Яңа фикерләр:

postheadericon Һөнәрләр турында шигырьләр

00“Әнием һөнәре” (Ф. Яруллин)

Минем әнием тегүче,

Үз эшен бик нык сөя,

Ул теккән җылы киемне

Бик күп кешеләр кия.

 

 

“Доктор” (Р. Миңнуллин)

Малайлар, юкка сез

Доктордан куркасыз.

Бик әйбәт ул, димен:

Әни бит ул минем.

 

“Һаҗирә апа” (М. Садри)

-Ә менә минем апа

Конфет-прәнник сата

Ул эшләгән кибеттә

Бар ак күмәч тә, сөт тә.

 

“Минем әби” (М. Садри)

Минем әби бик уңган,

Ул укытучы булган.

Ул укыткан балалар

Зур үскән инде, алар

Төрле һөнәр беләләр:

Кукуруз үстерәләр,

Казанда – алар мехчы,

Химик, шофёр, сабынчы,

Металлист һәм тегүче,

Ә Җәлилдә – төзүче.

 

Шофёр булам

Мин дә, әтием шикелле,

Шофёр булырга уйлыйм.

Шуның өчен һәрвакыт

Машинам белән уйныйм.

 

Тизрәк үсеп шофёр булсам,

Нишләргә белер идем:

Урамдагы бар баланы

Утыртып йөрер идем.

 

Комбайнчы

Җый, комбайнер, җый

Иген уңышын!

Чәчәккә бизә

Илнең тормышын.

Арыш башлары

Түбән иелгән.

Дулкынлана ул

Җәйге җил белән.

 

Тракторчы

Илназ абый тракторчы.

Эшен ул ярата.

Яңа сөргән җирнең исе

Аңкый һәр тарафта.

 

Орлык чәчә Радик абый

Йомшак туфракка.

-Күкрәп үссен кырларда, -ди,

Арыш, бодай, арпа.

 

Тракторчы һөнәре

Эшнең катлаулы төре.

Тырышлык, тәҗрибә сорый

Мул уңышның сере.

 

Сыер савучы

Күрше Зөлфирә апа

Фермада сыер сава.

Беркөн барып карадык,

Сыерларын санадык.

 

Көтүче

Алды кулга чыбыркысын,

Көтүче иртән иртүк.

Куып китте мал-туарны

Чарт та чорт, әйдүк.

 

Әйдә, сыер, чык болынга,

Хәтфә төсле кырларга,

Тик кайтырсың кич белән,

Кич белән, күп сөт белән.

 

***

 

Илгә кирәкле булу,

Яхшы теләкле булу,

Илдә һөнәрле булу —

Ак бәхетләр түгелме?

 

***

 

Һөнәрләрнең барысы да

Тигез кеше каршында.

Күңел тарткан бер һөнәр

Сайла, сине кешеләр

“Алтын куллы”, – дисеннәр.

 

 

Физминутка.

Хәзер бераз ял итик,

Тәнебезгә көч кертик.

 

Аяк очына басып,

Гәүдәбезне төз тотыйк.

 

Пешекче апа кебек

Бергәләп камыр басыйк.

 

Менә шулай, менә шулай.

Тәмле пироглар ясыйк.

 

Оста гимнастлар кебек

Матур күнегү ясыйк.

 

Бер уңга, бер сулга

Аякларны күтәрик.

 

Җитез спортсменнардай

Бергәләшеп йөгерик.

 

 

 

Һөнәрләрнең тәрҗемәсе  

 

тегүче – швея

табиб – врач

сатучы – продавец

укытучы – учитель

 

машина йөртүче – шофёр

комбайнчы – комбайнер

тракторчы – тракторист

сыер савучы – доярка

көтүче – пастух

 

язучы – писатель

төзүче – строитель

пешекче – повар

 

Татарстан Республикасы

Зәй муниципаль районы

“2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”

муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең

татар теле һәм әдәбияты укытучылары

ГОМӘРОВА АЛЬБИНА МӨНИР КЫЗЫ,

ТАЛИПОВА АЛСУ ГАСИМ КЫЗЫ

Мәкалә ошадымы? Дусларыгызга да сөйләгез:

Комментарии:

Оставить комментарий