Яңа фикерләр:

postheadericon Аллаһ турында беләсем килә!

1290712161_iss013e78960Без яши торган дөньяда бөтенесе дә искиткеч матур һәм камил булган тәртиптә: җир һәм җирдә булган барлык нәрсә дә, күк йөзе һәм без анда күргәннәр барысы да – кояш, ай, йолдызлар һәм башка планеталар. Боларның бөтенесен дә Бөек Аллаһ бар иткән.

Ни өчен ел фасыллары алышынып тора? Ни өчен гел җәй яки кыш кына түгел? Ни өчен бу дөнья яратылган? Ә кеше ни өчен бар ителгән? Ни өчен агачлар һәм үләннәр яшел, ә күк йөзе зәңгәр? Ни өчен? Ни өчен? Минем боларны беләсем килә!!!

Олылардан бу турыда сорагач, алар:

– Моны Аллаһ Тәгалә шулай теләгән. Аллаһ бөтенесен дә белә, чөнки Ул – Белүче, Зирәк, Хикмәтле, – диләр.

– Димәк, Аллаһ бөтенесен дә белә? – дип сорыйм мин.

–  Әйе, Ул бөтенесен-бөтенесен дә белә, Аның өчен серләр юк, – дип җавап кайтаралар миңа.

Аллаһка мин бик-бик рәхмәтлемен, чөнки Ул миңа әти-әнине, абый-апаларны, без ашый торган ризыкны, эчә торган суны һәм тагын искиткеч күп нәрсәләрне бирде. Шуңа күрә дә минем Аллаһ Тәгалә турында тагын да күбрәк беләсем килә. Ә синең?

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий