Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Көз кунакка килде”

24-5 яшьлек балалар өчен. 

 

Интеграция: БӨ “Музыка”, БӨ “Танып белү”, БӨ “Физик тәрбия”, БӨ “Коммуникация”.

Программа эчтәлеге.

Белем максатлары: көз көне табигатьтәге үзгәрешләрне “күрә” белүләренә ирешү; сүзлекне активлаштыру,  “салкынайтты”, “яңгырлар еш ява”, “яфраклар коела”, “җил исә”, “караңгы иртә төшә”, “кошлар җылы якка очып китәләр”, “яфраклар ява”;  “кызыл”, “сары”, “кызыл-сары” төсләрен кабатлау; “5”кә кадәр саный алуларына ирешү; тәрбияче артыннан хәрәкәтләрне ясый алулырына ирешү; балаларны тигезлеккә, “еланчыктан” йөгерү һәм сикерү осталыгына күнектерү.

Үстерү максатлары: бирелгән күренешне чагыштыру һәм төркемнәргә аерып  кую осталыкларын үстерү; күрү игътибарлыкларын,   сиземлләү  мөмкинлекләрен үстерү; сөйләм телен үстерү.

Тәрбия максатлары: табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияләү, матур көз күренешенә (яфраклар явуына) соклану хисен тәрбияләү.

Алдан әзерлек эше: балалар белән көз үзгәрешләре турында сөйләшү; көз көнне булган үзгәрешләрне урамга чыкканда да күзәтү(күкне болытлар каплады, салкын җил исә, салкынайтты, кояш кыздырмый); көз күренешләре белән рәсемнәр карау; кояш баюын карау; режим моментларында хайваннар дөньясының үзгәрешләре турында сөйләшү; матур әдәбият үрнәкләре белән танышу (В.Бианки “Сентябрь”, “Октябрь”).

Җиһазлау: скакалкалар, картоннан “ташлар”, ясалган агачлар; П.И.Чайковскийның “Октябрь” видеоязмасы; Көз герое.

Сүзлек эше: кышлаучы һәм җылы якка очып китә торган кошлар.

Шәхси эш: Айсылу һәм Азалиягә сорауларга тулы җавап белән бирергә; Зарина һәм Камилгә тәрбияче артыннан хәрәкәтләр ясарга.

 

 

                                           Ирекле белем эшчәнлегенең эчтәлеге.

Әзерлек өлеше.

Балалар Чайковский көенә залга утырып керәләр һәм ярымтүгәрәккә  басалар.

Тәрбияче:

–       Кырлар буш кала,

Яңгырлар ява,

Җирләр дымлана,-

Бу кайчан була? (Балалар җавап бирәләр).

Тәрбияче:

– Әйе, мин сезгә Г.Тукайның “Бу кайчан була?” шигырь-табышмагын әйттем. Безнең тактагызга карагыз әле, анда нинди ел фасылын күрәсез?

Балалар:

–       Көз.

Тәрбияче:

–        Ә сез ничек белдегез?

Балалар:

– Яфраклар төрле төстә, җил яфракларны очырта, яңгыр ява.

Тәрбияче:

–        Дөрес, балалар. Көзге күлмәк кигән агачлар бигрәк тә матур, ләкин бу яфраклар аннары коела. Бу күренеш ничек атала?

Балалар:

–        Яфрак коелу, листопад.

Тәрбияче:

–         Көз көнне булган күренешләрне дөрес атап әйтүегезне  хәзер үк тикшерербез. Моның өчен без көзге урманга могҗизалы сәяхәткә барабыз. Сез әзерме? Без урманга ничек барып җитә алабыз?

Балалар:

– Машинада, автобуста, велосипедта, җәяү.

 

Төп өлеш.

Тәрбияче:

–        Без җәяү барырбыз. Сәяхәтебез җиңел булмаячак. Башта без күпердән үтәчәкбез. Күпердән без ничек барырга тиеш?

Балалар:

–       Әкрен, сак, кулларны сул һәм уң якка күтәреп.

Тәрбияче:

–       Ни өчен?

Балалар:

–       Тигезлекне саклар өчен.

Тәрбияче:

–        Әйе. Аннары безнең юлыбызда ташлар да очрар. Ташларны сикереп барган чакта саныйбыз (1, 2, 3, 4, 5). Ташларны сикереп беткәч, куе урман аша без “еланчык” сыман йөгерербез. (Балалар 3 каршылыкны үтәләр).

Карагыз, ничек матур. Ә без чынлап та көзге урманга эләктекме? Ә без урманда көз икәнен каян белдек?

Балалар:

–       Яфраклар сары, кызыл, кызыл-сары, һава салкынча, караңгы иртә төшә, яңгыр ява, кошлар җылы якка очып китәләр.

Тәрбияче:

–       Кайсы кошлар җылы якка очып китәләр?

Балалар:

–       Карлыгач җылы якка очып китә (сыерчык, сандугач).

Тәрбияче:

–       Ә ни өчен алар җылы якка очып китәләр?

Балалар:

–       Ашарга калмый, чөнки бөҗәкләр кача.

Тәрбияче:

–       Кайсы кошлар бездә кышларга калалар?

Балалар:

–       Бездә кышларга карга кала (күгәрчен, чыпчык).

Тәрбияче:

–       Ни өчен аларны кышлаучы кошлар дип атыйлар?

Балалар:

–       Алар очып китмиләр, бездә кышка калалар.

Тәрбияче:

–       Яхшы, балалар. Хәзер ял итеп алабыз “Очты, очты, очты…” уенын уйнап алабыз. Мин берәр кош исемен әйтсәм, очу хәрәкәтләре ясыйбыз, ә берәр әйбер әйтсәм – хәрәкәтсез басып торасыз.

Тәрбияче:

–       Урманда үз-үзеңне ничек тотарга кирәк?

Балалар:

–       Кычкырмаска, кошларны һәм хайваннарны куркытмаска, чүпләрне ташламаска, учак яндырмаска.

Тәрбияче:

–       Көзге урман матур. Әйдәгез, аны чакырыйк.

Тәрбияче, балалар:

–       Көз, көз, чык әле,

Шатлыгыбыз белән уртаклаш әле.

 

Көз моңсу булып чыга.

Тәрбияче:

–       Нәрсә булды, матур көз?

Нәрсә булды, алтын көз?

Көз:

–       Мин сезгә бик ашыктым, шуңа күрә бөтен бизәкләремне җил өзеп очыртты. Мин сездән ярдәм сорамакчы идем. Балалар, сез миңа булышмассызмы?

Балалар:

–       Әйе, булышабыз.

Тәрбияче:

–       Әлбәттә, булышабыз. Безнең балаларыбыз бик акыллы һәм җитез. Балалар, искә төшерегез әле, рәсем шөгылендә без сезнең белән өрәңге яфракларын төрле төсләргә буяган идек. Әйдәгез әле, шул яфраклар белән көз күлмәген бизик. Балалар, үз яфраклагыгызны алыгыз. (Балалар, төсен әйтеп, көз күлмәгенә беркетеп куялар).

Көз (әйләнә, шатлана).

–      Ах, ничек матур булып чыкты. Хәзер урмандагы барлык хайваннар һәм кошлар күлмәгемнең матурлыгына шаккатырлар. Ә мин аны миңа икенче төркем балалары ясаган дип әйтәчәкмен. Балалар, сез миңа ярдәм иттегез, моның өчен мин дә сезгә рәхмәтемне белдереп, биеп җырларга чакырам. Сез биергә һәм җырларга яратасызмы?

Балалар:

–       Әйе.

 

(Балалар “Яфраклар белән бию”не башкаралар).

 

Тәрбияче:

–       Рәхмәт сиңа, алтын көз. Безгә балалар бакчасына кайтырга вакыт җитте.

Көз:

–       Сау булыгыз, балалар!

Балалар:

–       Сау булыгыз!

 

Йомгаклау өлеше.

Тәрбияче:

–       Менә без балалар бакчасында. Сезгә сәяхәтебез ошадымы? Кемгә нәрсә белән ошады? Ә нинди кыен очраклары булды? Молодцы, балалар. Мин сезнең җавапларыгыз белән канәгать. Сез үз-үзегезне яхшы яктан гына күрсәттегез. Хәзер төркемгә уйнарга барабыз.

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

“Бәләкәч” 104 нче балалар бакчасы – баланың үсешен үстерү үзәге”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячесе

ГОБӘЕВА НАИЛӘ ГАБДУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий