Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Уйныйк әле, җырлыйк әле”

1Мәктәпкә әзерлек төркемендә үткәрелгән музыкаль кичәнең  проекты

 

МАКСАТ:

 1. Балаларны халык уеннары, аларның үзенчәлекләре, кагыйдәләре  белән якыннан таныштыру.

2. Балаларның әти-әниләр, тәрбиячеләр белән үзара аралашуына юнәлдерелгән һәм  иҗади мөмкинлекләрен ача торган шартлар тудыру.

 

 Бурычлар:

–       балаларны проблемалы ситуациягә кую, нинди җырлы-биюле уеннар белүләрен ачыклау;

–       балаларның комуникативлык сәләтен, иҗади активлыкны,  сөйләм культурасын үстерү, коллектив эшендә катнашу теләген уяту;

–       туган илгә, милли йолаларыбызга,халык уеннарына карата кызыксыну һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләү.

 

Проектның актуальлеге:

Проект балаларга төп белем бирү программалары белән беррәттән патриотик тәрбия бирү мәсьәләләрен чишүгә юнәлдерелгән. Проектның эчтәлеге ата-аналарга милли йолалар, халык традицияләре турында мәгълүмат бирү , аларны укыту процессына җәлеп итү һәм балаларны халык культурасы традицияләрендә тәрбияләүдә региональ  программаларны куллану исәбенә киңәйтелгән.

 Проектның  төре:

Ижади проект (балалар татар халык уеннары турында белемнәрен киңәйтәләр)

 

                            Проектның тематикасы һәм эчтәлеге:

Иҗади проект (музыкаль кичә) Балалар әти-әниләргә, башка төркем балаларына бәйрәм кичәсе күрсәтәләр.

Проектның дәвамлылыгы:

Дәвамлы проект (1 ай)

                                             

Катнашучылар:

Балалар бакчасы хезмәткәрләре, балалар, ата-аналар.

Көтелгән нәтиҗәләр:

v  Балаларның татар халык йолалары, бәйрәмнәре турында белемнәре киңәйде;

v  Ата-аналар, балалар, тәрбиячеләр арасында мөнәсәбәтләр якынайды;

v  Балаларда туган як, аның табигатенә, халкына, милли бәйрәмнәренә, уеннарына карата хөрмәт  һәм мәхәббәт хисләре уянды.

v  Ата-аналарда алга таба тәрбиячеләр белән хезмәттәшлек итү теләге көчәйде.

 

                       Проектны тормышка ашыру юллары

               Башлангыч этап

 Ата-аналар белән эш:

1.“Сез туган як йолаларын  беләсезме?” дип исемләнгән анкета үткәрү.

2. Ата-аналар белән түгәрәк өстәл үткәрү  (татар халык йолаларын, бәйрәмнәрен искә төшерү, фотолар карау.)

 

Балалар белән эш:

1. Балалар белән музейга  бару, андагы экспонатларны карау, татар халык киемнәрен ( чигүле алъяпкыч, калфак, камзул, читек, билбау), бизәнү әйберләрен карау.

2. Татар орнаментлары белән таныштыру, алдан әзерләнгән шаблоннар буенча “Әбиемнең алъяпкычы” дип исемләнгән рәсем конкурсы уздыру.

 

Тәрбиячеләр белән эш:

1.Тәрбиячеләргә төркемнәрдәге татар теле почмакларында татар халык уеннары картотекасын тулыландыру, бу турыда балалар белән әңгәмә уздыруны йөкләү.

2. Ата-аналар почмагына темага кагылышлы консультацияләр, күрсәтмә материаллар әзерләү.

 

 Эшчәнлекне оештыру.

 Ата-аналар белән эш:

1. “Балаларның рухи үсешендә  халык уеннарының роле” дигән темага әңгәмә уздыру.

2. Оештыру эшенә җәлеп итү.

3. Ата-аналарны бакчада эшләп килүче музейга чакыру, андагы экспонатлар: кулдан чигеп эшләнгән кулъяулык, мендәр тышлары, милли кием һәм бизәнү әйберләре белән таныштыру, татар халык ашлары, бәйрәмнәре, уеннары турында сөйләү.

 

Балалар белән эш:

1. Балаларга татар халык уеннары  сурәтләнгән рәсемнәр, картиналар, “Сабантуй”журналындагы материалларны күрсәтү.

2. Балалар белән уку елы дәвамында  өйрәнгән “Чума үрдәк, чума каз”, “Утыр, утыр, Мәликә”, “Күрсәт әле үскәнем” кебек уеннарының текстларын  искә төшерү, уйнап карау.

 

Тәрбиячеләр, белгечләр белән эш:

1. Сценарий белән таныштыру, музыка җитәкчесе белән репертуарга һәм сценарий эчтәлегенә төзәтмәләр кертү.

2. Тәрбияче, муз. җитәкчесе  киңәше буенча рольләрне билгеләү.

 

Проектны тормышка ашыру

 Балалар белән эш:

1. “Дөрес әйт”, “Табышмак әйтәм, табыгыз! “Танып бел”, кебек дидактик уеннар, “Күрсәт әле, үскәнем”, “Чума үрдәк, чума каз”, “Җиләк җыю”,“Казлар”кебек җырлы-биюле уеннар өйрәнү  һәм уйнау.

2. “Әйлән – бәйлән” күңел ачу кичәсенең сценариясе белән таныштыру.

3. Кайбер балаларга өстәмә роль бирү. “Әйлән бәйлән”, “Кояшлы ил-безнең ил”, “Авыл такмаклары” җырларын өйрәнү, парлы бию өйрәнү.

4. Геройларның сүзләрен сөйләтеп карау. Репетиция ясау. Презентациягә әзерләнү.

 

Ата-аналар белән эш:

1. Ата- аналарның һәм балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге буларак персонажларның сүзләрен ятлау .

2. Аерым балаларның ата-аналары белән сөйләшү, текстны дөрес ятлау турында киңәшләр бирү.

3. Кичә өчен кирәк булган атрибутлар һәм персонажларның костюмнарын әзерләүдә катнаштыру.

                     

Тәрбиячеләр, белгечләр белән эш:

1. Репетициядә катнашу, аерым күренешләрне кабатлату.

2. Декорация ясауда , костюмнар әзерләүдә катнашу.

3. Оештыру моментларында катнашу.

 

Проект өчен әзерләнгән җырлы-биюле уеннар.

 

                                Күрсәт әле, үскәнем” уены.

Уен балаларның хәзерге заман хикәя фигыльләрнең 3 зат күплеген куллану күнекмәләрен ныгыту,   кыргый һәм йорт хайваннарына хас билгеләрне күрсәтергә өйрәтү максатыннан чыгып оештырыла.

 

Уенның эчтәлеге.

 

Балалар түгәрәк ясап басалар һәм иптәшләреннән берсен уртага чыгаралар да, күмәк җырлап әйләнеп, уртадагы балага төрле эшләр кушалар. Уртадагы бала кушылган эшне башкара. Кырыйдагылар да: “Менә шулай, менә шулай”, дип, ул эшләгән эшне кабатлыйлар. Эш кушу өчен түбәндәге такмаклар файдаланыла:

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек йөри аюлар?

-Менә шулай, менә шулай,

Шулай йөри аюлар.

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек  йөри керпеләр?

-Менә шулай, менә шулай

Шулай йөри керпеләр.

 

Күрсәт әле, үскәнем,

Ничек үгез кычкыра?

Менә шулай, менә шулай

Шулай үгез кычкыра. Һ.б…

 

(Ничек үрдәкләр йөри, ничек куян сикерә, ничек эт  йортны саклый)

 

                                    “Чума үрдәк, чума каз”уены.

 Балалар бер-берсенә карап (ике саф булып) тезелешеп басалар. Бер бала так кала, ул балаларга карап баса. Балалар бала исемен әйтеп җырлыйлар. Җыр бетүгә, так калган бала саф арасыннан үтә, үзенә пар таба, артка барып басалар. Ялгыз калган бала алга чыгып баса, уен дәвам итә.

 

Чума үрдәк, чума каз,

Чума үрдәк, чума каз,

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Тирән күлне ярата шул, ярата.

Булат үзенә иптәш сайлый

Булат үзенә иптәш сайлый,

Белмим кемне ярата шул, ярата.

Белмим кемне ярата шул, ярата.

 

                                     “Түгәрәкле уен”

 Балалар түгәрәк буйлап йөриләр. Кушымтада бер малай уртага чыга, үзенә бер кызны чакыра, алар уртада бииләр, калган балалар урыннарында әйләнәләр.

Түгәрәкле уйнаганда,

Әйләнеп җырлаганда,

Түгелә күңел моңнары,

Чишмәдәй кайнап ага.

 

Уңган егет, сикереп чык!

Чибәр кызны алып чык!

Бире килегез әле,

Биеп бирегез әле.

 

Кил, Айсылу, бир кулыңны,

Әйләнеп уйныйк бергә.

Уйныйк, бергә, биик бергә,

Ямь тулсын яшь күңелгә.

 

                                       “Кәрия-Зәкәрия”

 Балалар түгәрәк ясап басалар һәм иптәшләреннән берсен уртага чыгаралар да аның турында җырлыйлар. Кушымтаны җырлаганда уртада торучы бала  бии, башкалар кул чабалар.

Бу бик яхшы укучы,

Бу бик яхшы укучы.

Аның укуы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

 

Кушымта:   Кәрия — Зәкәрия коммая,

Кария — Зәкәрия коммая,

Кәри комма, Зәкәрия,

Зәкәрия коммая.

 

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик яхшы җырлаучы.

Аның җырлавы яхшы,

Аннан үрнәк алыгыз.

Кушымта.

 

Бу бик яхшы биюче,

Бу бик яхшы биюче.

Аның биюе матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

Кушымта.

 

 

                                           Төймә, төймә

 Балалар, түбәндәге сүзләрне җырлап, түгәрәктә әйләнеп йөриләр һәм, туктап, кушымтасында бииләр:

Яңгыр ява сибәләп,

Төймә, төймә төймәләп.

 

Кушымта:

Их төймә, төймә, төймә,

Төймә була егерме.

Бергә җырлыйк, бергә уйныйк,

Бергә яшәү күңелле.

Җепкә тезгән төймә кебек,

Без дә яшик бергәләп.

 

Кушымта:

Их төймә, төймә, төймә,

Төймә була бер җептә.

Җепкә тезгән төймәләрнең

Матурлыгы берлектә.

 

             Яулык бирәм

 Уйнаучылар көй астында — зур түгәрәктә, ә уенны алып баручы түгәрәк уртасында бию хәрәкәтләре ясап йөри. Көй туктауга, уенны алып баручы бер бала янына килә дә «Яулыгымны ал, кесәңә сал»,— ди. Балалар: «Бер, ике, өч, дүрт, биш, тотарга тырыш»,— диюгә, бала уенны алып баручыны тотарга һәм яулыкны аннан алырга тырыша.

  Җырлар

    Такмаклар.

Ике тавык суга бара

Мамык шәлен ябынып.

Әтәч абзый карап кала,

Кикериген кабартып.

***

Иртән торып тышка чыксам

Сыер буксовать итә

Ике сарык гармун уйный

Кәҗә танцевать итә.

***

Әнә килә бер машина

Бүрек кигән башына.

Күкәйгә дип менгән идем

Тавык типте башыма.

***

Ике үрдәк суга бара

Җем-җем кара кашлары.

Култыклашып тотынганга

Кәкерәйгән башлары.

***

Әбекәем сат сыерны

Алып җибәр кәҗәкәй.

Саусаң сөте, тәмле ите,

Налогы да бәләкәй.

***

Батинкасы, батинкасы

Батинкасы лаковый.

Капка төбенә килсәгез

Калын палка готовый.

***

Безнең авыл зур авыл,

Капка саен каравыл.

Уйнап күңел ачмагач,

Яшь чак пычагыма ул!

 

                                               Әйлән-бәйлән

Ф. Әбүбәкеров Музыкасы, Р.Миңнуллин сүзләре.

Сез дә безгә кушылыгыз

Без шатлык таратабыз,

Тирә-якны яңгыратып

Җырларга яратабыз.

 

Куш. Әйлән- бәйлән, Әйлән- бәйлән,

Безнең белән, безнең белән әйлән,

Җыр ул канат, җыр ул бәйрәм.

Җыр ул канат, җыр ул бәйрәм.

 

Без биибез тыпыр-тыпыр,

Без биибез тып та тын.

Бер башласак, бик тиз генә

Булмый безне туктатып.

Татарстан Республикасы

Алабуга шәһәре

36 нчы “ОЧЫНКАЙ”

катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

СӘХӘБЕТДИНОВА ЭЛЬВИРА РАЗИФ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий