Яңа фикерләр:

postheadericon Конспект: “Сәламәт булыйк”

2177266Уртанчылар төркеме өчен

 

Максат: балаларда сәламәтлекне саклау hәм ныгыту турында башлангыч
белем бирү, үзебезнең янәшәдәге якыннар турында кайгырту хисе уяту, күңелләрен
күтәрү.

Тәрбияче. Балалар, мина тәрәзәдән урамга карагач бик рәхәт булып китте. Сезгә дә рәхәтме? (Балалар көн турында сөйләп алырга мөмкиннәр).

Анда карагач, Әхмәт Ерикәйнең «Яз башлана» шигырен искә төшердем. Әйдәгез шул шигырьне тагын бергә укыйк.

 

Тышта яз әле

Яңа башлана,

Тамчылар тып-тып

Тубәдән тама. (Балалар кычкырът укыйлар).

 

Балалар, сез бүген боз сөңгеләрен күрдегезме? Тамчылар да еш тама. Нигәмикән? (Кояш бозны эретә, җылы, h. б).

 

Ишек артында елаган тавыш ишетелә. Анда аякларына итек кигән Куян елап утыра.

Тәрбияче. Исәнме, Куянкай. Нигә елыйсың?
Куян. Исәнмесез! (Карлыккан тавыш белән сөйләшә).
Тәрбияче. Тавышың нишләде?

Куян (муенын тота). Авырыйм мин, тамак төбем авырта.
Тәрбияче. Куян бик боек. Юатыйк аны, балалар, Куянкай, «йомшаккай» дип эндәшик.
Балалар юаталар, сыйпыйлар.

 

Тәрбияче. Балалар, сезгә бу Куян берәр әкият героен хәтерләтмиме? (А. Алишньң «Куян кызы» әкиятеннән).

Нишләп авыртты икән синең тамак төбең, Куянкай?

Куян.Үзем дә белмим. Бүген урамга чыгарга кәефем дәюк, уйныйсым да килми. Ә менә кичә куңелле булды, боз сөңгеләре белән. Боз кисәкләрен суыра торган конфет итеп уйнавы бигрәк куңелле икән. Аннары кибеткә барып ике туңдырма ашадым.

Тәрбияче. Мин, балалар, Куянның тамагы ник авыртканың аңладым, ахрысы. Сез ничек уйлыйсыз? (Җаваплар төрлечә).

Балаларга төрле сораулар бирелә. Боз нинди? Туңдырма нинди? Салкын боз, туңдырма тамак төбен нишләткән?

Тәрбияче. Боз салкын, аны авызга кабарга ярамый. Өстәвенә ул пычрак та. Туңдырманы күп ашарга ярамый. Муенны салкын җилдән шарф белән капларга кирәк.

 

Балаларга сораулар бирелә. Сезнең, тамак төбегез авыртканы бармы? Ничек дәвалыйлар?

Балалар, әйдәгез, муеныбызга массаж ясыйбыз, шуның белән тамак төбенә дә файда эшләрбез. (Жираф муены күнегүе: муенны төрле якка куллар белән сыпыру).

Менә, Куянкай, кәефең бераз күтәрелеп китте. Сезнең кәефегез ничек, балалар? Сиңа, Куянкай, табиб янына барырга кирәк.

К у я н. Рәхмәт, мин аякларымны дәвалаган Доктор Айболит янына барам.

Тәрбияче. Куянкай, бу вакытта киез итекләр киеп дөрес эшлисезме икән? Кар эри башлагач, юлда су барлыкка килде, синең аякларың юешләнмиме? Балалар, сезнең аякларыгыз бакчага килгәндә юешләнмәдеме? Ни өчен? Куянга нинди аяк киемнәре кияргә тәкъдим итәр идегез? (Җаваплар төрлечә).

 

Җыр “Куянкай”

К у я н. Рәхмәт, балалар. Аягыма су үткәрми торган итекләр киярмен. Сезнең киңәшләрегезне тотармын. Урамда мине дустым көтә. Ул мине тагын Доктор Айболит янына озатыр. Сау булыгыз!

Тәрбияче. Балалар, кем соң ул Куянның дусты? Кем куянны Доктор Айболит янына озата барды? (Тиен).

Үсәсең килсә тизрәк,

“А” витамины кирәк,

Бар ул сөттә, кишердә,

Аша шуны, устер дә.

Нык булсын дисәң йөрәк,

“В” витамины кирәк.

Бигрәк күп ул балыкта,

Сыр да ярый азыкка.

Чирлим, дисәң, бик сирәк

“С” витамины кирәк.

Аша шуңа суганны,

Лимонны, карлыганны.

Сәламәт булыгыз, балалар!

 

Татарстан Республикасы

“Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге”

Лениногорск шәһәре

“4 нче санлы гомуми үсеш бирү төрендәге балалар бакчасы”

муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең

II квалификацион категорияле тәрбиячесе

МАНАКОВА ЗӨЛФИЯ МӨҖӘhИТ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий