Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: «Куян кунакка килгән»

iУртанчылар төркемендә шөгыль  эшкәртмәсе

.

Максат: балаларны тәрбияче сөйләмен тыңлый һәм аңлый  белергә, «кем?», «нәрсә?» сорауларына җавап бирергә өйрәтү; яшелчә исемнәре, төсләр, саннар белән таныштыруны дәвам  итү; фикерләү сәләтен үстерү; татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Күрсәтмәлелек: куян, кабак, яшелчәләр, кояш рәсеме, кояш төшерелгән медальләр, пиктограмма.

Эшчәнлек барышы.

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар, хәерле көн! Кәефегез ничек? Рәсемдәге кояш кебек яхшымы? (Кояш рәсеме күрсәтеп)

Балалар. Әйе!

Тәрбияче. Әгәр дә, балалар, кәефегез бу кояшныкы кебек яхшы булса, әйдәгез бер-беребезгә ягымлы итеп елмаябыз, бер-беребез  белән шулай исәнләшәбез. Күрәсезме, балалар? Сезнең елмаюдан бүлмәбез тагын да яктырып китте.

( Ишек шакыйлар)

Тәрбияче. Бу кем икән? Әй, син  кем? (Җавап  бирүче юк). Балалар, әйдәгез бергәләп сорыйбыз.

Балалар. Син кем? (“Бу мин” дигән тавыш ишетелә)

Куян. Мин – куян.

Тәрбияче.Әйдә, куян, кер. Рәхим ит.

Куян. Синең исемең ничек?

1нче бала. Азат.

Куян. Сина ничә  яшь?

1нче бала. 5 яшь.

Куян. Ә синең исемең ничек?

2 нче бала. Алсу.

Куян. Син зурмы?

2 нче бала. Әйе, мин зур!

(Куян шулай  башка  балалардан да сорап  чыга)

Балалар. Куян, син зурмы? Сиңа ничә яшь?

Куян. Әйтмим, үзегез белегез.

Тәрбияче. Балалар, Куяннан сорыйк әле, аңа  ничә яшь икән? Әйдәгез әле, шуны  уйлап карыйк.

.

1 нче бала. 1 яшь.

Куян. Юк.

2 нче бала. 2 яшь.

Куян. Юк.

3 нче бала.3 яшь.

Куян. Юк.

4нче бала. 4 яшь.

Куян. Юк.

5 нче бала. 5 яшь.

Куян. Әйе.

Тәрбияче. Куянга ничә  яшь икәнен истә калдырдыгызмы,  балалар?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Ә хәзер хәтерегезне  тикшереп карыйк. Әгәр дә мин дөрес әйтсәм, “әйе” дип, дөрес әйтмәсәм, “юк” дип  җавап бирегез. Куянга 1 яшьме?

Балалар. Юк.

Тәрбияче. Куянга 3 яшьме?

Балалар. Юк.

Тәрбияче. 2 яшьме?

Балалар. Юк.

Тәрбияче. 4 яшьме?

Балалар. Юк.

Тәрбияче. 5 яшьме?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Дөрес, балалар! Куянга 5 яшь.

Куян, без синең турыда уен беләбез.

.

(Куянны түгәрәк уртасына бастыралар.“Куян кунакка бара” дигән сүзле-хәрәкәтле уен оештырыла.)

Матур куян юына:

Башын юа,

Кулларын юа,

Аякларын юа,

Чиста  була

Һәм кунакка бара.

Куян. Балалар, миңа сезнең уен бик  ошады. Шуңа күрә сезгә серле кабак бүләк итәм. 039463f82ecbb6f8d51eb6c6b7a_prev

Балалар. Рәхмәт, куян!

Куян. Ярый, миңа  китәргә вакыт, сау  булыгыз, балалар!

.

Тәрбияче. Әйдәгез әле, балалар, 5 кә кадәр саныйбыз, һәм безнең серле кабагыбыз ачылыр. (Кабак ачыла) Балалар, бу нәрсә?( Кабактан кыярны алып)

Балалар. Бу- кыяр.

Тәрбияче. Кыяр нинди төстә?

Балалар. Кыяр  яшел төстә.

Тәрбияче. Ә бу нәрсә балалар? (Кабактан помидор алып)

Балалар. Бу – помидор.

Тәрбияче. Помидор нинди төстә?

Балалар. Помидор кызыл төстә.

(Шул ук  тәртиптә башка яшелчәләр  дә күрсәтелә)

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Әйдәгез әле, сезнең белән  бер уен уйнап  алыйк. Хәзер мин  сезне  яшелчә итеп бизәндерәм. Күзләрегезне йомыгыз, кулларыгыз белән биш  тапкыр чәбәкләгез.(Тәрбияче балаларга яшелчә битлекләре кидерә) Ә хәзер күзләрегезне ачыгыз.

Карагыз әле, балалар, сез хәзер кем?

1 нче бала. Мин – кыяр!

Тәрбияче. Ә син нәрсә булдың?

2 нче бала. Мин- помидор.

( Шулай ук башка балалардан да сорала)

Физминутка

Тәрбияче. Балалар, хәзер мин  сезнең зирәклегегезне сынап карыйм. Мин сезгә яшелчәләр турында берничә табышмак әйтеп карыйм, җавабын таба алырсыз микән?

Озын, яшел түтәлдә,

Сары, тозлы кисмәктә.

3 нче бала. Кыяр.

Тәрбияче. Дөрес, менә  сезгә тагын бер табышмак:

Бер күтәрәм йорт,

Эче тулы корт.

4 нче бала. Кабак.

Тәрбияче. Әйе, менә  тагын бер табышмак:

Мине әрчемәгез,

Әрчесәгез, еларсыз.

5 нче бала. Суган.

Тәрбияче. Дөрес, балалар, булдырдыгыз! Сез бугенге шөгыльдә бик актив катнаштыгыз, кәефегез дә  бик   яхшы иде, менә шушы кояш кебек балкып тордыгыз. (Кояш төшерелгән медальләрне күрсәтә) Бүгенге тырышлыгыгыз һәм  зирәклегегез өчен сезгә бу  медальләрне бүләк итәм. (Тәрбияче һәрбер балага медальләр тапшыра, балалар рәхмәт әйтеп саубуллашалар)

Татарстан Республикасы

Чирмешән муниципаль районы

Кара Чишмә авылы

 “АК КАЕН” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

САМАТОВА ХАЛИСӘ МИНХАРИС КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий