генә түгел, әти-әниләр дә үткәрә ала. Ләкин күнегүләрне кирәгеннән артык күп тә эшләргә ярамый. Алар аз-азлап, зур көч белән эшләнә.

Галимнәр әйтүенчә, бармакларның вак мускулатурасының хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча системалы эшләү сөйләм телен  үстереп калмый, ә баш миенең эшчәнлеген дә үстерә һәм балаларның хәтере, игътибарлылыгы, ишетү, күрү сәләте дә яхшыра.

Кулланылган әдәбият: татар халык иҗаты (балалар фольклоры) Я. Г. Абдуллин, И. Н. Надиров, М. Г. Госманов. Казан, Татарстан нәшрияте 1993 ел.

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

76 нчы «АЙГӨЛ» балалар бакчасы

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

1 категорияле тәрбиячесе

ФАТТИЕВА ГӨЛФИЯ МӘХМҮТГӘРӘЙ КЫЗЫ

 

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий