Яңа фикерләр:

postheadericon “Язгы тюльпаннар букеты” ясау буенча мастер-класс

16Мин сезгә язгы тюльпан букеты ясау буенча мастер-класс курсәтәм.

КҮЧЕРҮ – Язгы тюльпаннар букеты ясау буенча мастер-класс

 

Кирәкле материалларны алдан әзерлибез: пластмасс буш савыт (яки картон), төсле кәгазь, кайчы, клей ПВА, тимер чыбык (алюминий).

1. Баштан савытны яшел төстәге кәгазь белән тышлыйбыз.

2. Яшел төстәге кәгазьдән яфрак формасын кисәбез.

3. Савытны кулга алабыз, бер –бер артлы үрнәктәгечә ябыштыра барабыз.

4. Хәзер тюльпаннар ясарга өйрәнәбез. Матур тюльпаннар ясар өчен төрле төстәге кәгазьләр кирәк.

5. Дүртпочмаклы кәгазьне уртасыннан бөклибез. Артык калган кәгазьне кисәбез.

6. Ачабыз, бөкләгән җирендә эз төшергә тиеш. Әйләндерәбез һәм шул ук хәрәкәтне кабатлыйбыз.

7. Бу рәвешле безнең дүртпочмак өчпочмакка әйләнде.

8. Килеп чыккан өчпочмакның ачыла торган ягын уртасыннан бөклибез. (Өске почмакка таба)

9. Әйләндерәбез, бу ягын да шулай кабатлыйбыз.

10. Килеп чыккан фигураны ачабыз.

11. Һәм икенче ягын да шулай ук.

12. Тюльпанны һава белән тутырабыз.

13. Таҗларын ачабыз.

14. Шулай итеп берничә тюльпан ясыйбыз.

15. Тюльпанның сабакларын ясар өчен тимер чыбыкны яшел кәгазь белән чорныйбыз.

16. Тоташтырабыз.

17. Менә безнең “язгы тюльпаннар” букеты әзер!

 

Татарстан Республикасы

Аксубай муниципаль районы

“Татар Сөнчәлесе авылынын башлангыч мәктәп – балалар бакчасы”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ИМАМУТДИНОВА РУШАНИЯ ГОМӘР КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий