Яңа фикерләр:

postheadericon Әни турында шигырьләр – 4

Mother__s_day_cooking_by_maomao520Йөрәгемнең иң түрендә,

Иң кадерле әнием.

Яхшылыкта, матурлыкта,

Үрнәк миңа әнием.

***

 

Әнием минем матур,

Күзләре якты, көләч.

Шундый күңелле була,

Ул өйгә кайтып кергәч.

***

 

Бик зур үстем инде мин,

Әнигә булышам.

Үз ботинкамны үзем,

Кияргә тырышам.

***

 

Син, әнием, минем өчен

Бу дөньяда бер генә.

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә.

***

 

Йөзең синең һәрвакытта

Балкып тора, әнием.

Аш-суыңнан тәмле исләр,

Аңкып тора, әнием.

 

Нинди назлы, нинди эшчән

Синең куллар, әнием.

Бөтен дөнья бүләк итә,

Алтын нурлар бәйләмен.

***

 

Безне назлап үстергәнгә,

Әниләр, рәхмәт сезгә.

Һәрвакытта эшчән булганга.

Әниләр, рәхмәт сезгә.

 

Сезгә бүләк ясадык,

Иренмәдек тырыштык.

Үзең хезмәт куйган әйбер,

Зур бүләк дип уйлаштык.

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий