Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Өч күзле светофор”

светофУртанчылар төркеме өчен

 

Максат:

Балаларның юл билгеләре һәм юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен камилләштерү.

Дидактик уеннар, ситуатив мәсьәләләр аша балаларда игътибарлылык тәрбияләү, уйнау сәләтләрен үстерү.

Балаларны мнемотаблица белән таныштыру, рәсемнәр арасында бәйләнешләр табарга өйрәтү.

Балаларда ярдәмчеллек сыйфаты тәрбияләү.

Кулланма материаллар: транспорт төрләре рәсемнәре һәм аларны куеп бару өчен табло: ситуатив мәсьәләне чагылдырган өч рәсем; юл билгеләре макеты, мнемотаблица, балаларда юл билгеләре киемнәре, магнитофон язмасында машиналар тавышы, зур юл макеты, “серле” җәймә.

 

 

Шөгыль барышы:

Тәрбияче: Балалар, килгән кунаклар белән исәнләшик әле. Мин сезне бер патшалыкка сәяхәткә алып барам, ә ул бик-бик еракта. Ә кайсы патшалыкка икәнен табышмак белән әйтәм.

 

Алмаш-тилмәш өч күз яна:

Яшел, сары һәм кызыл.

Урамда исән йөрергә

Булыша ул көнозын.

 

Балалар:Светофор.

Тәрбияче: Дөрес әйттегез. Димәк, без светофор патшалыгына бара алачакбыз. Ә сезнең ул патшалыкка нинди төр транспорт белән барасыгыз килә?

Балалар: Минем самолетта очып барасым килә, ә мин трамвайда барыр идем, минем көймәдә йөзеп барасым килә, ә мин такси чакыртам да барам, минем вертолетта очып барасым килә, ә мин пароход белән барыр идем.

Тәрбияче: Балалар, сезнең бу төр транспортларга утырып йөргәнегез бар. Ә телисезме, мин сезне әкияттә генә була торган серле җәймәгә утыртып алып барам? Ягез әле, уңайлы итеп утырыгыз, кулга-кул тотыныгыз. Патшалыкның юллары бик катлаулы, буталчык. Сезгә бик күп сынаулар үтәргә туры киләчәк. Кагыйдәләрне төгәл үтәсәгез, патшалыкның кадерле кунаклары була алырсыз. Сез зур сынаулар үтәргә әзерме? (Балалар бер җәймәгә утыралар һәм күзләрен йомалар, серле музыка уйный. Күзләрен ачуга тәрбияче светофор булып киенә.)

Тәрбияче: Балалар, рәхим итегез, сез светофор патшалыгында. (Балаларны полицейский белән светофор булып киенгән балалар каршы алалар.)

Полицейский: Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел. Светофор: Сак йөрегез! Күзегез булсын гел юлда гына. Чыгыгыз урам аша. Тиеш урыннан гына. Хәерле юл, дусларым. Исән-имин йөрегез. Юлда тәртипле булуның файдасы күп, белегез!

Тәрбияче: Сәяхәт маршрутын карап китик. Схема буенча тукталышларның “Зирәкләр сукмагы”, “Ялгышлар аланы”, “Юл билгеләре” күргәзмәсе һәм зур урамдагы “Реклама” тактасы янында булуы ачыклана.

Тәрбияче: Әйдәгез, балалар, “Зирәкләр сукмагыннан” башлыйк сәяхәтне. Сорауларны тыңлагыз: светофорның яшел төсе нәрсәне аңлата? – Машинага утырып баручы кем була? – Җәяүлеләр кайдан йөриләр? – Тротуардан янгын сүндерү машинасы һәм полиция машинасы кара-каршы киләләр. Кайсы юл бирер?

Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, бигрәк зирәк, акыллы булып чыктыгыз. Хәзер юлыбызны дәвам итеп “Ялгышлык аланына” барыйк. Рәсемнәрне игътибар белән карагыз әле. Рәссам анда нинди ялгышлар җибәргән? (Балалар рәсемнәрдә күрсәтелгән ситуатив мәсьәләләрне чишәләр.)

Балалар җавап биреп бетерүгә Кирлемән чыга: – Ә мин бу рәсемнәрне сезне ялгыштыру өчен ясадым.

Балалар: Ә без ялгышмадык.

Тәрбияче: Ай, Кирлемән, син үзең ялгышасың, патшалык кунаклары бик зирәк күренәләр.

Кирлемән: Алайса, әйдәгез әле, монда килегез.

Тәрбияче: “Юл билгеләре” күргәзмәсе була бу.

 

Кирлемән:

Нәрсәгә әле кинәттән

Уклар йөри түгәрәктән?

Машиналар әйләнеп,

Бер-берсенә бәйләнеп,

Йөриләр түгәрәктән?

 

Бала:

Белегез, бел, бу мәйданда:

Туры юл юк икән анда.

Шуңа күрә түгәрәктән

Уклар йөри әйләнеп.

 

Кирлемән:

И әйбәт тә соң инде.

Шушы өндәү билгесе.

Әллә шушында гына

Рәхәтләнеп биисе?!

 

Бала:

Юк! Юк минем дусларым,

Монда юл бик куркыныч!

Бу билге сорый бездән:

“Үтегез әкрен, тыныч!”

 

Кирлемән:

Бу батарея ник монда, рәсемдә эленеп тора?

Әллә юлчылар буранда, бел шушында җылына?

 

Бала: Бу билге шофёрларга: Болай дип әйтә бит ул: Тукта, әнә ерактан: Бер поезд килә тизләп: Шлагбаумнан чыкканда: Түземлек бик зур кирәк.

Кирлемән: Бер кеше җир казый

Берәрегез беләме?

Әллә монда байлыклар,

Акчалар күмелгәнме?

Бала: Юк шул, юк белмәдең! “Юл эшләрен” күрмәдең.

Тәрбияче: Күрдеңме, Кирлемән, балалар юл билгеләрен бик яхшы беләләр. Юлны дәвам итик. Инде юл читенә дә килеп җиттек. Монда ниндидер реклама тактасы, яле карыйк. Ә-Ә, балалар, бу рәсемнәрдән торган таблица. Сез мондагы рәсемнәрдән ниндидер бәйләнешләр табарга тиеш. Яле кайсыгыз өлгеррәк? (мнемотаблица белән эш) – бу рәсемнәр транспорт төрләре; – ә бу рәсемнәр юл билгеләре; балаларны автобус белән йөрткәндә автобуска “Монда басалар” билгесе куела.

Кирлемән: Мин дә бәйләнеш таптым. Балалар бакчасы янына “Балалар”! билгесе куела.

Тәрбияче: Ай, Кирлемән, булдырдың, сөендердең! Шулай да киңәшләребезне тыңлап кит әле:

1 бала: Юл билгеләре безгә: Бик күп нәрсә әйтәләр. Кирәк чакта боералар, кирәктә кисәтәләр.

2 бала: Юлны аркылы чыкканчы: Карап ал уңга-сулга: Якында машина күрсәң: Ашыкма чыкма юлга.

3 бала: Светофор юл чатында. Сиңа юлдаш төс – яшел. Кызылга аяк атлама, ялтыраса да яшел.

4 бала: Һәлакәтләр булмасын дип: Телидер һәрбер йөрәк. Шуңа күрә дә йөргәндә: Бик сак булырга кирәк!

Бергә: Юкка гына әйтмәгәннәр: Ашыккан ашка пешкән: Сабыр иткән- барып җиткән, чыгарма, Кирлемән, истән!

5 бала: Юл кагыйдәләрен белмәүче: Урам- юлдан йөрмәсен: Бик йөрисе килә икән: Кагыйдәсен өйрәнсен!

6 бала: Кайда гына йөрсәгез дә: Игътибарлы булыгыз: Кагыйдәләрне үтәгез, имин булсын юлыгыз!

Тәрбияче: Хәзер җырлап та алыйк “Яшел урам”! Кадерле балалар, сезгә һәрвакытта да иминлек телим, әти-әниләрегезне тыңлап, юлда кагыйдәләрне төгәл үтәп яшәргә язсын. Очрамасын каршылыклар һич сезнең юлыгызда: Тик яшел ут янып торсын һәрвакыт юлыгызда! Балалар, светофор патшалыгында ошадымы? Төрле уеннар уйнарга тагын килербез әле, Кирлемәнне дә өйрәтербез. Хушыгыз.

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендәтәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге

330 нчы номерлы балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

САЛЯХИЕВА ГӨЛНАЗ ГАЛИМУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий