Конспект: “Кышны көтәбез”
Математик күзаллау сәләтен үстерү.
Максат: Уеннар аша геометрик фигура –турыпочмаклыкны танып белергә өйрәтү. Төрле уеннар аша ныгыту. Бердәм аралашу эшчәнлегенә балаларда кызыксыну уяту.
Әйләнә-тирә белән таныштыру: Кышкы уеннар аша белемнәрен киңәйтү.
Максат: Иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Ш-Ш-Ш, ВЫЖ-ВЫЖ, сызгыру …. авазлар өстендә эшләү.
Дидактик уеннар: “Кар бабай төзү”
Максат:Кул-бармак мускулларын ныгыту.Уеннар аша бер-берсенә ярдәмләшү хисен тәрбияләү.
Эшчәнлек барышы:
Балалар ярымтүгәрәк ясап утыралар.
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле бүген безгә күпме кунаклар килгән. Без аларны күрүебезгә бик шатбыз. Әйдәгез әле, алар белән елмаеп исәнләшәбез.
Суыктан да курыкмыйча
Килгән безгә кунаклар, (хәрәкәтләр белән күрсәтү)
Юллар озын, туңгансыздыр.
Йөрәк җылысы белән (уч төбендә апаларга өрү)
Җылытабыз сезне, кунаклар.
Елмаегыз, кунаклар!
Тәрбияче: Балалар, апаларыбыз ни өчен туңганнар дип беләсез? Кунакларыбыз өшердәй кайсы вакыт?
Балалар җавабы: (кыш)
Экранга карыйк әле, апалар ни өчен өшегән инде. (Балалар җавабы)
(Кыш турында слайдлар карау)
Тәрбияче: Балалар, ә мин көз дип уйлыйм. Көз бит тышта, яфраклар оча һ.б.
(Балалар җавабы тыңлана)
Тәрбияче: Кыш икәнен каян белдегез?
Балалар (берничә баладан сорау) (Салкын, суык, кар ява, елгаларда бозлар ката һ.б.)
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез, хәзер күзләрне йомыйк та, ничек итеп буран җирне себергәнен күз алдына китерик. Ә агачлар җилнең искәненә каршы ничек итеп иеләләр! Бөтен җир ап-ак! Әнә ничек итеп кар бөртекләре ялтырый! Кар бөртекләре шундый матур! Алар бер-берсенә һич кенә дә охшамаганнар, алар һәрвакыт төрле! (Кышкы авазлар – кар шыгырдавы, җил исүе, буран тавышы уйный)
(Күзләрне ачу)
Серле тартма чыгару.
Тәрбияче: Балалар, без күзебезне йомып утырганда әллә кышкы буран белән инде, безгә “Серле тартма” килеп җиткән. Нәрсәләр бар микән, ачып карыйк әле. (Анда – төрле биремнәр.)
1 бирем: фигуралардан корылган пирамида рәсеме
Тәрбияче: Пирамида нәрсәләрдән ясалган икән, балалар?
Балалар: Түгәрәк, өчпочмак, квадрат, турыпочмаклык.
Тәрбияче: Нинди фигуралар инде болар? (Балалар җавабы -геометрик фигуралар). Дөрес. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле (балалар белән бергәләп кабатлау). Балалар, турыпочмаклык пирамидадагы кайсы фигурага охшаган? (Балалар җавабы-квадратка).
Тәрбияче: Дөрес, балалар, квадратка охшаган. Ә хәзер турыпочмаклыкны квадрат белән чагыштырып карыйк әле. Квадратның дүрт ягы да бертигез-турыпочмаклыкның ике ягы озын, ике ягы кыска. Балалар, безнең бүлмәдә турыпочмаклыкка охшаган предметлар бар микән, як-ягыбызга карыйк әле.
Балалар җавабы (ишек, өстәл, шкаф һ.б).
Тәрбияче икенче биремне укый.
Тәрбияче: Матур итеп кышны тасфирлаган гимнастика ясарга кушылган.
Балалар, килеп бастык (Музыка уйный)
Тышта әкрен генә кар ява (кулларны алга сузып күрсәтү)
Менә шулай, менә шулай кар ява.
Җил чыкты (кулларны өскә күтәрү, уңга-сулга селкетү, ш-ш-ш)
Җил көчәйде, буран чыкты (кулларны алга куеп әйләндерү, Выж-выж-выж)
Җил уссалланып сызгыра (сызгыру)
Җил тынды, көн матурланды.
Кар ыргытып уйнау (Кар йомарламын ыргыту хәрәкәтен ясау)
Прогулкада ясаган Кар бабайны ясап алабыз.
1. Кар тәгәрәтү (хәрәкәтләр белән күрсәтү)
2. Гәүдәсен куябыз (куллар белән күрсәтү)
3. Баш кую (күрсәтү)
4. Чиләк кигезү (күрсәтү)
5. Кишер кую (күрсәтү)
6. Кулларны кую (беләкләрне кысу)
7. Аякларны кую (аякларны тыпырдатып кую)
8. Кар бабай әзер, нык басып тора (балалар белән нык басу)
9. Кичкә салкын җил чыкты . Кар бабай туңа башлады (башны иңсәгә яшерү).
10. Кар бабай нык тора(гәүдәне катыру)
11. Җил көчәйде, кар бабайны җимермәкче була.
12.Кар бабай нык тора җилгә бирешми.
13. Җил китте. Таң атты, иртән булды, кояш чыкты, кар бабайны күрде. Кар бабайны җылытырга уйлады. Кояш җылыта башлады, җылыга Кар бабай эри башлады (башны аска төшерү, яңадан иңсәләргә төшерү, аннан куллар салынып төшә).
14. Аннан гәүдә эри (алга бөгелү)
15. Аяклар эри, гәүдәне тота алмый(тезләрне бөгү)
16. Аннан әкерен генә утыра(идәнгә утыру)
17. Кояш нык эретә, Кар бабай эреп суга әйләнде дә, агып китте(идәнгә яту).
Тәрбияче: Балалар, хәзер торып басыйк әле, безнең кар бабай эреп бетте бит, Әйдәгез, хәзер тагын күп итеп Кар бабайлар ясыйк.
(Музыка куела)
Пазллардан “Кар бабай төзү”
Тәрбияче: (биремне укый). Төрле предметлар ясалган рәсемнәрнең нинди геометрик фигураларга охшаганлыгын әйтеп чыгарга һәм кырыйларына шул фигураларны урнаштырырга кирәк. (Музыка куела.)
Тәрбияче балаларга әйттерә. (Туп-түгәрәк, шапка-өчпочмак, кубик-квадрат, сумка-турыпочмаклык)
Тәрбияче: Балалар, турыпочмаклык нәрсәгә охшаган инде (Сумкага).Бик дөрес балалар, сумкага охшаган.
Бер бала такта янына чыгып эшли, калганнары өстәлдә эшлиләр.
Балалардан әйттерү.
Тәрбияче: (алдагы биремне уку). Балалар, кышкы урманда нинди җәнлекләр була әле ул, сез аларны әйтеп чыгыгыз, -диелгән.
Тәрбияче: Балалар, димәк, нинди җәнлекләр инде (балалар җавабы – аю, бүре, төлке, куян һ.б.) (Ачыклау) Җәнлекләр нәрсә ярата?
Балалар, боларның барсы бергә нинди хайваннар инде? (Балалар җавабы (Кыргый хайваннар). Хәзер җәнлекләрне күчтәнәчләр белән сыйлыйк. (Аю-бал, куян-кишер, төлке-сыр,һ.б) (Бер өстәлнең дөреслеген икенче өстәл тикшерә). (Түгәрәк эчендә хайваннар рәсеме ясалган, “күчтәнәч”ләр рәсемен шул хайваннарга туры китереп кую)
Тәрбияче: Менә, балалар, булдырдыгыз. Молодцы!
Балалар, без бүген нәрсәләр өйрәндек инде?
-Пирамида ясадык.
-Нәрсә белән ясадык?
-Геометрик фигуралар белән.
-Дөрес, нинди яңа фигуралар өйрәндек?
– Турыпочмаклык.
– Тагын нәрсәләр өйрәндек ?
-“Кар бабай төзедек, рәсемнәрне геометрик фигуралар белән чагыштырдык, урман җәнлекләрен үзләре яраткан ризыклар белән сыйладык”.
Тәрбияче: Шуның белән дәресебез тәмам. Барыгыз да молодцы!
Татарстан Республикасы
Мөслим муниципаль районы
Мөслим авылы
“МИЛӘШКӘЙ” гомумүстерелешле балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
I квалификацион категорияле тәрбиячесе
ЧЕРНОВА РӘМЗИЯ МИРЗАГАЛИ КЫЗЫ
Комментарии: |