Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Әбидә кунакта ашъяулык бизәү”

200

4-5 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

– Балаларны татар декоратив – гәмәли сәнгате тармаклары, музыкаль фольклоры белән якынрак таныштыру, балаларда яңага карата кызыксыну уяту.

– Милли әйберләрнең үзләренә генә хас булган билгеләрен ачыклау. Балаларга эстетик тәрбия бирү, татар милли сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.

– Гадәти булмаган алымнар белән ябыштыру.

 

Шөгыль барышы:

– Без, балалар, кайда яшибез әле? Әйе Сарман авылы, Сарман районы, Татарстан Республикасы. Татарстан Республикасының баш каласы – Казан шәhәре. Татарстан Республикасында бик күп шәhәрләр, авыллар бар. Туган җир hәркем өчен кадерле. Әйдәгез, без кунакка барыйк, балалар, Сарман районы, Сарман авылында Төзүчеләр урамында тора торган Хәлимә әбигә кунакка.

Карагыз әле, авыл өйләре нинди матур. Элек-электән авыл халкы матур итеп йортлар, капкалар бизәгән.

Әйдәгез, шакып керик әле.

– Өйдә кеше бармы, керергә мөмкинме?

Әби:

– Әйдүк, әйдүк керегез.

 

Бала:

Исәнмесез – саумысыз

Нигә ишек ачмыйсыз?

Шакый – шакый арып беттек

Нигә каршы алмыйсыз?

 

Әби: И, балалар, сез иң кадерле кунакларым, түргә узыгыз. Мин сезгә мендәрләр бирәм әле утырырга. Аны иң кадерле кунакларга бирәләр.

Тәрбияче: Әбинең күңел нуры, нәфис зәвыгы, җитез кулларының осталыгы ничек гөл итеп куйган өй эчен. Балалар, карагыз әле. Менә авыл өенең түрендә төп хуҗасы булып сандык тормаса, нәрсәдер җитми кебек.

 

Әбиләрнең сандыгында

Сакланмый ниләр генә.

Әйдәгез, сорыйк үзеннән,

Ачып күрсәтсен безгә.

 

Әби: Әйе, сандыкта буыннан – буынга тапшырылган байлыклар сакланган. Монда минем истәлекләрем саклана, ашъяулыклар, чаршау – чыбылдыклар кемнәрне генә әсир итмәгән.

Тәрбияче: Илле йөз ел элек сугылган сөлгеләргә, ашъяулыкларга карыйм да хайран калам. Әбиләребез алтын куллы булган икән бит! Нинди генә бизәкләр уйлап тапмаганнар.

 

Бала:

Сөртенсәң – сөлге кирәк,

Көрәшсәң сөлге кирәк.

Батырларга сабантуйда

Бирелгән сөлге – бүләк!

 

Әби: Карагыз әле, балалар, ничек балкып тора бу сөлге. Туку станогында тукылган сөлгеләрне халкыбызда кызыл башлы сөлгеләр дип йөрткәннәр.

Тәрбияче: Бу сөлгеләр ничек чигелгән?

 

Бала:

Бу сөлгеләр, ашъяулыклар

Тамбур белән чигелгән.

Әллә инде чын чәчәкләр

Өстенә сибелгән.

 

Уен: “Зәңгәр чәчәк”

Тәрбияче: Балалар, тагын ныгытып игътибар итегез әле, бу ашъяулык ничек итеп чигелгән, уртасында, кырыенда нинди матур бизәкләре.

Әбинең хәзер күзләре күрми, шуңа күрә без аңа ашъяулыклар бизик. Ә без аны, балалар, читен татар орнаментлары белән ябыштырып бизик. Әбинең клейлары да юктыр әле. Ә без шөгыльләрдә нәрсәләр белән ябыштыра идек әле?  (Клей, катык, сабын, бәрәңге). Менә безнең әбиләр дә элек тәрәзәләрне катык, сабын, бәрәңге белән ябыштырганнар, ул вакытта клей булмаган.

Безнең, балалар, кулъяулыклар ябыштырган бар. Иң беренче уртасына, аннары почмакларына, кырыйларына.

Тәрбияче үрнәген күрсәтә (ябыштыру алымнарын 2нче өстәл сабын белән ябыштыра, 3нче өстәл катык белән ябыштыра.)

 

Тәрбияче:

Бу чигешләре, бу бизәкләр

Килә ерак чорлардан.

Үсәр татар балалары

Илһам алып шулардан.

 

Тәрбияче: Менә безнең белән әби дә яшәреп киткәндәй булды. Рәхмәт сезгә, әби. Менә халкыбызның милли сәнгате белән якынрак таныштык. Менә без әбигә яңа ашъяулык ясадык.

Әби: Бик матур булган, рәхмәт. Шундый уңган балаларыбыз булганда, күңелемдә, безнең hөнәребезне дәвам итүчеләр бар икән дигән, ышаныч туа. Мәңге сүнмәсен безнең милли сәнгатебез, hаман шулай балкып, чәчәк атып торсын.

 

Татарстан Республикасы

Сарман муниципаль районы

Сарман авылы

 “3 нче “ЛӘЙСӘН” балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

МИННАХМЕТОВА РӘЗИЛӘ ӘХМӘТВӘЛИ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий