Этләр турында шигырьләр
Маэмай (М.Җәлил)
Кара борын Акбаем.
Күп йөгерә, күп өрә,
Күп ишетә, күп күрә…
Маэмай (Җ.Тәрҗеманов)
Тешләмәсен Акбаем,
Сезгә өрә маэмаем:
“Ташлар ыргытмагыз, – ди, –
Мине котыртмагыз”,, – ди.
Көчек (Г.Әхтәмова)
Шаярырга бик ярата
Безнең нәни көчек.
Һич туктамый сикерә ул,
Алга-артка төшеп.
Юри генә тешли кулны,
Ялый борын очын.
Күнегүләр ясый шулай,
Тизрәк үсәр өчен.
Көчегем (Л.Әмирханова)
Бар минем бер көчегем,
Көчегем – бөтерчегем.
Әйткән сүземне аңлый,
Дусларымны да таный.
Кая гына барсам да,
Артымнан бер дә калмый.
Шундый өлгер көчегем,
Көчегем – бөтерчегем.
Кызыклы шәкерт (Г.Тукай)
— Әйдәле, Акбай, өйрән син,
арт аягың белән тор;
Аума, аума, туп-туры тор,
төз утыр, яхшы утыр!
— Ник газаплыйсың болай син,
мин әле бик кечкенә;
Мин туганга ике айлап булыр, я өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим,
минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым,
шунда ауныйсым килә.
—Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй,
зурайгач җайсыз ул,
Картаеп каткач буыннар,
эш белү уңайсыз ул!
Акбай (Р.Харис)
Арт аягына баскан,
Биш-алты медаль аскан.
Сикереп бии Акбай.
Акбай – акыллы маэмай.
Койрыгын селкетә –
Ул тәмле азык көтә.
Конфет ашамый Акбай.
Акбай – акыллы маэмай.
Биеде дә тирәмдә
Барып ятты чирәмгә.
Тузанга ятмый Акбай.
Акбай – акыллы маэмай.
Акбайга (Р.Миңнуллин)
Я тешләрсең, кит әле.
Песиебезгә дә өрмә –
Ул бәләкәй бит әле.
Юлбарыска охшаган ул
Безнең песи баласы.
Чынлап юлбарыс булган, ди,
Аның ерак бабасы.
Ул да, үскәчтен, юлбарыс
Булыр әле – күрерсең.
Алай бик батыр икәнсең –
Менә шунда өрерсең!
Рәхәт безнең Акбайга (Р.Вәлиева)
Рәхәт безнең Акбайга,
Менә ул бәхет кайда!
Күлмәген юасы юк,
Чалбарын юасы юк,
Үтүкләп куясы юк.
Пычракка керсә дә,
Баткак ерып йөрсә дә –
Ачуланмый берсе дә.
– Чык хәзер үк! – димиләр,
Кагылмыйлар-тимиләр.
Бәйләнми һичберкем дә,
Яши ул үз иркендә.
Рәхәт безнең Акбайга,
Менә ул бәхет кайда!
Ялкау маэмай (Г.Тукай)
Безнең маэмай рәхәт тора, сафа сөрә,
Җитезләнә, уйный һаман йөгрә-өрә;
Карый миңа мәхәббәтле күзе белән,
Гүя «уйныйк» дигән була, гүя көлә.
Кайвакыт ул ята тәмле ашап туеп,
Ал аяклары өстенә башын куеп.
Аны шунда чебен халкы тынычсызлый;
Ялкау маэмай! Ул аларны тормый куып.
Чебеннәрне астан гына карап ята,
Ярты йомык күзен генә ялтырата;
Бервакыт ул колак артын торып кашый,
Чебен халкы шунда тиз-тиз кача башлый.
Комментарии: |