Сценарий: “Чукмар белән Тукмар”
Уртанчылар төркеме балалары өчен
Абдулла Алиш әкияте буенча сәхнәләштерелде.
Катнашалар:
– әби,
– песи-Мырауҗан,
– Чукмар – ак әтәч,
– Тукмар – кара әтәч,
– Алып баручы.
Алып баручы: – Бер әбинең ике әтәче булган. Берсе ак, ә икенчесе кара төстә. Әби ак әтәченә чукырга бик оста булганга Чукмар, ә карасына тукмарга яратканга күрә Тукмар дип исем биргән. Бу ике әтәч гел талашып-сугышып торганнар, җитмәсә әләкче дә булганнар, ди.
/Сәхнә ачыла. Әби килеп чыга кулында савыт белән җим/
Әби: -Ти-ти-ти… Кая минем әтәчләрем, килегез, кил, җим алып чыктым, ашап алыгыз, ачыккансыздыр.
/Чукмар, аның артыннан Тукмар килеп чыгалар, икесе дә ачулы, усал, канатлары тырпайган. Җим ашый башлыйлар/
Чукмар: -Тукмар, җитте сиңа, күп ашадың инде, калганы минеке, кичә дә миңа җим аз эләкте.
Тукмар: -Ах, син, туймас тамак, һаман сиңа әз, тагын мине куасың. Юк, мин дә туймадым, ашыйсым килә. Бар, үзең кит.
Чукмар: – Әле син миңа каршы киләсеңме, мине куасыңмы. Хәзер мин сине чукый башлыйм, башкача минем белән талашмассың.
(Чукмар Тукмарны чукый башлый; сугышу күренеше; бу тавышка йоклап яткан җиреннән песи-Мырауҗан уяна, кычкырып җибәрә, ачуланып сыртларын кабарта, тавышны бераз тыңлап тора һәм ике әтәчнең сугышканын күреп сөйләнә башлый )
Мырауҗан: – Мияу-мияу, бу сугыш чукмарлары бүген дә йокларга бирмәделәр. Булмаса әбигә кереп әйтим. Әби, әби!
(Мырауҗан өйгә кереп китә )
Әби: -Эх, сез, юньсезләр, тагын сугышасызмы? Бетмәде инде шушы тавышыгыз!
Мырауҗан: Әби, мин дә ялыктым бу кычкырышудан. Алар миңа гел йокларга ирек бирмиләр.
Әби:- Ярар, пескәем, йомшагым, бар, йокла. Тычканнардан төнлә өемне саклап йоклый алмыйсың шул. Ә көндез болар тынгылык бирмиләр. Берәр чарасын тапмый булмастыр.
Чукмар, Тукмар: – Кичер, әбием, кичер, Мырауҗан, без бүтән болай сугышмабыз. Тату яшәрбез, дус булырбыз.
Әби: -Ярар, бу юлы гафу итәбез. Барыгыз яшел үлән ашагыз.
(Әби китә)
Чукмар белән Тукмар да китәләр. Үлән ашый башлыйлар. Бераздан тагын тавышлана башлыйлар.
Тукмар: – Кит, дидем мин сиңа. Китмәсәң, әбигә әйтәм. (Кычкыра)
-Әби, әби, Чукмарың мине чукый-чукый канатып бетерде.
Чукмар: -Әби, әби, кара әле Тукмарың тукый-тукый күгәртеп бетерде.
Әби чыга: -Ялыктым шушы әләкләшүегездән. Нәрсә генә эшләтим икән мин сезне?
Песи йоклаган урыннан якынрак килеп:
-Әбием, күз нурым, бир берсен күршеләргә. Берәү генә калгач сугыша да, талаша да алмаслар.
Әби: -Ишеттегезме, нинди язмыш көтә сезне. Хәзер инде күпме генә ялынсагыз да сезне кызганмыйм.
(Тукмарны култыгына кыстырып алып чыгып китә).
Кулланылган әдәбият:
1. А.Алиш. “Кто самый сильный?”. Казань, 2003г.
2. А.Алиш. “Әкиятләр”.Казань,2006г.
3. Щеткин А.В. «Организация театральной деятельности в дошкольном образовательном учреждении». Абакан, 2004 г.
Татарстан Республикасы
Яр Чаллы шәһәре
“49 нчы “Гөлназ” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең
югары квалификацион категорияле тәрбиячесе
БИКТИМИРОВА ИСЛЯМИЯ ИСМӘГЫЙЛЬ КЫЗЫ
| Комментарии: |