Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Яшел даруханә”

10013293914-5 яшьлек балалар өчен  сөйләм телен үстерү буенча белем бирү эшчәнлеге. 

 

Максат:

1. Табигать байлыклары турында төшенчә бирү, дару үләннәре белән таныштыру.

2. Төрле метод һәм алымнар кулланып, урманның әһәмияте турында балаларның белемнәрен ныгыту, баету, фикер эшчәнлеген, иҗади сәләтен үстерү, урманда үз-үзеңне әдәпле тоту күнекмәләрен үзләштерү.

3. Анда яшәүче, үсүче бар нәрсәгә мәрһәмәтле, игътибарлы булырга өйрәтү.

 

Җиһазлау:

Залда ясалма урман, магнитофон язмасында кошлар тавышы, савыт белән су, Х. Халиковның “Зиһен ачкычлары” китабы, ясалма гөмбәләр, җиләкләр, уенчыклар, уен өчен карточкалар, киптерелгән дару үләннәре.

 

 

Шөгыль барышы.

Тәрбияче: -Хәерле иртә, балалар! Хәлләрегез ничек? Кәефләрегез яхшымы?

-Яхшы.

-Мин бик шат.

-Балалар, карагыз әле, безгә бүген кунаклар да килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик әле.

-Исәнмесез, кунаклар!

-Исәнмесез!

-Әйе, балалар, һәммәбез өчен дә көнебезнең хәерле, якты, матур үтүен теләп, беребезнең йөрәк җылысын беребезгә биреп, бүгенге көнебезне башлап җибәрик. (Балалар түгәрәккә басалар)

Тәрбияче:Аяклар бергә, куллар аста. Тирән сулыш алабыз. Кулларны әкрен генә өскә күтәрәбез. Без нык, көчле агачлар. Таза, юан агачлар кояшка үрелә. Безнең тәнебез көч-куәт, шатлык, сәламәтлек белән тула.

 

Балалар :

Чыршыдай биек бул,

Нараттай кызыл бул,

Имәндәй таза бул!

Сау-сәламәт бул!

(Бер-берсенә карап елмаялар)

 

Тәрбияче: Балалар, безнең бүгенге көнебез гадәти генә булмаячак, чөнки без сезнең белән бүген урманга сәяхәткә чыгарбыз.

-Телисезме, урманда сәяхәт итәргә?

-Әйе, бик телибез.

Тәрбияче: Сәяхәтебезгә киткәнче, безгә бераз гына урман турында белгәннәребезне искә төшереп алырга кирәк.

-Урман нәрсә соң ул, кем белә?

(Балаларның җаваплары тыңлана- анда бик күп агачлар үсә, кошлар сайрый, җиләкләр пешә, чикләвекләр өлгерә . . . һ. б)

-Бик дөрес, балалар. Урман – тиңсез хәзинә. Урманның байлыкларын санап бетергесез. Тәмле җиләкләр, хуш исле гөмбәләр, чикләвекләр, дару үләннәре – барысын да санап бетерерлек түгел. Без урманның саф, чиста һавасын иснәп, тәнгә сихәт алабыз, файдалы үләннәре белән төрле авыруларны дәвалыйбыз.

 

(Балалар арасында бер малайның кулы бинт белән чорналган)

Малай: Ландыш Шамилевна, минем кулым киселгән иде, шеште. Берәр ярдәм күрсәтә алмассызмы?

Тәрбияче: Бик теләп, Данис. Ләкин без сине табибка түгел, ә яшел даруханәгә алып барабыз. Анда сиңа кирәкле яшел даруны да табарбыз.

-Балалар, безнең урманыбыз бик еракта урнашкан бит, сәяхәт итү өчен сезгә берәр транспорт төре белән барырга туры килер. Я, сайлагыз әле, кайсысы белән барыйк икән? (Өстәлдә уенчыклар – автобус, җиңел машина, очкыч, поезд, йөк машиналары, мотоцикл һ. б)

Балалар: -Автобус белән.

Тәрбияче: Ярый, автобус белән барырбыз. Ә сез ни өчен бу транспортны сайладыгыз соң?

Балалар: Без бит күп, ә автобуска барыбыз да утыра ала.

Тәрбияче: Дөрес. Аяз, син бүген шофёр булырсың. Автобус белән безне алырга кил. (Аяз исемле малай уенчыклар арасыннан автобус алып килә. Балалар тәрбияче белән бергәләп, автобусны карыйлар, төзелеше турында сөйләшәләр.

Балалар: -Бу автобусның тәрәзәләре, монысы- көпчәкләре, менә монысы—руле. Ә бу өлеше – салон. Салонда утыргычлар. Анда кешеләр утырып йөри.

Тәрбияче: Дөрес, балалар, хәзер әйдәгез бергәләп сәяхәтебезгә кузгалыйк.

 

(Магнитофонда кошлар сайраган тавышлар ишетелә)

(Балалар тәрбияче белән “урман” га киләләр. 1 агач ботагында хат- телеграмма эленеп тора)

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, монда безгә хат калдырып киткәннәр. Әйдәгез, аны бергәләп укыйк әле.

“Хәерле көн! Хөрмәтле балалар!

Беләсезме без үләннәрдән

Күпме дару алабыз?

Дәшмисезме, шулар инде

Яшел дару дигәне.

Әнә алар карап тора

Сезгә төбәп күзләрен

Я, кайсыгыз күбрәк таный

Алыр икән үзләрен?

Сезгә уңышлы теләкләр теләп Аю. ”

 

Тәрбияче: Әйе, бик тә дөрес, без нәкъ дару үләннәрен эзләп килдек. Безнең Данисның кулы авырткан, аңа ярдәм кирәк.

-Балалар, карагыз әле, безнең алдыбызда күпме үләннәр, ниндиләре генә юк. Менә безгә кирәк үлән дә үсеп утыра. Ягез әле, балалар, бу нинди үлән соң?

-Бака яфрагы.

-Әйе, белдегез.

(Тәрбияче бака яфрагын кисеп ала, юа һәм малайның кулын бәйли)

 

Тәрбияче: Балалар, бака яфрагыннан кала башка төрле файдалы үләннәр дә була. Безнең бу урманыбызда бик күп алар, җыя белеп җыярга гына кирәк.

 

(Тәрбияче балаларны тузганак янына алып килә) Менә бу – сезгә таныш тузганак. Ул бик файдалы үлән. Аның тамыры белән тәннең пешкән урыннарын дәвалыйлар, яфракларыннан ясалган сокны сары авыруына каршы әчәләр.

 

Тәрбияче: Без таныйбыз дус-ишне,

Кара нинди хуш исле,

Тагып йөрерлек түшкә!

Бу бит зәңгәр (. . . ).

-Мәтрүшкә!

1 бала:Салкын тигәч, әби аны миңа кайнатып эчерде.

 

Тәрбияче: Балалар, ә менә монысы – сары мәтрүшкә.

Бик күп төрле авыруга

Файдасы бар аның да.

Тамакка да килешә ул,

Эчәк авыруларына да.

 

1 бала: Ай-яй! Мине кычыткан чакты! Бу усал, кирәксез үлән даруханәгә ничек килеп эләккән?

Тәрбияче: Ялгышма, үскәнем, усал булса да, ул- шифалы үсемлек. Кул-буыннар сызлаганда, эчең авыртканда бик зур дәва ул.

1 кыз бала: Ә минем әни чәчемне юганнан соң, кычыткан суы белән чайкый. Шуңа минем чәчләрем озын, ялтырап тора.

Тәрбияче: Бик дөрес әйттегез. Без сезнең белән бик күп юл уздык, хәзер әйдәгез, ял минуты оештырып алыйк.

 

“Урманда”

Бергәләшеп, җыйналып,

Без барабыз урманга (бару хәрәкәтләре)

“Хәерле юл” теләп безгә

Күктә кояш нур чәчә (уң кулларын өскә күтәреп селкиләр)

Канатларын җелпи-җелпи,

Күбәләкләр очалар (кулларын як-якка җәеп селкиләр)

Ал, кызыл, сары, зәңгәр –

Нинди матурлар алар! (кулларын өскә күтәреп селкиләр)

Яшел урман аланында

Без чәчәкләр җыябыз (чүгәләп чәчәкләр өзәләр)

Ап-ак ромашкалар өзеп,

Такыялар үрәбез (куллар белән “үрү” хәрәкәтләре)

Ак каеннар төпләреннән

Без гөмбәләр эзләдек (чүгәләп йөриләр)

Агач башында уйнаган

Тиеннәрне күзләдек (торалар, өскә карыйлар)

Матур чәчәкләр кочып,

Гөмбәле кәрзин тотып,

Без кайтабыз урманнан,

Бераз гына арылган (әкрен генә урыннарына утыралар).

 

1 бала: Ландыш Шамилевна, мин бик сусадым, якын тирәдә генә чишмә юкмы?

Тәрбияче:Алай булса, кил әле,

Менә каен җиләге,

Бик тәмле ул, бал гына,

Авызыңа ал гына-

Күңелегез ачылыр,

Сусавыгыз басылыр. (Бала килеп җиләкне ала)

 

Бала: Сусауны тиз баса

Икән бу чыннан да,

Су эзләп йөрисе

Юк икән урманда!

 

Тәрбияче: Аның яфрагы да шифалы әле, аз гына парда тотып, җәрәхәткә япсаң, төзәлгәнен сизми дә каласың.

Тәрбияче: Балалар, ә менә сезгә суык тигән вакытта сезне әниләрегез нәрсәләр белән дәвалыйлар соң? Дәвалау серләрен беләсезме?

Баллар: Әлбәттә, беләбез.

 

1нче бала: Йөткерсәм дә, карлыксам да

Әни миңа кич-иртә

Бераз гына бал кушып,

Балан суы эчертә.

 

2 бала: Кура җиләген менә

Дару дисәң дә ярый.

Кызыл доктор дип, аңа

Исем бирсәң дә ярый.

Суык тисә кайнатмасын

Чәйгә салып эчәсең,

Шабыр тиргә төшәсең.

3 нче бала: Кем дә анысын. . .

Ул булмаса әгәр дә,

Юкә чәчәгеннән дә

Яхшы дару бармы соң?! (Хәкимҗан Халиков)

 

Тәрбияче: Бик дөрес, балалар! Сез яшел даруханә белән таныштыгыз, дару үләннәренең файдасын белдегез. Өйгә кайтып киткәнче, әйдәгез тагын сезнең белән 1 уен уйнап алыйк. Аны барыгыз да бик яхшы беләсез: “Чәчәкләр, куаклар, агачлар” уены. (Һәр балага чәчәк, куак, агач исемнәре бирелә. Балалар түгәрәктә йөриләр. Тәрбияче исемнәр әйтә башлый:

-миләүшә, ромашка, кыңгырау. . . (чәчәк исемнәре бирелгән балалар бер-бер артлы чүгәлиләр)

-карлыган, чия. . . (кулларын билләренә куялар)

-чыршы, каен, тирәк. . . (аяк очларына басып, кулларын югары күтәрәләр)

 

Тәрбияче: Бик матур булды, балалар, барыгыз да булдырдыгыз! Я, хәзер әйтегез инде, урман нәрсә соң ул?Анда нәрсәләр бар?

-урман – тиңсез хәзинә,

-анда җәнлекләр, җанварлар яши,

-гөмбәләр, чәчәкләр, агачлар, җиләкләр үсә,

– дару үләннәренә бай.

Тәрбияче: Бик, дөрес. Ә сез нинди дару үләннәрен беләсез соң? (Балалар искә төшереп, кабатлыйлар) Әле шулар өстенә, минем сезгә тагын берничә киңәшем бар. Әгәр дә сез урманга барасыз икән, үзегездән соң чүп-чар калдырмагыз, шауламагыз, рәнҗетмәгез! Әгәр дә юлда шырпы тапсагыз, аны кулыгызга алмагыз, урманда учак ягарга ярамый, эссе көннәрдә бигрәк тә, янгын чыгарга мөмкин. Җәнлекләр, кошлар һәлак булыр.

-Балалар, хәзер инде, бергәләшеп кайтыр юлга чыгыйк. Безнең автобусыбыз кайдарак икән?

-Аяз, әйдә без утырабыз, алып кайтырсыңмы ?

-Әйе. (Балалар һәркайсы үз урыннарына утыралар) Менә, балалар, без кайтып та җиттек.

-Ягез, сәяхәттә сезгә рәхәт, күңелле булдымы соң?

-Әйе.

-Сез бик әдәпле, акыллы балалар икәнсез, шушы бергәләп өйрәнгән кагыйдәләрне онытмагыз. Шуның белән безнең сәяхәтебез тәмам.

Барысы бергә: Эшләрегез уң булсын, өстәлегез мул булсын, сау-сәламәт булыгыз!

-Шөгылебез тәмам, игътибарыгыз өчен зур рәхмәт.

 

Татарстан Республикасы

Яр чаллы шәһәре

“46 нчы катнаш төрдәге

“Каен җиләге” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ФАЗЛЫЕВА ЛАНДЫШ ШАМИЛ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий