Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Урман китапханәсе»

китап4-5 яшьлек балалар өчен интеграцияләнгән шөгыль конспекты

 

Максат: Балаларның әйтелгән сүзләрнең мәгънәсенә туры килерлек хәрәкәтләр ясарга өйрәтү. Ишетү сәләтен, игътибар белән тыңлау, сөйләшкәндә дөрес сулыш алырга, авазларны дөрес итеп әйтергә күнектерергә, күргәнне истә калдырырга өйрәтү. Балаларны активлаштыру, мөстәкыйльлелек тәрбияләү. Белем алуга омтылыш уяту, китапларга сакчыл караш тәрбияләү.

Кереш сүз

Дөньяда күп белим, дисәң

Һәм акыллы булыйм, дисәң,

Төрле илләр гизим, дисәң,

Дингезләрдә йөзим, дисәң,

Китап синең дустың булсын

Һәм ул дуслык ныклы булсын.

 

Китапны сатып була

Һәм сатып алып була.

Кайчагында дустың белән

Бергәләп укып була,

Һәм китапны туган көнгә

Буләк итәргә була.

Ә тагын китапханәдән

Алып укырга була.

 

Тәрбияче: Ә сез китапханә белән танышмы? Кемнең китапханәдә булганы бар?

(Балалар җавабы)

Тәрбияче: Әгәр без урман китапханәсенә барсак, сез риза булыр идегезме?

Балалар: Әйдәгез.

Тәрбияче: Соң әйдәгез, җыенабыз .

Тиз генә киенәбез. (Киенәләр, тезелеп басалар)

Балалар: Без әзер инде күптән,

Кояш елмая күктән. (Тез итеп басалар, кулларын өскә күтәрәләр)

 

Тәрбияче: Урман буйлап китәрбез,

Тиздән барып житәрбез (Зал буйлап йөриләр )

Нигә чирәм дымланган?

Кичә бит яңгыр булган. (Аяк очларына басып күлдәвекләрне урап узу)

 

Үкчәләргә баскан килеш

Төп яныннан үтәбез.

Гөмбәләр безне күрсен дип,

Сәләм биреп китәбез. (Үкчәләргә басып йөрү )

 

Ак каеннарга карап

Без барабыз тез атлап.

Әйлән – бәйлән уйныйлар,

Безгә яулык болгыйлар. (Гимнастларча йөру)

 

Нәрсә булган ? Давылмы?

Адаштык без, ахры.

Ау-ау,

Чытырманны үтәрбез, аннары ял итәрбез. (Тезләрне өскә күтәреп йөрү)

Күрәм каршыда сазлык,

Зур-зур адымнар ясыйк.

Урман китапханәсенә

Сукмагыбызны табыйк. (Киң адымнар ясау)

 

Менә бит безнең сукмак

(Ай – яй, киткәнбез ерак)

Сукмагыбыз тасма кебек сузылган,

Сукмагыбыз елан кебек борылган (Борылмалы йөреш)

 

Безнең нәни аяклар сукмактан йөгерәләр. (Җиңелчә йөгерү)

Без бардык та бардык,

Бераз гына арыдык.

Ничек итсәк иттек

Менә килеп тә җиттек. (Тыныч кына йөрү)

 

Тук-тук-тук

Кем бар монда? (Бер кул белән икенчесенә тукылдаталар)

Баскыч төбендә

Безне ябалак каршы ала.

Ул җәнлекләр арасында

Иң аңлы дип санала.

 

Ябалак. Хәерле көн, дусларым. Мин бик шат сезне күрүемә. Рәхим итегез! Күп еллар инде мин шушы китапханәдә китапханәче булып эшлим. Китап алыгыз укырга – онытмагыз кайтарырга.

 

Игътибарлыкка күнүгүләр.

 

Куян сикергәләп килә

Һәм шундый сорау бирә

Туным модадан чыкты

«Мода» журналы юкмы?

 

Әнә бүре дә килә, баласы белән бергә.

Бүре турында әкият

Бармы сезнең киштәдә?

Мин баламны өйрәтермен

Бары яхшы эшләргә.

 

Әнә аю дус килә, нәрсәгәдер үкерә

Бал яратам, бал кирәк.

«Бал» дигән китап кирәк

Бармы шундый китабыгыз?

Булмаса эзләп табыгыз.

Кышын эшем юк минем.

Китап укып ятармын. (Аю хәрәкәтләр ясый)

 

Төлке килгән, борчылган.

Ябалак: Төлкениса, ни булды сиңа?

Яле, аңлатып бирче миңа.

 

Төлке: –  Саумы, ябалак.

Син мине коткар.

Мине инде хәзер кем мактар.

«Мисс – Лиса» бәйгесендә

Катнашыр идем мин дә…

Тик, койрыгымны этләр

Бераз ямьсезләттеләр.

Койрык бизәү турында

Берәр китап бир миңа.

 

Ябалак: Мә, төлке, тынычлан. Шушындагы киңәшләрне укы.

Ә хәзер, дусларым, сезне сынап карыйм. Табышмаклар яратасызмы?

 

Бармаклар өчен күнегүләр

Агач түгел – яфраклы,

Күлмәк түгел тегелгән,

Кеше түгел, сөйли.

Нәрсә бу? (Китап ) (Бармаклар белән текстка карата хәрәкәтләр күрсәтәләр)

 

Көндез йоклый,

Төн оча,

Тычкан тота,

Агач кушына кача. (Ябалак) (Бармаклар белән текстка карата хәрәкәлтәр күрсәтәләр)

 

Ябалак: Табышмакларга дөрес жавап таптыгыз. Ә тиен бармы сезнең белән? Ул да       бит китаплар ярата.

Балалар: Әнә безнең тиенебез.

– Тиен, нигә качасын?

– Әллә бездән куркасың?

Чык син чыршы артыннан.

Кил бирегә, тартынма.

Түгәрәккә басабыз,

Бергә уйнап алабыз. (Уң якка һәм сул якка иеләләр, тиенне чакыралар)

Тәрбияче. Ә хәзер уку залына күз салыйк.

 

Мимик күнегүләр

Нигә төлке шулай көлә? (Көләләр)

Аюның елыйсы килә?(Елыйлар)

Әле куян көлә иде, елап утыра инде.

Бүре дә уйга чумган

Күрәсен, нидер булган….Нигә шулай кыланалар,

Бәлки, алар юаналар?

Ябалак.  Юанмыйлар, кыланмыйлар,

Алар бит китап укыйлар.

 

Бармак уены

Китап алыйк кулларга

Әзерләник уйнарга.

Күрегез бу рәсемне,

Рәсемдәге кәрзинне.

 

Тук-тук, тукран,

Тукылдатып утырам.

Нигә чирәм тапталган?

Елан шуышып барган.

 

Без агачка җимлек элдек.

Ике песнәк очып килде.

Китап белән дус булыйк

Хәзергә ябып куыйк (Тыныч музыкада балалар ял итәләр)

 

Дәрес тәмамлана.

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Идел буе районы

“47 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

МӨХЕТДИНОВА ГҮЗӘЛИЯ МИНГОСМАН КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий