Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш!”

Рисунок14-5 яшьлек балалар өчен

КҮЧЕРҮ – Юл йөрү кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш! Презентация

Максат:

  1. Балаларның светофор һәм юл билгеләре буенча белемнәрен ныгыту;
  2. Транспорт төрләре турындагы белемнәрен ныгыту;
  3. Балаларны урамда, транспортта үз-үзләрен итагатьле тотарга өйрәтү.

Үткәрү формасы: дәрес

Җиһазлау: Транспорт рәсемнәре, юл йөрү билгеләре, “светофор” (түгәрәкләр – кызыл, сары, яшел), светофор макеты, серле тартма, туп, магнитофон, төсле кәгазьләр, кайчы, клей, салфетка, зур картон.

 

Дәрес барышы

Балалар җыр тыңлыйлар (Юл билгеләре турында)

Тәрбияче: Исәнмесез, балалар! Мин сезнең белән бүген юл билгеләре турында сөйләшергә телим.

(Кычкыра-кычкыра Убырлы карчык керә, кулында серле тартма).

Убырлы карчык: Каравыл! Ярдәм итегез! Коткарыгыз! Мине чак кына үтермәделәр, таптап китә яздылар. Мин сезнең янга чаба идем. Ой, гафу итегез! Әйдәгез, танышыйк. Мин Убырлы карчык булам. Сезгә серле тартма китердем. Шуны сезгә тизрәк тапшырыйм дип чаптым һәм юл аркылы чыкканда чак кына машина астына кермәдем. Сез монда бүген юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәсез икән дип ишеттем. Минем дә бик беләсем килә. Мине дә өйрәтерсезме?

Балалар: Әйе, өйрәтербез.

 

Тәрбияче: Әйдә, Убырлы карчык, түргә уз, утыр. Ә без хәзер син алып килгән серле тартманы карарбыз.

(Башта светофор алына).

Тәрбияче: Карагыз әле, бу нәрсә, балалар?

Балалар: Светофор.

Убырлы карчык: Мин бит аны бүген күрдем һәм кызыл төсе януга юл аша чыктым.

Тәрбияче: Балалар, Убырлы карчык дөрес эшләгәнме?

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Әйдәгез әле, балалар, светофор төсләре нәрсә аңлатканын Убырлы карчыкка да өйрәтик.

– Светофорның күзендә

Нинди утлар яналар?

– Кайсы төс янып торганда

Юл чыгабыз, балалар?

Кызыл төскә туктап калып,

Сарысында көтәбез.

Яшел янгач, алга таба

Юлны дәвам итәбез.

Убырлы карчык: Рәхмәт, балалар. Мин хәзер светофорның төсләре нәрсә аңлатканын белдем.

 

Тәрбияче: Әйдәгез, тагын карыйк әле, нәрсә бар икән бу серле тартмада?

 (Тартмадан туп ала).

Убырлы карчык: Мин беләм, бу туп. Әйдәгез, туп белән юлга чыгып уйныйбыз.

Балалар: Юк, без туп белән бары тик мәйданчыкта гына уйныйбыз. Юлда туп белән уйнарга ярамый, чөнки анда машиналар йөри.

Тәрбияче: Бик дөрес әйтәсез, балалар. Сезнең белән хәзер туп ярдәмендә бер уен уйнарбыз. Мин сезгә туп атам һәм сорау бирәм, ә сез бары тик әйе, юк дип кенә җавап бирерсез.

Тәрбияче: Светофорда кызыл ут янса, юл аркылы чыгарга ярый.

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Яшел ут янса юл аша чыгарга ярый.

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Светофорның 8 күзе бар.

Балалар: Юк, бары тик өчәү генә.

Тәрбияче: Велосипед белән машина юлында йөриләр.

Балалар: Юк.

Тәрбияче: Юл аша чыкканда җәүлеләр өчен билгеләнгән юлдан чыгарга.

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Бик яхшы, балалар. Кыен хәлгә калмас өчен юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт белү кирәк. Әйдәгез әле, балалар, хәзер ял итеп алыйк.

 

Физкультминут: Е. Железнова “Автобус”

Тәрбияче: Бик яхшы, балалар. Тагын нәрсәләр бар икән бу серле тартмада?

Нинди гаҗәп бер өй бу?

Һәр ягы тәрәзәле.

Аяклары резин,

Бар ашаганы бензин. (Автобус)

 

Ике аяклы үгез,

Маңгаенда куш мөгез. (Велосипед)

 

Олы күзле кара айгыр

Кырык арба тартадыр.(Поезд)

Кылга асылына,

Тимергә таяна.

Утыртып чаба

Теләсәң кая. (Трамвай)

 

Дүрт аяклы, кара тояклы,

Өч күзле, өчесе дә яраклы.

Утырсаң, алып китә,

Көче ун атка җитә. (Автомобиль)

 

Ат түгел кешнәми,

Йөз аттан ким эшләми.

Үзе тыр да тыр килә,

Я, нәрсә бу, кем белә? (Трактор)

 

Убырлы карчык: Сез бик булган балалар икәнсез. Табышмакларның җавапларын бик тиз таптыгыз. Йә, хәзер, әйдәгез, әйтегез әле, юл билгеләрен нәрсә аңлатканын әйтә алырсыз микән?

Тәрбияче: Без сиңа балалар белән әйтеп бирербез, Убырлы карчык.

(Серле тартмадан юл билгеләре чыгара, балалар һәр билгене аңлаталар).

Убырлы карчык: Бик зур рәхмәт сезгә, балалар. Мин сезнең белән күп нәрсәләргә өйрәндем. Ә хәзер миңа китәргә кирәк. Сау булыгыз.

Балалар: Сау булыгыз.

Тәрбияче: Балалар, ә хәзер, әйдәгез, без сезнең белән юл кагыйдәләреннән торган шәһәр макетын ясыйк. Эшебез чиста, төгәл булсын. Чөнки юл билгеләре төгәллекне ярата. (Тыныч музыка астында балаларның мөстәкыйль эшләре).

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

 “103 нче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ФӘРЛӘХОВА ГӨЛНАРА ФУАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий