Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Гаилә”

гаилэ4-5 яшьлек рус балалары өчен

 

Максат: информацион-коммуникатив технологияләр, смарт уеннар кулланып “Гаилә” темасына өйрәнгән сүзләне ныгыту, аралашу теләге тудыру.

Бурычлар:

1. Гаилә турында белемнәрен ныгыту.

2. Смарт уеннар аша дәфтәрдә эшләү күнекмәләре булдыру.

3. Татар теленә кызыксыну уяту.

Сүзлек: исәнме, саубул, син кем?, әби, бабай, әти, әни, мин, кил монда.

Җиһазлау: ноутбук, мультимедия аппараты, магнитофон, диск “Минем өем”, песи уенчыгы, эш дәфтәрләре.

 

 

Эшчәнлек барышы.

1. Аудиоязманы тыңлау. Мияу кунакка килгән.

-Исәнмесез, балалар.

-Исәнме, Мияу.

-Исәнме, Аня.

-Исәнме, Мияу.

-Исәнме, Вика.

-Исәнме, Мияу.

-Мин Мияу. Ә син?

– Мин Виталик.

-Мин Мияу. Ә син кем?

-Мин Дамир.

 

Тәрбияче:

–         Мияу, син нәрсә алып килдең анда? Бу нинди конверт?

–         Әәә, онытып торам икән. Мин сезгә гаиләмнең фотосурәтләрен алып килдем. Я принес фотографии своей семьи. Хәзер таныштырам. Сейчас познакомлю. (Фотоларны алып курсәтә) Бу әби. Аның исеме Мыраубикә. Это бабушка. Ее зовут Мыраубикә. Ә бу бабай. Аның исеме Мырауҗан. Это дедушка. Его зовут Мырауҗан. Бу әни. Аның исеме Акбикә. Это мама. Ее зовут Акбикә. Бу әти. Аның исеме Акмыек. Это папа. Его зовут Акмыек.

–         Синдә бик зур гаилә икән. Безнең балаларның да сине гаилә әгъзалары белән таныштырасы килә. Сейчас наши дети познакомят с членами своей семьи.

–         Ярар. Мин утырып тыңлап торам.

 

2. Балалар Мияуга фотосурәтләрен күрсәтеп сөйлиләр. (Балаларның әти-әнисе, әби-бабасы төшкән фотосурәтләрдән презентация)

–         Эвелина, бу кем?

–         Бу әти. (Әни, әби, бабай). Аның исеме …

–         Бу әни. Аның исеме …

Берничә бала сөйли, күрсәтә.

 

3. Физкультминутка “Кайда безнең кулларыбыз?” (Музыка астына)

 

Кайда безнең кулларыбыз? балалар кулларын артка яшерәләр

Югалды кулларыбыз.

Менә, менә бит алар, кул чукларын әйләндергәләп күрсәтәләр

Күңелле бии куллар.

 

Тәпиләребез күренми, битләрен куллары белән каплыйлар

Кая киттеләр икән?

Менә, менә тәпиләр, торып басып, тыпырдап бииләр

Матур итеп бииләр!

 

Кайда минем балалар? битләрен куллары белән каплыйлар

Кая юкка чыктылар?

Менә, менә ич алар, торып басып, ярым чүгәләү хәрәкәте ясыйлар

Менә нәни балалар!

 

4. Дәфтәрдә эшләү. Смарт уены “Пригласи в дом” – “Өйгә чакыр”.

Тәрбияче: – Балалар, әйдәгез “Өйгә чакыр” уенын уйныйк. (Тәрбиче үрнәге)

–         Әти, кил монда.

–         Әни, кил монда.

Тәрбияче: Хәзер “Бармак” уенын уйныйбыз. Кулыгызны күтәрегез әле, бармакларыгызны күрсәтегез. Сейчас мы с вами поиграем в игру “Семья”. Поднимите руку и покаңите свои пальцы.

 

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак – әти.

Бу бармак – әни.

Бу бармак – кыз (малай).

 

Тәрбияче: Әйдәгез хәзер шул “Бармак” уенын дәфтәрдә эшлибез. (Смарт уен).

 

5. Йомгаклау. Мияу белән саубуллашу.

Тәрбияче: Менә Мияу безнең балалар шулай җырлый, уйный беләләр. Сиңа ошадымы бездә кунакта? Мияу, вот так наши дети умеют петь и играть. Тебе понравилось?

Мияу: Әйе, бик ошады. Ләкин миңа китәргә кирәк. Да, очень понравилось. Но мне пора уходить. Сау бул, Эвелина.

–         Сау бул, Мияу.

–         Сау бул, Аня.

–         Сау бул, Мияу.

–         Сау бул, Виталик.

–         Сау бул, Мияу.

Тәрбияче: Ә хәзер Динә безгә әниләр турында җыр җырлый. “Рәхмәт, әнием” җыры.

Тәрбияче: Балалар, без бүген нишләдек? Безгә кем кунакка килде? (Балаларның җаваплары).

Балалар: Әби, бабай, әти, әни турында сөйләштек. Говорили о бабушке, дедушки, папы и маме. Мияу килде. Пришел Мияу.

Тәрбияче: Дөрес, шуның белән эшчәнлегебез тәмам. Сау булыгыз, балалар.

 

Татарстан Республикасы

“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге

Лениногорск шәһәре

“30 нчы санлы гомуми үсеш бирү төрендәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

татар теле тәрбиячесе

ХӘСӘНОВА РАЛИЯ РИНАТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий