Яңа фикерләр:

postheadericon Күңел ачу кичәсе: “Тавык, Тычкан һәм Көртлек”

тавык

2-3 яшьлек балалар өчен

 

Зал бизәлеше. Зал шарлар, картиналар, рәсемнәр, плакатлар белән бизәлә.

Катнашалар: Тәрбияче, балалар, Тавык, Тычкан һәм Көртлек.

 

Күңелле музыка астында балалар залга керәләр һәм алдан билгеләнгән урынга утыралар.

Тәрбияче: Балалар, татар халкының бик күптәннән җыелып бүгенге көнгә кадәр килеп җиткән традицияләре, авыз иҗаты, уен һәм бәйрәмнәре, сәнгатьчә эшләнгән борынгы бизәнү әйберләре, традицион һөнәрләре, гаилә тәрбиясе бар. Менә шулар барысы да халык педагогикасы дип атала. Халык педагогикасы безне акыллы, тырыш, эш сөючән, матур, җитез, ярдәмчел, бере-береңне хөрмәт итәргә өйрәтә. Халык педагогикасы бик бай, без аны белергә, кызыксынырга тиеш. Менә без сезнең белән бүген татар халык иҗатының бер әсәре белән танышып китәрбез. Әкиятне карагач, тыңлагач, сез үз фикерегезне дә әйтеп карасыз әле. Башладык!

 

Тәрбияче: Тавык, Тычкан һәм Көртлек бергә торалар икән. Көннәрдән беркөнне Тавык арпа бөртеге тапты, шатлыгыннан кытаклап җибәрде:

Тавык:— Арпа таптым, арпа таптым! Аны тарттырырга кирәк. Арпаны тегермәнгә кем алып бара?

Тычкан:— Мин бармыйм.

Көртлек: — Мин дә бармыйм.

Тәрбияче:Ни эшләргә? Тавык арпаны тегермәнгә үзе алып барды да он итеп тарттырып куйды.

 

Тавык: Өйгә онны кем алып кайта? — дип сорады.

Көртлек: — Мин алып кайтмыйм,— диде.

Тычкан:— Мин дә алып кайтмыйм,— диде.

Тавык онны үзе алып кайта.

 

Тавык: — Ипине кем изә? — дип сорады.

Тычкан: — Мин измим,— диде.

Көртлек:— Мин дә измим,— диде.

Тавык ипине дә үзе изә.

 

Тавык: Мичкә кем яга?

Тычкан:— Мин якмыйм.

Көртлек: — Мин дә якмыйм.

Тавык мичне дә үзе яга.

 

Тавык:— Мичкә икмәкне кем куя?

Тычкан:— Мин куймыйм.

Көртлек: — Мин дә куймыйм.

Тавык икмәкләрне дә үзе куя.

 

Тәрбияче: Икмәкләр бик уңдылар — кабарып кызарып пештеләр.

Тавык аларны чыгарып өстәлгә куйды да:

— Ә икмәкне кем ашар? — дип сорады.

Тычкан:— Мин ашыйм,— диде һәм өстәлгә килеп утыра.

Көртлек:— Мин дә ашыйм,— диде һәм ул да килеп утырды.

 

Тәрбияче: Балалар, сезгә әкият ошадымы?

Балалар: Әйе, ошады.

Тәрбияче: Кем, кайсы образ ошады:

Балалар: Тавык ошады. Ул бөтен эшне дә эшли белә һәм берүзе барлык эшне эшләп чыкты.

Тәрбияче: Кем ошамада?

Балалар: Көртлек, Тычкан.

Тәрбияче: Ни өчен, балалар?

Балалар: Алар Тавыкка ярдәм итмәделәр, алар бер эш тә эшләмәделәр. Алар әзерне генә ашарга утырдылар.

Тәрбияче: Әйе, дөрес, балалар. Эш күмәк икән, димәк, бергә ерып чыгарга кирәк. Менә халык педагогикасы Тавык, Тычкан һәм Көртлек образлары аша безгә бердәм булырга өйрәтә. Тагын нәрсәгә өйрәтә, балалар?

Балалар:

– ярдәмчел булырга,

– эш сөяргә,

– булышырга.

Тәрбияче: Дөрес, балалар! Әйдәгез әле халык педагогикасы безне нәрсәләргә өйрәтә ала икән, шуны карап китик.

 

Өч кыз бала татар халкының бизәнү әйберләрен, өч малай түбәтәй, билбау, кулъяулык тотып чыгалар һәм күрсәтәләр.

Тәрбияче: Менә безнең борынгы бабалаларыбыз-әбиләребез бик сәләтле булган, шундый алкалар, беләзекләр ясаганнар, түбәтәйләр тегеп чиккәннәр, кызлар егетләргә кулъяулыгы чигеп биргәннәр, димәк алар тырыш булганнар, матурлыкны күрә белгәннәр.

 

Биш кыз, биш малай уртага чыгып, мәкальләр әйтәләр:

Сәлам һәм сорашу

– Сорашканның гаебе юк.

– Татлыга татлы җавап.

– Тауга кычкыр, ул да сиңа кычкырыр.

– Соравына күрә җавабы.

– Урынсыз сорау бирү ахмаклык галәмәте.

 

Сөйләшә белү

– Сөйләсәң, сүзнең маен чыгар.

– Сүз сөйләсәң, ашыкма.

– Сөйли белмәгән сүзенә батар.

– Үзең ишетәсең килмәгән сүзне кешегә сөйләмә.

 

Вакытында, урынында сөйләү

– Сүзнең башыннан элек төбен уйла.

– Яшьне ат базарында сорыйлар.

– Былтыр кысканга, быел кычкырмыйлар.

– Һәрбер сүзнең урыны бар.

– Сүз уңае килгәндә, сүтегеңне ямап кал!

 

Тәрбияче: Әйе, алар үткен телле, җөр телле иҗади булганнар.

Дүрт кыз, дүрт малай алга чыгып дүрт ел фасылы турында сынамышлар әйтәләр:

– Күк иртә күкрәсә, яз иртә килер.

– Август аенда аяз булса, көз пычрак булыр.

– Кыш кар күп булса, җәй яңгырлы булыр.

– Сентябрь аяз – кыш салкын.

– Имәндә чикләвек күп булса, кыш каты килә.

– Яз көне эретмичә озак туңдырып торса, җәй коргак була.

– Көз озын килсә, яз соң килер.

Тәрбияче: Димәк халкыбыз зирәк тә булган, шулай бит, балалар. Бездә дә шушы ук сыйфатлар тәрбияләнергә тиеш. Без дә зирәк, акыллы, өлгер, әхлаклы тәрбияле булырга тиеш.

 

Шушы вакытта матур музыка яңгырый. Группага башларын иеп, Көртлек белән Тычкан килеп керәләр.

Көртлек белән Тычкан бергә: Балалар, гафу итегез безне. Без сезне тыңлап тордык һәм бик күп яхшы сыйфатларга өйрәндек.

Тәрбияче: Балалар, гафу итәбезме Көртлек белән Тычканны?

Балалар: Әйе, гафу итәбез. Безнең янга әдәплелек шөгыльләренә чакырып калабыз аларны.

Көртлек белән Тычкан бергә: Рәхмәт, сезгә, без үзебезнең гаебебезне аңладык.

Кичә “чәйханә” уены белән тәмлана.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“49 нчы “Гөлназ” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ХАЙБРАХМАНОВА ГӨЛЗИРӘК ГАЗИНУР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий