Яңа фикерләр:

postheadericon Сценарий: «Светофорда кунакта»

02labjvkh12490901833-5 яшьлек балалар өчен

 

Максат:

  1. Балаларның юл йөрү кагыйдәләрен ничек белүләрен тикшерү; алган белемнәрен ныгыту;
  2. Юлларда игътибарлы булырга, юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.
  3. Дуслык, бердәмлек хисләре тәрбияләү.

Жиһазлар: юл, җәяүленең чыгу урыны, светофор макеты, юл билгеләре, уеннар өчен машиналар, руль, светофорнын өч төсе, кубиклар (яшел һәм кызыл) һ.б атрибутлар.

 

(Балалар музыкага залга керәләр. «Берегись автомобиля». Урындыкларга утыралар, аларны Светофор каршы ала)

Светофор: Исәмесез, балалар, мин сезнең яныгызга ашыгып килдем. Сезнең белән танышуыма бик шатмын. Балалар, без бүген урамда ничек йөрергә, юл аша чыгарга өйрәнербез. Мин Светофор булам, һәр баланың дусты! Мин юлда һәркемгә булышам, кемгә кайчан юл аркылы чыгарга төсләр белән күрсәтәм, ә кемгә басып көтеп торырга. Нинди төсләр миндә, беләсезме?

Кызыл – басып торабыз

Сары – көтәбәз

Яшел – барабыз

Светофор: Әйе, балалар, дөрес. Мин сезгә бер уен хәзерләп килдем, хәзер мин сезне ике командага бүләм. Сез обруч янына килеп бер кубикны аласыз да урындыкка куеп кубиклардан светофор җыясыз.

 

1нче уен: Кубиклардан светофор жыю.

Балалар обруч янына йөгереп бер кубик алып урындыкта кубиклардан светофор җыялар (Җыр «Светофор»)

Светофор: Әй, молодцы инде! Хәзер сез миндә нинди төсләр бар икәнен беләсез. Балалар, карагыз әле, кем килде безгә кунакка.

Милиционер керә: (музыкага) Исәмесез, балалар! Нинди тавыш монда, нинди бәйрәм сездә?

Светофор: Исәмесез, иптәш милиционер. Без балалар белән юл кагыйдәләрен кабатлыйбыз.

Милиционер: Ярырый алайса. Балалар, безнең урамда юл аркылы чыгу өчен билгеләр ясалган. Шунда ук машина hәм җәяүлеләрнең хәрәкәтен көйли торган светофор куела. Юл кагыйдәләрен һәркем белергә тиеш. Мин дә сезгә бер табышмак хәзерләдем.

 

На столбе висят три глаза,

Мы его узнали сразу.

Каждый глаз, когда горит,

Нам команды говорит:

Кто куда поехать может,

Кто идет, а кто стоит.

(Светофор)

 

Урам уртасында тора

Өч күзле бер командир.

Үзе усал, үзе кырыс,

Үзе безгә якын дус.

Аның күзләреннән чыга

Кызыл, яшел, сары ут

Безгә чиратлап чәчә ул

Төрле күздән төрле ут.

 

Милиционер: Бу табышмагыма да җавапны табыгыз әле:

Юллы-юллы, әмма зебра түгел. (Җәяүлеләр өчен урамны аркылы чыгу урыны. Пешеходный переход)

Милиционер: Әйе, дөрес әйттегез! Без бүген урамда ничек йөрергә, юл аша чыгарга өйрәнербез.

Бер уен уйнап әйдәгез искә төшереп алыйк әле. Ә светофор безгә булышыр. Балалар, әйдәгез әле шоферлар булып бер уен уйнап алыйк, сез хәзер шоферлар, ә алар юл кагыйләләрен нык белергә тиеш. Мин сезгә кызыл төс күрсәтсәм, туктап басып торабыз, сары төс – аяклар белән бер урында тыпырдыйбыз, яшел төсенә – барабыз. Ә Милиционер абый күзәтеп торачак.

 

2 нче уен: Шоферлар (Һәр бала өчен бирем.) (Музыка)

Һәр балага обруч яки кольцо бирелә, алар шофер булып светофор сигналына карап юлга чыгалар, кегли аркылы үтәләр.

Милиционер: Молодцы, балалар, булдырдыгыз! Юлда светофор булмаган чакта, бүтән юл билгеләре бар.

Җәяүләр күчү урыны (Пешеходный переход (зебра),

Җир асты кичүе (Подземный переход),

Җир өсте кичү урыны (Надземный переход).

Алар белән без куланалабыз. (Юл билгеләрен күрсәтә). Әйдәгез әле мин дә шушы юл билгеләре белән бер уен уйнатып алыйм.

 

3 уен: Юл билгеләрен кабатлау (Музыка)

Залда Юл билгеләре куелган. Җәяүләр күчү урыны (Пешеходный переход (зебра) янында Светофор басып тора, балалар Җәяүләр күчү урыны (Пешеходный переход) янына килеп Светофор янынына яшел түгәрәк куя, Зебра алдына килеп җиткәч сул якка, уң якка карый. Җир асты кичүе (Подземный переход) тунел аркылы чыга, Җир өсте кичү урыны (Надземный переход) юл билгесендә гимнастический скамейкада бара. Икенче якта бүтән балаларны көтеп тора.

Светофор белән Милиционер: Молодцы, балалар! Шуның белән уеныбыз тәмам. Барыгызга да бәйрәмдә катнашуыгыз өчен рәхмәт. Юлларыгыз имин булсын. Сау булыгыз.

 

Презентацияне карау.

Юлда йөрсәң, бул өлгер!

Юл кагыйдәсен нык бел.

Светофорның һәрбер төсен

Юлның билгеләрен бел!

 

 

 

Татарстан Республикасы

Казан шәһәре Совет районы

“Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге

67 нче балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

физкультура тәрбиячесе

САБИРОВА ВЕНЕРА ХАТИП КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий