Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Чәчәкләр вальсы”

лУртанчылар төркеме

 

Максат: чәчәк исемнәрен, чәчәк ясау алымнарын ныгыту.

Тәрбия бурычы: балаларда белем бирү эшчәнлегенә һәм бер-берсенә карата уңай мөнәсәбәтләр, матурлыкка соклану хисләре тәрбияләү.

Үстерү бурычы: бәйләнешле сөйләм күнекмәләре үстерү, әйләнә-тирә дөнья турында күзаллауларын киңәйтү, әвәләү барышында кул чуклары эшчәнлеген үстерү, камыр белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү.

Белем бирү бурычы: шигырьләр, уеннар, табышмаклар аша дөрес сөйләм формалаштыруны дәвам итү.

Төп белем бирү өлкәсендә, танып белү, аралашу.

Белем бирү өлкәсендә интеграция: танып белү, сәламәтлек, социальләштерү, иҗади сәнгать.

Методик алымнар һәм чаралар: чәчәкләрне күзәтү, чәчәкләр турында рәсемнәр карау, шигырьләр уку, табышмаклар чишү, “Чәчәкле болын”, “Күбәләкләр оча”, “Чәчәкләр җый” уеннарын уйнау, эшкә нәтиҗә бирү, бию.

Җиһазлар: вазада чәчәкләр, экранда төрле чәчәк рәсемнәре, камыр, таякчыклар, салфеткалар, такта, стеклар. “Чәчәкләр” турында җыр белән диск. Төркемне чәчәкләр белән бизәү. Кыршауга ясалган чәчәк рәсемнәре беркәргә.

Сүзлек өстендә эш: чәчәкләр тузганан, чәчәкләр тавы.

Алдан үткәрелгән эш: саф һавада йөргәндә чәчәкләрне, гөлләрне күзәтү, әңгәмә үткәрү, табышмаклар ятлау, чәчәкләр ябыштыру.

Эшчәнлек төзелеше:

  1. Эмоциональ халәт тудыру, кереш оештыру мизгеле.
  2. Төп өлеш – табышмак әйтеш

– шигырь уку

– сүзле уен

– уен “Әйдәгез өрик әле”

– уен “Чәчәкләр җыябыз”

– сюрприз “Күбәләкләр кунакка килә”

– вальс бию

  1. Практик эш: камырдан чәчәк ясау.

-түгәрәк уены “Чәчәкле алан”

-әңгәмә

-хәрәкәтле уен күбәләкләр оча

Вальс бию

  1. Йомгаклау.

 

 

Шөгыль барышы

(Группа төрле чәчәкләр белән бизәлгән, экранда чәчәкләр төшерелгән рәсемнәр слайды)

Тәрбияче: Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн безгә,

Хәерле көн барыгызга да!

Бүген без сезнең белән чәчәкләр дөньясына сәяхәт итәрбез. Алар белән бергә шатланырбыз, сөйләшербез, елмаербыз. (Әкрен генә көй куела)

Тәрбияче балаларга экранда чәчәкләр рәсеме күрсәтә:

 

-ирис

-роза

-ләлә (тюльпан)

-астра

-тузганак

-ландыш

 

(Исемнәре әйтелә, кайберләре турында тәрбияче дә, балалар да табышмаклар әйтә.)

  • Зәңгәр кыңгырау, ләкин шалтырамый (Кыңгырау чәчәге)
  • Кырда кызчыклар утыра, күзләре сары, керфекләре ак (Ромашка)
  • Бакчада кызыл патша кызы (Роза)
  • Кечкенә ак чынаяклар үләнгә карыйлар (Энҗе чәчәк – ландыш)

 

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле нинди матурлар алар. Аларны без тагын нинди дип әйтә алабыз?

– төрле төстәгеләр

– бик иркәләр

– хуш ислеләр

– бик матурлар

 

Тәрбияче: Әйе, алар бик матурлар, хуш ислеләр, әйдәгез әле, аларның исен иснәп хозурланыйк. Күзләрегезне йомыгыз, тирән итеп сулагыз, күз алдыгызга үсеп утыручы чәчәкләрне китерегез. Күзләрегезне ачыгыз. Балалар, иң беренче нинди чәчәкләр күренә башлый?

 

Бала:Кояш нурыннан

Сары нур алып,

Тузганак үсте,

Күр, матур булып!

 

– Дөрес, балалар, бу тузганак чәчәге.

– Кем күрсәтә миңа бу чәчәкне?

– Балалар, тузганак шул сары килеш кенә тормый, озак та үтми ул ап-ак йомшак чәчәккә әверелә. Кем шигырь сөйләп күрсәтә?

 

Бала:Кояштай сары тузганак

Әйтерсең, безне көтә,

Үсеп җиткәч, мамык булып,

Ул җилгә очып китә.

Тәрбияче: Тузганак җил чыккач нишли, балалар? Бик дөрес, очып китә.

 

Уен “Тузганаклар”

Сары матур чәчәкләр

Тын гына ачылалар

Җил искәндә серләшәләр,

Пышылдап чайкалалар.

(Балалар сүзләренә туры китереп хәрәкәтләр ясыйлар)

Тәрбияче: Балалар, чәчәккә өрик әле, аның парашют сыман орлыклары очып китсен. (Балалар учларына өрәләр.)

Тәрбияче: Балалар, чәчәкләр кайда үсәләр? (Бакчада, болында, паркларда, урманда, кырларда)

 

Уен “Чәчәкләр җый”.

Тәрбияче: Матурмы чәчәкләр?

Балалар: Бик матур.

Тәрбияче: Менә нинди матур чәчәкләр аланы барлыкка килде, ә түтәлдә чәчәкләр юк. Әйдәгез сезнең белән чәчәкләр түтәлен ясыйбыз. (Алдан хәстәрләгән кыршау өстенә яшел җәймә җәелгән).

 

II сәнгать әшчәнлеге

Хәзер барыбыз да өстәлләр артына утырабыз, сезнең алдыгызда камыр, такталар, таякчыклар һәм салфеткалар бар. Ничек итеп чәчәк ясап булыр икән?

Әйдәгез алымнарны искә төшерик әле.

  1. Камырдан 6 тигез өлеш бүлеп алабыз.
  2. Аларның һәрберсен түгәрәклибез.
  3. Һәр түгәрәкне ике кул уч төбе арасында изәбез (күмәч яки диск формасы)
  4. Уртага берсен куеп кырыйларына 5 не тоташтырабыз. Бу чәчәкләрнең таҗлары була. Кабатлагыз әле, чәчәкләрнең таҗлары. (Балалар кабатлый, истә калдыра). Балалар мөстәкыйль эшли.

 

Чәчәкләр яшел кыршауга, түтәлгә куела. Нәтиҗә ясала.

 

– Менә, балалар, безнең чәчәкләр нинди матур килеп чыкты. Әгәр бу чәчәкләрне 1 генә кеше ясаса никадәр вакыт кирәк булыр иде, нинди авыр хезмәт башкарырга кирәк булыр иде. Ә без сезнең белән күмәкләшеп тиз арада нинди матур чәчәкле алан ясадык.

 

Бүлмәгә күбәләк киеменнән бер бала йөгереп керә.

Күбәләк: Исәнмесез, балалар, чәчәкле алан эзләп оча торгач бирегә килеп чыктым.

Тәрбияче: Чәчәкләр исен сизеп килгәнсең, Күбәләккәй, безнең балалар сезнең өчен матур алан ясап куйдылар.

Күбәләк: Чыннан да, бигрәк матур болын, минем бу болында уйнап очасым килә.

Тәрбияче: Әйдәгез, бергәләп уйнап алыйк: “Чәчәкле алан” түгәрәк уены.

 

Без аланга чыгабыз,

Чыгабыз, чыгабыз.

Без чәчәкләр җыябыз,

Җыябыз, җыябыз.

 

Аландагы сукмакны

Безгә кояш яктырта

Аллы-гөлле чәчәкне

Һәрберебез ярата.



Күбәләк: Рәхмәт сезгә, балалар, сезнең аланыгыздан китәсе дә килми.

Тәрбияче: Әйдәле, Күбәләк, шушы чәчәкле аланда синең белән бер биеп алыйк (Чәчәкле аланы уртада, кырыйда балалар һәм күбәләк белән бергә чәчәк биюе башкарыла).

Күбәләк: Миңа бик күңелле булды сезнең белән. Тик минем башка болыннарны, аланнарны карап очасым бар, сау булыгыз, бу аланга мин тагын очып килермен (китә).

 

 

 

Татарстан Республикасы

Түбән Кама шәһәре

“27 нче гомуми үсеш төрендәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

I квалификацион категорияле тәрбиячесе

МУСИНА ТӘГЪСИМӘ РАХИМУЛЛА КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий