Яңа фикерләр:

postheadericon Яз турында шигырьләр

Яз көне (М.Җәлил)

Яз көне карга

Бала чыгара.

Көн  дә җим эзләп,

Авылга бара.

 

Авылда әби

Чебешләр саклый,

Карга урлар дип,

Йокларга ятмый.

 

Ахрысы,әби

Хәйләсен тапты:

Барлык чебине

Келәткә япты.

 

– Каргалар монда

Очып керә алмас,

Чебешләремне

Хәзер кыра алмас.

 

Яз булгач (Н.Исәнбәт)

Боз киткәч, җир кипкәч,

Сыерчыклар килгәннәр,

Ояларын күргәннәр.

Сайлап-сайлап йөргәннәр.

 

Мин ясаган ояны

Икесе бик яраткан.

Алмасын дип башкалар

Саклашалар чиратлап…

 

Сәлам биреп аларга

Ерактан ук сызгырам.

Сәлам биреп алар да

Шундый итеп сызгыра:

Хәтта миннән уздыра.

Боз киткәч, җир кипкәч,

Саф аяз көннәрдә

Китәрбез юл белән

Зәңгәрсу урманга.

 

Күбәләк куарбыз,

Чәчәкләр җыярбыз,

Шатланып җырларбыз

Күңелле булганга.

 

Кошлар кайткач (Г.Латыйп)

Елгада бозлар кузгалды…

Елмая, көлә кояш.

Урамнар буйлап атлады

Ямьле һәм күңелле яз.

 

Килгән кошларны күрергә

Гаяз ашыкты иртән:

– Сыерчык кунган түбәгә,

Кайчан ул килеп җиткән?..

 

Сузып-сузып сайрый кошчык,

Канатын кага-кага.

– Яратам җырыңны, – диеп

Эндәште Гаяз аңа.

 

– Ышанмыйм, – диде сыерчык, –

Күнелем минем тоя:

Яраткан булсаң җырымны ,

Син куяр идең оя.

 

Яз җитә (Ф.Кәрим)

Кояш көлеп карый безгә,

Күзләр чагыла.

Елгалардан бозлар ага

Диңез ягына.

 

Яз, яз, яз җитә,

Тәрәзәне ачтылар.

Тып-тып-тып итә

Эре-эре тамчылар.

 

Агачка кунып чыпчыклар

Чыелдашалар.

Яшькелт-кара сыерчыклар

Әй җырлашалар.

 

Тиздән шаулап яфрак ярыр

Озын ак каен,

Ал чәчәкләр алып килер

Безгә май ае.

 

Яз килә (М.Мазунов)

Көннәр аяз, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы –

Сагынып көткән яз килә.

 

Әйтегезче,кайсы вакыт

Яздагыдан ямьлерәк?

Кыш айларын да яратам,

Әмма яз күңеллерәк.

 

Көннәр җылы, күктә алсу

Нур сибеп кояш көлә,

Җәйге шатлык, көзге бәхет

Яз белән бергә килә.

 

Яз (Н.Баян)

Су буенда су чәчрәтеп

Уйный балалар.

Су буйларын яңгыратып,

Җырлыйлар алар.

 

Зәңгәр күктән каңгылдашып

Казлар үтәләр.

Ә балалар ул казларга

Яулык селкәләр.

 

Су буенда җем-җем итә

Май чәчәкләре.

Иркәләнеп оча майның

Күбәләкләре.

 

Күк йөзеннән бакчаларга

Кояш нур сибә.

Яфрак яра бакчаларда

Шомырт һәм чия.

 

Март аенда (Ә.Бикчәнтәева)

Кар дип җиргә басасың,

Суга кереп батасың.

Чыксын инде умырзая

Кар астында ятмасын.

 

Мартлар җитсә, яз җитә,

Бураннары булса да,

Песи чыккан урамга

Аяклары туңса да.

 

Мартта (Ш.Галиев)

– Кар, кар! – кычкыра карга, –

Күп яттың, кар, кит, җитәр, – ди.

Бабай әйтә:

– Бу дөрес, – ди. –

Карга килгәч, кар китәр, – ди.

 

Яз (Ш.Галиев)

Туктап сана,

Тамчы тама:

Тып,тып,тып.

 

Төшә-төшә

Бозны тишә:

Тып,тып,тып.

 

Яз бу, ишет,

Кага ишек:

Тып,тып,тып.

 

Яз (Б.Рәхмәт)

Яз килә! Яз килә!

Сыерчыклар килә,

Гөрләшеп, сайрашып,

Җырчы кошлар килә.

 

Яз килә (Н.Гайсин)

Гөрләвекләр ага,

Кояш елмая,

Торналар үтте

Тезелеп бая.

Гөрләвекләрдә

Уйный үрдәк, каз.

Илне яшәртеп,

Шаулап килә яз.

 

Яз җыры (Т.Лотфи)

Язгы ташкын башлануын

Хәбәр итеп дөньяга,

Зәңгәр бозлар агып китте

Зәңгәр сулы дәрьяга.

 

Шаулап акты гөрләвекләр,

Яуды ләйсән яңгыры.

Шәһәрләрдә, авылларда

Яңгырады яз җыры.

 

Май (М.Җәлил)

Төндә генә җылы яңгыр явып киткән,

Кышның соңгы суыкларын алып киткән.

Җир өстенә яз ямь-яшел келәм япкан,

Гөлчәчәкләр зәңгәр, кызыл чәчәк аткан.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий