Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Юлны һәм урамны аркылы чыгу кагыйдәләре”

1Уртанчылар төркеме

 

Максат:

– балаларны юл аркылы чыгарга өйрәтүне дәвам итү, машинаның юнәлешенә игътибар итәргә өйрәтү;

– төсләрне аера белергә өйрәтү, ишетү һәм күрә белү сәләтен киңәйтү;

– балаларда игътибарлылык, үз-үзенә ышанучанлык һәм бер-береңә ярдәм итү күнекмәләре тәрбияләү.

Шөгыльгә әзерлек. Светофор куелган урынга сәяхәткә бару, олылар юлны ничек үткәнне күзәтү, юл чатларында яисә юллардагы “юл билгеләрен” күзәтү. Балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләре барлыкка килү тарихы белән таныштыру, светофор турында шигырь ятлау.

Күрсәтмәлелек. Кызыл, яшел һәм зәңгәр төстәге шарлар, һәрбер балага кечкенә светофорлар.

 

 

Шөгыль барышы:

Белмәмеш белән шофёр ролен зурлар башкаралар. Балалар бакчасының учас- тогында юл билгеләре булса, шөгыль шунда үткәрелә, әгәр булмаса юл макетын залда ясарга кирәк. Балалар урындыкларга утыралар. Ә “юл билгеләре” мольбертка беркетелгән һәм каплап куелган. Белмәмешнең кулында балаларга җитәрлек санда шарлар. Белмәмеш юлны аркылы чыгарга әзерләнә.

 

Белмәмеш:
  Яле, миңа урам аркылы чыгарга кирәк бит! Ничек кенә чыгыйм икән, мин инде оныттым да. Минемчә кызыл утка чыгарга! Әллә зәңгәргәме? Сарыга! Исемә төште! Кая әле безнең монда сары ут? Светофордамы? Дөрес! Ә кая безнең светофор? Әй, бигрәк ерак икән! Мин хәзер шуннан гына чыгам! Нигә әллә кайлардан урап йөрергә!
(Белмәмеш юл аркылы чыга, ә анда машина килә. Шофёр күреп ала һәм машинаны туктата. Ә Белмәмеш аптыравыннан юл уртасында кала).
Белмәмеш:
  Син нәрсә? Әллә мин барганны күрмисеңме?
Шофёр:
  Ә син мин машинада барганны күрмисеңме?
Тәрбияче:
  Ай-яй-яй! Белмәмеш, син бит юлны аркылы чыгу кагыйдәсен белмисең икән? Ярар әле барысы да әйбәт кенә булды. Балалар, нигә бу урында юлны аркылы чыгарга ярамый?
Балалар:
  Шәһәр буйлап, урам буйлапТеләсә ничек йөрмиләр -Кагыйдәне белмәсәң,Билгеләрне күрмәсәң ,Авырлыкка тиз калырсың,Һәрвакыт син тот исеңдә:

Шофёрның да, җәяүленең дә

Үз кагыйдәсе барлыгын!

Тәрбияче:
  Син, Белмәмеш, юлны аркылы чыгу кагыйдәләрен белергә тиеш. Әйдә, без синең белән шуларны өйрәнәбез.
(Белмәмеш балалар янына утыргычка килеп утыра).
Тәрбияче:
  Балалар, иң беренче чиратта, юлда йөргәндә бик игътибарлы булырга кирәк. Шуның өчен дә мин сезне тикшереп карыйм: сез игътибарлы микән, әллә юкмы?

Дидактик уен үткәрелә. “Кызыл, сары һәм яшел”.

(Балалар урыннарыннан торалар).

Тәрбияче:
  Балалар, светофорның кызыл төсе иң өскә урнашкан. Шуның өчен кулларыгызны өскә күтәрегез, сары ут уртага урнашкан – кулларыгызны алга сузыгыз. Ә менә яшел сигнал аска урнашкан һәм без кулларны аска сузабыз.
Тәрбияче:
  Хәзер игътибарлы булыгыз! Мин төсләрне атыйм, ә сез кулларыгыз белән кирәк юнәлешне күрсәтегез! Ялгышмагыз, әгәр ялгышсагыз, уеннан чыгасыз да урыныгызга утырасыз.
Тәрбияче:
  Яхшы, балалар! Сез бик тә игътибарлы икәнсез, юлны аркылы чыкканда да игътибарлы булырсыз дип ышанып калам.
(Юлга “светофор” макеты куела).
Балалар:
  1. Хәрәкәт кагыйдәсенБез барыбыз да беләбез.Өйрәнегез кечкенәләр һәм зурларӘгәр бик теләсәгез!2. Йөрүче, йөгерүчеләр,

Дүрт аяклы дуслар да,

Барысы да моны белергә тиеш

Тиеш кенә тугел әле, һәм үтәргә дә тиеш!

 

3. Светофрны күптән беләм!

Кызыл күзен ача ул,

Туктарга бит куша ул.

Яшеле болай әйтә:

– Кузгал юлга, дус, әйдә!

Белмәмеш:
  Әгәр дә светофор булмаса, юлны кайдан чыгарга кирәк?
Балаларга бу проблеманы чишәргә вакыт тәкъдим ителә. Моның өчен мольберттагы “юл билгеләре” ачыла. “Җәяүле чыгу урыны”, “җир асты чыгу урыны”, “җир өсте чыгу урыны”. Балалар “җәяүле чыгу урынын” сайлап алалар. Билге юлга куела.
Тәрбияче:
  Балалар, ә юл аркылы ничек дөрес чыгарга соң?
Балалар:
  Иң беренче сулга карарга, уртага җиткәч уңга карарга.
Тәрбияче:
  Дөрес, балалар! Ә хәзер минем беләсем килә, кем яхшырак “юлны аркылы чыгу кагыйдәсен” үзләштерде икән. Балалар, сезме, әллә Белмәмешме?
  Тәрбияче сораулар бирә, ә балалар җавап бирәләр. Сораулар:1. Светофорның кайсы төсе “юл аркылы чыгарга ярый” ди? (Яшел).2. Кайсы төсе ярамый ди ? (Кызыл).3. Светофорның сары төсе нәрсәне аңлата? (Әзерләнегез ди).4. Светофорның сары төсенә чыгарга ярыймы? (Ярамый).5. Машина юлындагы ак паласалар нәрсәне аңлата? (Җәяүле чыгу урыны).
 Балаларга макетка җәяүлеләрне светофорның төсенә карап юлга дөрес итеп куярга тәкъдим ителә.
Тәрбияче:
  Афәрин, балалар! Хәзер инде юлларда үз-үзеңне ничек тотарга икәнен беләсез, әйеме! Сезгә юлыгызда бернинди авырлыклар да очрамас дип ышанып калабыз!

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче

64 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

ЗАЙДУЛЛИНА ЭНҖЕ ИЛЬШАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий