Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Көзге байлык”

236_30_09_2013_1465-6 яшьлек балалар өчен

 

Максат: яшелчәләр темасын ныгыту, матур әдәбиятка кызыксыну уяту, әдәби сөйләмне баету, татар теленә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: бакча күренеше өчен әйберләр, кәрзин, башка кию өчен маскалар (кәҗә, кәбестә, суган, кишер, кабак), татып карау өчен яшелчәләр.

 

Дәрес барышы.

Киртә белән әйләндереп алынган яшелчә бакчасы. Анда төрле-төрле яшелчәләр (балалар урындыкларда утыралар). Бакчага кәрзин тотып тәрбияче керә.

Тәрбияче: Абау, нинди генә яшелчәләр юк икән монда, күр инде син боларны! Кәбестәсе дә, кишере дә, кабагы да, суганы да нинди матур булып үскәннәр. (Тәрбияче Кәбестә булып киенгән бала янына килеп баса, аңа сокланып елмая).

 

Кәбестә:

Мин булам – Кәбестә,

Үзем яшькелт төстә.

Күлмәгем күп катлы,

Үзем биктә – татлы…

 

Ашларга да төшәм мин,

Бәлештә дә пешәм мин.

Чөнки мине балалар

Көн дә көтеп алалар.

Тәрбияче:  Бик әйбәт. Рәхмәт сиңа. Мин сине алырмын, кәрзинемә салырмын. (Суган булып киенгән бала янына килә).

 

Суган:

Минем исемем – Суган,

Мин Һиндстанда туган.

Мине бик тә мактыйлар,

Шифалы дип атыйлар.

Салатка да турыйлар,

Тураганда елыйлар.

 

(Кабак булып киенгән бала янына килә).

Кабак:

Ә мин булам – Кабак

Әйтмим кабат-кабат

Бик файдалы зат мин

Тик мин җәяү кайтмым.

 

Тәрбияче: (аны яратып) Ярый-ярый, бер дә борчылма. Күтәреп кенә алып кайтырмын үзеңне.

 

(Кишер булып киенгән бала янына килә).

Кишер:

Минем исемем- Кишер

Теләсәң, болай пешер

Теләсәң, ашка тура

Мине яраткан баланың

Күзләре яхшы күрә.

 

Тәрбияче: Шулаймыни? Бик тә әйбәт. Ярый, әйдәгез, дусларым, юлга җыена башлыйк. (Ул елмаеп, чакырып, яшелчәләргә таба кулларын сузып тора. Яшелчәләр әкрен-әкрен генә тәрбияче тирәсенә җыела башлыйлар. Шулвакыт кинәт кәҗә булып киенгән бала йөгереп керә дә яшелчәләргә ташланмакчы була).

 

Кәҗә:                 

Мин – Кәҗә-мәкәрҗә.

Аерыдыр тоякларым.

Бакча эчләрен гизәргә

Яралган аякларым.

Яратам кишерне дә

Яратам суганын да

Кәбестәсен, барчасын

Яратам мин барын да.

Мә-мә. Барыгыз да үземә

Берегезне дә бирмим.

 

(Яшелчәләрне куып йөртә башлый. Яшелчәләр тәрбияче артына качалар. Тәрбияче озын чыбык ала).

 

Тәрбияче:         

Еламагыз, туктагыз

Бернидән курыкмагыз

Кәҗә бакчага кергән

Чыбык татыйсы килгән.

Менә сиңа! Менә сиңа! (Кәҗәне куа).

 

Сөт бирүен бирәсең,

Ник бакчага керәсең.

Урлашу бөтен уең,

Бар үлән ашап туен.

Юкса менә күрерсең,

Чыбык “тәмен” белерсең.

 

(Чыбык белән янап, кәҗәне куа. Кәҗә китә. Яшелчәләр тәрбияче янына җыелалар).

 

Тәрбияче: Дусларым, без хәзер сезнең белән яшелчә бакчасыннан балалар бакчасына кайтырбыз. (Күренеш балалар бакчасына күчә. Урындыкларда балалар утыралар).

– Исәнмесез, балалар!

– Исәнмесез.

– Балалар, таныш булыгыз, сезгә кунаклар килде.

Тәрбияче: Түтәлләрдә үсте бик күп яшелчә: кыяр, кабак, чөгендер, кишер, кәбестә. Алар ничек үсә, нинди төстә?

(Балалар табышмаклар әйтәләр).

 

Катлы-катлы булып үсә,

Җир өстендә,

Ул нәрсә? (Кәбестә)

 

Йодрык-йодрык булып үсә

Алма кебек кызарып пешә

Үзе бик матур,

Аны кем әйтер?  (Помидор)

 

Ул җир астына төшкән,

Кып-кызыл булып пешкән.

Ашка тәм һәм төс бирер,

Аны кем белер?   (Чөгендер)

 

Тәрбияче: Яшелчәләр, балалар сезнең турында шигырьләр дә беләләр.

 

Шигырьләр: “Җир алмасы”, “Помидор-светофор” (Иң матур сүз – 245 бит).

 

Тәрбияче: Балалар, бу байлык елның нинди фасылында өлгерәләр?

Балалар: Көз көне.

Тәрбияче: Әйдәгез, көз турында бергәләп шигырь укып китик.

 

“Яфрак бәйрәме”. (Хәрәкәтләр белән түгәрәккә басып шигырь сөйләнелә). (Иң матур сүз – 73 бит).

 

Тәрбияче: Балалар, ә хәзер көз байлыгын татып карар вакытта җитте.

Уен “Татып карап- исемен әйт!”. (Күзне бәйләп яшелчәләр ашап карала, исеме әйтелә).

 

Татарстан Республикасы

Яр Чаллы шәһәре

 “77 нче “Теремкәй” балалар бакчасы”

муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

тәрбиячеләре

ЮСУПОВА ЛИЛИЯ МӘҮЛЕТ КЫЗЫ

ЮСУПОВА СВЕТЛАНА ВАЛЕРИЙ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий